«Үз укучыларым белән горурланам»
Бадминтон аның тормышына 11 ел элек килеп кергән. Марсель Галиев балаларга һәм яшүсмерләргә күнекмәләр бирә, аларда Олимпия чемпионы холкы тәрбияли.
Бу спорт төре – күрсәтелә торган физик активлыкның иң авырларыннан берсе. Шуңа күрә күнегүләр вакытында күнекмәләрне җиткерү генә түгел, ә катгый тәртип саклау да мөһим. Марсель Гомәр улы бу бурычларны уңышлы үти. Укучыларының уңышлары моңа дәлил булып тора. Шулай, агымдагы елның октябрендә Чистайның «Ватан» яшүсмерләр клубын тәмамлаган Иван Гущин Россия чемпионы булды.
– Россия чемпионы – Россия бадминтонында иң зур нәтиҗә. Иван командада уйнады, спорт мастеры нормативларын үтәде. Ул Татарстан җыелма командасы составына керә, ләкин шул ук вакытта Россия җыелма командасы, әмма әлегә резерв составындагы әгъзасы булып тора. Гомумән, үз укучыларым белән горурланам. Минем укучыларым Анастасия Степанова, Алинә Лотфуллина быел Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясен тәмамладылар. Моннан элегрәк республикабызның юниорлар җыелма командасы составында уйнадылар. Кызлар судья линиясе буенча да уңышка ирештеләр, Казанда узган дөнья чемпионатларында судья булдылар. Төрле дәрәҗәдәге ярышларда Эльвира Вәгыйзова, Никита Семякин, Никита Сикун уңышлы чыгыш ясадылар, – дип сөйли Марсель Галиев.
Тренер үзенең элеккеге укучыларын аеруча сагынып искә ала. Бүгенге көнгә кадәр күпләр белән аралаша. Мин караган кече төркемдәге дәресләрдә аерым атмосфера хөкем сөрде. Күптән түгел генә спорт залында шөгыльләнә башлаган булсалар да, ракетканы дөрес тота беләләр. Аларның һәрберсенә 7-8 яшь. Марсель Гомәр улы бадминтончыларны хатыны Лариса Николаевна белән бергә өйрәтә. Аларның икесенә 15әр һәм аннан да күбрәк бала булган 5 төркем, өстәвенә, кичке тренировкаларга килә торган җыелма команда бар. Бадминтон белән шөгыльләнергә олылар да килә. Чистайда ветеран бадминтонының составы көчле дип санала. Алар белән элек Марсель Галиевның остазы Вәгыйз Замолтдинов шөгыльләнгән.
– Дөресен генә әйткәндә, балачакта мин бадминтон белән мавыкмадым. 20 ел элек футбол һәм өстәл теннисы буенча тренер булып эшли башладым. Вәгыйз Юлбарсович минем бер дәресемә килде дә: «Олимпия спорт төре – бадминтон бар. Әйдә сынап карыйк! Барып өйрәник, яңа нәрсәне сынап карарга кирәк бит», – диде. Кызык булды. Безне Бадминтон федерациясендә хупладылар. Укып кайтканнан соң без 1999-2000 елгы балалардан беренче төркемне тупладык, – дип искә ала Марсель Гомәр улы.
Тренер педагог та, психолог та булырга тиеш, – дип саный әңгәмәдәшем. Ничек кенә гади яңгыраса да, кайчак авыр булса да, үз эшеңне яратырга кирәк.
– Кемгәдер балалар белән эшләргә, кемгәдер станок артында басып торырга. Һәр һөнәр үзенчә авыр. Балаларны кайчак орышырга туры килсә дә, ә спортта дисциплина булырга тиеш, мин алардан башка яши алмыйм. Хәзерге вакытта Аня Ефимова, Злата Жукова, Арина Коноплева яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Мин кырыс, ләкин гадел тренер. Балалар белән бер-беребезне аңлыйбыз һәм хөрмәт итәбез. Һәр укучым белән горурланам! – диде әңгәмәдәшем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев