Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Үзебезнең егетләргә ярдәм иттек һәм ярдәм итәчәкбез»

Махсус хәрби операция зонасында булган егетләр үзләренә ярдәм иткәннәре өчен чистайлыларга рәхмәт белдерәләр

Бүгенге көндә махсус операция зонасында булган хәрби хезмәттә булучыларга илебезнең барлык көче, ярдәме юнәлдерелде.
Битараф булмаган һәркем Ватан алдында үзенең изге бурычын үтәүче якташларына, иптәшләренә, якыннарына, туганнарына ярдәм итә ала.
Шәһәребез һәм районыбыз халкы хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк әлеге эшкә актив кушылды. Хәрби операция зонасында булучы хәрбиләр чираттагы видео мөрәҗәгатьне җибәргәннәр, анда алар битараф булмаган чистайлыларга ярдәм итүләре өчен рәхмәтләрен юллыйлар.

— Без Казан һәм Чистай шәһәрләрендә яшәүче барлык кешеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерәбез. Бу безгә сездән фатиха. Сезнең барлык җибәргән әйберләрегез безгә нык ярдәм итә. Сезнең ярдәм, хәтта кечкенә генә булса да, бүгенге авыр вакытта –иң кирәкле нәрсә ул, — дип бертавыштан сөйли хәрбиләр.

Чистайның «Сугышчан туганлык», «Диңгезчеләр туганлыгы», «Чик сакчылары туганлыгы», епархия, «Десантчылар берлеге», Росгвардия, «Офицерлар берлеге», авиаклуб, район һәм шәһәрдә яшәүчеләр безнең сугышчыларга кирәкле әйберләр җибәреп торалар. Болар– киемнәр, медикаментлар, азык-төлек, маскировка челтәрләре, мотоцикллар, автомашиналар һәм башка әйберләр. Гуманитар ярдәмне төрле яшьтәге кешеләр җибәрә, балалар сугышчыларыбызга хатлар язалар, кемдер махсус операциядә катнашучыларга матди яктан ярдәм итә, берәүләр маскировка челтәрләре үрә, тимер мичләр ясый, кемдер ярдәм җыюны, гуманитар ярдәмне җибәрүне оештыра Чистайлылар бу авыр вакытларда бер йод­рык булып берләштеләр.

— Без махсус операция зонасында булган егетләребезгә ярдәм итәбез. Ике көн рәттән гуманитар ярдәм төягән вакытларыбыз да бар, — дип билгеләп үтә Чистай шәһәренең «Сугышчан туганлык» оешмасы рәисе Рәфис Мәхмүтов. — Анда безнең якыннарыбыз, туганнарыбыз, дусларыбыз. Без читтә кала алмыйбыз, без аларга булышырга тиеш. Мин барлык сугышчыларыбызга да сугышчан күтәренкелек, үзләренә һәм гаиләләренә сәламәтлек, барысы да исән-сау булып, җиңү белән кайтуларын телим. Бу сугыш тизрәк тәмамлансын иде. Һәркемгә сабырлык юлдаш булсын, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын.

Башкалар арасында аерылып торучы чистайлыларыбыз да бар. Чистай авыл җирлеге башлыгы, депутат Ришат Мәгъсүмов безнең солдатларыбызга 22 тапкыр гуманитар ярдәм итеп кайткан!

— Сез хәрбиләргә гуманитар ярдәмне күптән күрсәтәсезме? –дип кызыксынам мин аңардан.

— Без күптән булыша башладык. Беренче тапкыр 2022 елның 1-2 мартларында, өлешчә мобилизация башланганга хәтле бардык. Минем бертуган абыем һәм энекәшем, кия­вем 2022 елның февралендә ук фронтка киттеләр. Ә март башында безнең сугышчыларыбызга ярдәм, шул ук вакытта туган өй җылысын да алып бардык. Егетләребез анда бик күп. Татарстаннан гына түгел, илебезнең башка шәһәр-авылларыннан да җыелганнар. Шул вакыттан башлап анда баруыбызны дәвам итәбез.

— Сез кемнәр белән хезмәт­тәш­лек итәсез?

— Минем белән дусларым, битараф булмаган кешеләр бара. Чистайлылардан тыш Казаннан, Нурлаттан баручылар да бар. Безнең белән мебель фабрикасы микрорайонында урнашкан, олы йөрәкле, ару-талуны белмәс Чулпан ханым Сөләйманова җитәкләгән 6нчы номерлы территориаль җәмәгать советы тыгыз элемтәдә. Анда йөрүче алтын куллы ханымнар «Чистополь-фронту» шигаре астында берләшеп, сугышчыларыбызга нык ярдәм итәләр. Алар мас­кировка челтәрләре үрәләр, халатлар, мендәрләр, су йөртү өчен сумкалар тегәләр, окоп­ларга шәмнәр ясыйлар. Волонтерлар шулай ук гуманитар ярдәмне җыю һәм төяү эшләре белән дә шөгыльләнәләр.

— Сез махсус операция зонасына 22 тапкыр баргансыз. Күпме гуманитар ярдәм җибәрергә туры килде?

— Без, нигездә, алгы сызыкка барабыз. Бүгенге көнгә Чистайдан гуманитар ярдәм белән 25 фура машинасы җибәрдек. Барлыгы без 25 фура азык-төлек, шулар исәбеннән өйдә пешкән ризыклар һәм камыр ризык­лары, күп санда костюмнар, маскировка челтәрләре, 17 автомашина һәм тәгәрмәчле 4 мунча алып бардык. Сүз уңаеннан, сугышчылар бик шатландылар, ниһаять, аларга юынырга мөмкинлек туды. Шулай ук махсус операция зонасына кырыктан артык телевизор, 30 квадрокоптер, шулай ук бинокльләр, монокулярлар һәм башка нәрсәләр җибәрелде. Аеруча балалар хатлары турында әйтәсе килә, — дип сөйли Ришат Мәгъсүмов. — Махсус операциядә катнашучылар яшь чистайлылар тарафыннан җибәрелгән мондый ярдәм һәм җылы сүзләр өчен бик рәхмәтле.

Озакламый чираттагы сә­фәргә җыенабыз. Без зур эшелоннар белән барырга, гуманитар ярдәмне тулы фурада алып барырга тырышабыз. Хәер, 22 дип мин үзем барганнарны гына саныйм әле, моңардан тыш башка егетләр белән дә җибәрәбез, башка шәһәрләрнекеләр дә алып китә. Без егетләребезгә булыштык һәм булышачакбыз. Без бергә. Россия — көчле ил!
Шулай ук махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм итү белән иерей Тимофей Маташов та шөгыльләнә. Ул 15 тапкыр барган.

— Фронтка ярдәм итүне махсус операция башланып бер ай үткәннән соң җәелдерделәр. Башта куркыныч урыннардан качкан качкыннарга булыштык, азык-төлек һәм беренче кирәк-яракларны җый­дык. Берара вакыттан соң хәрбиләребезгә ярдәм итә башладык, — дип билгеләп үтә Тимофей атакай. — Гуманитар ярдәм җыеп җибәрүдән тыш без дин әһелләре буларак, җирле халыкка һәм сугышчыларга рухи ярдәм дә күрсәтәбез. Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтәбез, шулай ук махсус операция зонасындагы хәрбиләр белән очрашабыз.

Безнең күп кенә якташларыбыз махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрлечә ярдәм күрсәтәләр. Яңа Чишмә районыннан Василий атакай сугышчыларга махсус операция зонасында турыдан-туры рухи ярдәм күрсәтә. Эретеп ябыштыру остасы Александр Морозов сугыш хәрәкәтләре барган зонага җибәрү өчен күп функцияле тимер мичләр ясый. «Сугышчан туганлык» оешмасы әгъзасы Олег (фамилиясен атарга теләмәде) өч тапкыр тормыш иптәше белән махсус операция зонасына барган, Херсонда, Донецкта булган. Шулай ук гуманитар ярдәм белән актив рәвештә «Диңгезчеләр туганлыгы»ннан Юрий Бочкарев һәм эшмәкәр, өч бала әтисе Айрат Хамматов та булыша.

Бүгенге көндә «Үзебезнеке­ләрне ташламыйбыз!» дигән сүзләр төп шигарьләренә әверелгән чистайлыларның исемнәрен язып чыгарга кәгазь битләре җитмәс кебек… Шул ук вакытта хәрби операция дәвам итә, димәк, безнең сугышчыларга ярдәм кирәк тә кирәк әле. Кемдер «Чистополь-фронту» хәрәкәтенә кушылырга өлгермәгән икән, рәхим итсеннәр, сез әле бу изге эшкә өлеш кертә аласыз. Бу эшләрдә барысы да мөһим, вак-төяк нәрсәләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев