Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзебез кайгыртмасак, кем кайгыртыр?

...

Шәһәребез матурая, көннәк-көн төзекләнә дип сөенәбез. Бу хакта язуы да, укуы да бик күңелле. Матурлыкны, чисталыкны кайсыбыз гына яратмый икән? Туган шәһәребезнең яшеллеккә төренгән урамнары буйлап атлаганда һәр чистайлы, минем кебек үк, шәһәре белән горурлану хисе кичерәдер… Нинди матур җирдә яшибез, табигатебез искиткеч дип шөкер итәбез. Шул ук вакытта әледән-әле очрап торган күңелсез хәлләр эчне пошыра. Ни дисәк тә, барысы да ал да гөл генә булмый шул…
Миңа авылдан килгәндә автовокзал микрорайонында урнашкан тукталышта еш кына автобус көтәргә туры килә. Кем әйтмешли, биредә автобус көтә-көтә хәлдән таясың… Эшкә ашыккан кешенең хәлен аңлыйсыздыр инде. Әмма сүз башым бит шүрәле дигәндәй, монысы икенче проблема. Сүзем шәһәребезнең матурлыгы, чисталыгы турында. Матурлык белән чисталык гел янәшә йөриләр, шуңа күрә матур булган җир гел чиста да булырга тиеш тә бит! Ни хәл итмәк кирәк, яраткан шәһәребезнең төрле якларын очратырга туры килә шул. Автовокзал тукталышы, сүз дә юк, үзе төзек, күптән түгел генә буялган икәне дә күренеп тора, яңгыр да, җил дә үтмәс кебек… Әмма шапшаклыкка чик-чама юк. Яшел стеналарын катлам-катлам булып тузан сарган… Аны тузан гына дип әйтеп тә булмый инде, чын мәгънәсендә катып калган пычракка әйләнгән ул. Утырыйм дисәң чиста җир таба алмыйсың, сумка куяр урын да юк. Ә бит тукталышта торган кешеләрнең, аеруча өлкән яшьтәгеләрнең утырып хәл дә аласы килә. Тукталыш эчендә җирдә тәм-томнардан калган пакетлар, билетлар ауный. Якында гына чүп савыты да югыйсә, кулыңны гына сузасы… Шуны да авырсынамы бу адәм баласы, әллә чүп савытына салырга икәнен белмиләрме? Шул гади генә кагыйдәне бәләкәй бала да белә. Автобустан әнисе белән билет тотып төшкән нәни кызчык йөгереп килде дә, билетын чүп савытына ташлады, аннары бик канәгать кыяфәттә әнисе артыннан йөгерде…
Театр кием элге­ченнән башлана дигәндәй, шәһәр дә автовокзал яныннан башлана ләбаса! Шәһәребезгә килгән кунак­ларның мондый кыяфәттәге тукталышка тап булгач, нәрсә уйлаулары сер түгел инде. Шулай ук Мебель фабрикасы районының Мир тукталышында автобус көтүчеләргә дә шәһәребез белән хозурланып тору тәтемидер минемчә. Мир тукталышында ни өчендер чүп савыты да куелмаган. Почмакта өелгән чүп өеменә карап кемнең шәһәребезгә дан җырлап торасы килер икән?! Хәер, күп нәрсә үзебездән дә тора. Чиста, бар яктан тәртиптә булган тукталышлар да шактый. Электр челтәре, Кошевой исемендәге, Тегү фаб­рикасы, Тегермән мәйданы һәм башка тукталышлар ялт итеп торалар.
Миңа моннан бер ел элек Чечен республикасында Грозный шәһәрендә булырга туры килде. Андагы тәртипкә, чисталыкка исләр китәрлек! Бер атна йөреп шәһәрдә тырнак очы кадәр дә чүпне очратмадык. Бар җирләре ялт иткән, әкият дөньясына эләктем диярсең! Бездә бит адым саен чүп савытлары, анда әле бездәге кебек алар да еш куелмаган! Әмма көндез чыра яндырып эзләсәң дә, бер чүп кисәге дә таба алмыйсың! Шәһәрнең төрле почмагында «Чисталык-иманның яртысы» дигән язулар күзгә ташлана. Әнә шундый тәртипле, иманыбызның яртысы булган чисталыкны күз карасыдай сак­лаучы чечен халкына сокланып кайттык.
Тукталышларның торышы, куелышы, төзеклеге өчен шәһәр җитәкчеләре җавап бирсә дә, аның чиста, тәртиптә булулары өчен без үзебез дә күпмедер дәрәҗәдә бурычлы. Өстә әйтеп үтелгән чүп-чарларны үз кулларыбыз белән ташлап, үз җиребезне үзебез үк хурлыйбыз булып чыга түгелме соң? Туып-үскән, шунда гомер иткән җиребезне үзебез дә кайгыртмасак, кем кайгыртыр?

Гөлсинә Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев