Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзара аңлашу сере – бер-береңне хөрмәт итүдә

Чистайда милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту турында сөйләштеләр

 

Муниципалитетта милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышы булып узды. Аны Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов алып барды.

Фондта туган телдә китаплар бар

Чистай җирлекара китап­ханәдә гражданлык бердәмлеген ныгытуга, мөнәсәбәтләрне гармонияләштерергә юнәлде­релгән чараларны тормышка ашыру турында аның директоры Ирина Герасимова хәбәр итте.

– Китапханәләрдә милли мәдәниятебезне саклауга, ана телендә укырга җәлеп итү буенча актив эш алып барыла. Китапханәгә йөрүчеләрнең сос­тавы түбәндәгечә: руслар – 48 процент, татарлар – 47 процент, башка милләтләр – 5 процент. Китапханәләр фондына рус телендә 62 процент, татар телендә 37 процент, чуваш телендә 1 процент басма бар. Шулай ук фондта мари, әзербайҗан, гарәп, төрек, якут телләрендә басмалар саклана, – диде Ирина Анатольевна.

Утырышта катнашучы таҗик диаспорасы җитәкчесе Әбүбәкр хәзрәт китапханә фондына таҗик телендә басмалар тапшыру тәкъдиме белән чыкты.

Ирина Герасимова билгеләп үткәнчә, дини толерантлылык пропагандасының нәтиҗәлелеген, милләтара аралашуның культурасын формалаштыру өчен мәдәни чаралар, муниципаль конкурслар, дини берләшмәләр катнашында конкурслар үткәрелә. Шундый чралар арасында – мөнәҗәтләр конкурсы, архимандрит Палладийга багышланган түгәрәк өстәл, иске славян телендә борынгы сирәк китаплар күргәзмәсе, «Россиянең халык символлары» лэпбуклар конкурсы һәм башкалар.

 

Тыгыз элемтәдә эшлиләр

 

Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы эшчән­легенең төп юнәлешләре турында аның җитәкчесе Фәрит Галимов сөйләде.

– Безнең эшчәнлегебезнең аерым билгесе булып төр­ле яшьләрне, төрле тормыш эшчәнлеге мохитын берләштерүебез генә түгел, шәһәребездәге төрле оешмалар һәм мәйданчыклар да тора. Без мөхтәсибәт, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы, «Камалия»ял итү-үсеш үзәге, мәгариф идарәсе, мәдәният учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә торабыз. Безне берләштерүче мәйданчык булып ислам үзәге тора, биредә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укучылар, студентлар, яшьләр өчен чаралар, аксакаллар, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы вәкилләре очрашулары үткәрелә, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөҗип улы.

Әһәмиятле чаралар арасында ул шулай ук 3-5яшьлек татар фестивален, 6-7 яшьлек балалар арасында «Татар кызы, татар малае» конкурсын, «Ак калфак» Бөтерроссия конкурсының муниципаль этабын, танылган татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатына багышланган театрлаштырылган элементлар белән иҗади кичәләрне, Туган телләр, Әниләр көненә багышланган һәм башка чараларны атады.

 

Тынычлыкта һәм татулыкта яшиләр

 

Чистай Выселкасы авыл җирлеге башлыгы Сергей Ефимов милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту турында сөйләде.

– Авыл җирлегендә 10 милләт вәкиле теркәлгән, алар арасында 1051 рус, 412 татар, 32 чуваш, 9 таҗик, 8 украинлы, 7 әрмән кешесе бар. Мәгариф һәм мәдәни учреждениеләрнең уңай нәиҗәләре турында да әйтеп үтәсе килә. Алар яшь буында шул территориядә яшәгән халыкларның тарихына, мәдәниятенә, халык традиция­ләренә ихтирам тәрбиялиләр. Аларның эш планнарына РФ конституциясенә һәм законнарына, халыкларның милли традицияләренә һәм мәдә­ниятенә хөрмәт тәрбияләү буенча үткәрелгән чаралар кертелгән. Болар тематик һәм сыйныф сәгатьләре, түгәрәк өстәлләр, тренинг дәресләре, – дип сөйләде Сергей Алексеевич.

Мәсәлән, 2 декабрь көнне ел саен үткәрелә торган «Халыклар дуслыгы» фестивале булып узды. Анда руслар, татарлар, чувашлар, удмуртлар, марилар, үзбәкләр, таҗиклар, әзербайҗаннар, белоруслар, мордвалар катнашты

– Безнең җирлек халкы безнең территориядә милләтара конфликтлар килеп чыгарга мөмкин түгел дип саный һәм башка милләт вәкилләре белән аралашканда авырлык­лар сизми. Төрле конфликтларны булдырмауның иң нәтиҗәле юлы булып бердәмлек һәм бере-береңне аңлау тора. Бер халык икенчесен хөрмәт итсә, халык­лар тынычлыкта һәм килешеп яшиләр, – дип ассызыклады авыл җирлеге башлыгы.

 

гореф-гадәтләребезне сакларга

 

Татарстан халыклар Ассамблеясы вәкиллегенең Чистай районындагы җитәкчесе Ольга Добронравова республика

бәйрәмнәрендә катнашу турында сөйләде. Бу исә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм гармонияләштерү эшләрен активлаштыру буенча эш формларының берсе булып тора.

– Чистай районы үзенең составы буенча төрле милләт вәкилләреннән тора. Бездә районда һәм шәһәрдә яшәүче халыкларның милли йолаларын һәм горефгадәтләрен, халык мәдәниятенең үзенчәлекләрен яклау һәм саклау буенча зур эш үткәрелә. Бүгенге көндә 8 милли диаспора: Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге, рус милли-мәдәни берләшмәсе, чуваш милли-мәдәни үзәк, керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасының Чистай бүлеге, әрмән, мордва, таҗик-үзбәк, әзербайҗан диаспоралары актив эшләп килә, – дип хәбәр итте Ольга Владимировна.

Чистайлылар Казанда република Сабантуенда, Пермьда, Әлки районының Сиктермә-Хузангай авылында «Уяв» чуваш мәдәнияте бәйрәмендә, Мамадыш районы Зюри авылында керәшеннәрнең «Питрау» бәйрәмендә актив катнаштылар.

Милли мәдәниятебезне сак­лаулары һәм аның үсешенә керткән өлешләре өчен Ольга Добронравова таҗик диаспорасы җитәкчесе, «Әнәс» мәчетенең имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Азизовка, чуваш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Петр Плотниковка, Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы җитәкчесе Фәрит Галимовка Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллегенең бүләкләрен тапшырды.

Утырыш тәмамланыр алдыннан катнашучылар 2023 елга эш планын расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев