Үз участогыңда корыган сабакларны яндырырга ярыймы
Күпчелек бакчачыларны борчыган сорауга белгеч җавап бирә
Көз — уңыш җыю, бакчаларда тәртип урнаштыру вакыты. Бу уңайдан күпләрдә: корыган сабакларны һәм башка бакча чүп-чарын кая куярга дигән сорау туа. Кайбер бакчачылар аны яндыралар. Ләкин моны эшләргә ярыймы?
Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә барлык таләпләрне төгәл үтәгәндә моны эшләргә ярый, дип җавап бирделәр.
Ачык уттан файдалану һәм учак ягу тәртибен бүлекнең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин аңлатты.
— Ачык утны махсус җиһазландырылган урыннарда, мәсәлән, тирәнлеге 0,3 метрдан да ким булмаган һәм диаметры 1 метрдан да артмаган чокырда яки мәйданчыкта ныклап урнаштырылган металл савытта (мичкә, бак, мангал һәм башкалар), яисә ут телләре таралуга һәм яна торган материалларның читкә төшүенә юл куймаучы башка янмый торган материаллардан эшләнгән, сыйдырышлыгы 1 кубометрдан артык булмаган башка савытларда кабызырга ярый, — дип билгеләп үтте инспектор.
Ул ачык уттан файдалану урыны якындагы объекттан (бина, корылма, ачык склад) кимендә 50 метр, ылыслы урманнан яисә аерым үсүче ылыслы агачлардан һәм яшь агачлардан — 100 метр һәм яфраклы урманнан яисә аерым үсүче яфраклы агачлардан 30 метр ераклыкта урнашырга тиешлеген ассызыклады.
— Әгәр кеше бакча яисә яшелчә җирләрендә коры үлән, ботакларны, яфракларны, сабакларны һәм башка үсемлекләрне яндыру өчен ут кабызырга уйласа, моның өчен урын биналарга, корылмаларга кимендә 15 метр ераклыкта булырга тиеш, — диде Илнур Гайнуллин.
Шул ук вакытта учак тирәсендәге территория коры-сары һәм башка янучан материаллардан 10 метр радиуста чистартылган булырга, шулай ук киңлеге 0,4 метрдан да ким булмаган янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән аерып алынырга тиеш.
Беренчел янгын сүндерү чаралары да һәрвакыт әзер булырга тиеш.
— Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, коры үлән, чыбыклар, яфраклар һәм башка яна торган үләннәрне яндыру өчен ут телләре таралуга һәм яна торган материалларның читкә төшүенә юл куймаучы металл савытларда һәм башка янмый торган материаллардан эшләнгән савытларда ачык ут кулланганда, югарыда телгә алынган рөхсәт ителгән минималь ара икеләтә киметелергә мөмкин. Шул ук вакытта янгынга каршы минераллаштырылган полоса ясау таләп ителми, — дип аңлатты инспектор.
Ачык уттан файдаланган вакытта күмер янып беткәнче бу процессны контрольдә тотарга һәм ут телләренең читкә таралуына юл куймаска кирәк.
Ачык уттан файдалану тыела:
— торфлы туфракларда;
— тиешле территориядә янгынга каршы махсус режим кертелгәндә;
— һава шартларының начараюы, көчле җил турында хәбәр килгәндә;
— ылыслы агач ябалдашлары астында;
— механик җитешсезлекләре һәм башка, шул исәптән технологик тишекләре булган һәм алар аша яна торган материалларның читкә төшүе мөмкин булган савытларда;
— җил тизлеге секундына 5 метрдан артыграк булганда һәм ачык ут металл савыттан башка файдаланылганда;
— җил тизлеге секундына 10 метрдан артып киткәндә.
Ачык ут куллану процессында тиз янучан сыекчаларны, шартлау куркынычы булган матдәләрне һәм материалларны, шулай ук янганда агулы матдәләр бүлеп чыгара торган әйберләрне һәм башка материалларны яндырырга ярамый. Ачык ут кулланганнан соң учак яндырган урынга җир (ком) салырга яки күмер өстенә су сибәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев