Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Фронтка чираттагы гуманитар ярдәм озатылды

Бу юлы хәрбиләр соравы буенча махсус хәрби операция зонасына 2 мотоцикл, 2 внедорожник, тепловозлар һәм рацияләр җибәрелде.
Райпо территориясендә чираттагы гуманитар ярдәмне машинага төяделәр.
Йөк машинасы йортка керүгә, аңа әйберләрне төйи дә башладылар. Йөкне машинага тутырырга студентлар һәм шәһәрнең битараф булмаган кешеләре килде. Әйберләр бик күп, кешеләр ярдәменнән башка гына башкарып чыгу һич тә мөмкин түгел! Командада эш көйләнгән инде, чистайлылар фурага уннарча тартма, капчыклар һәм шешәләр төяделәр.
Эш барышын карарга һәм контрольдә тотарга район башлыгы Дмитрий Иванов та килде.
— Әлеге гуманитар ярдәмне күп кенә Чистай предприятиеләре һәм оешмалары, шул исәптән территориаль җәмәгать Советлары да җыйды. Күргәнегезчә, биредә су, азык-төлек, беренче кирәкле әйберләр барысы да бар, — дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич. — Барысына да, аеруча 6нчы номерлы территориаль җәмәгать Советы җитәкчесе Чулпан Сөләймановага зур рәхмәт әйтәсем килә. Гадәттәгечә, алар гуманитар ярдәмнең иң күбен әзерләделәр.
Безнең хәрбиләр гел заказлар ясап торалар, үзләренә нәрсә кирәклеге хакында хәбәр итәләр. Бу юлы алар соравы буенча махсус хәрби операця зонасына 2 мотоцикл һәм 2 внедорожник, шулай ук тепловизорлар һәм рацияләр җибәрдек.
— Марат Хөснулла улы Гобәевка УАЗ машинасы бүләк иткәне өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Машиналар анда бик кирәк! Бүләк ителгән автомобильгә дә хәрбиләребезгә ярдәм итәргә насыйп булсын! — диде гуманитар ярдәмне төяүдә катнашучы хәрби Эдуард.
Шулай ук туганнарыннан, хатыннарыннан, әниләреннән җибәрелүче исемле посылкалар да сугышчыларыбызга бик кирәк. Мондый посылкалар сугышчыларның шәхсән үзләренә тапшырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев