Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз милегеңне мошенниклардан ничек сакларга?

Соңгы вакытта гражданнарның күчемсез милеге белән мошенниклык очраклары ешайды. Шул уңайдан Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова белән мошенниклык схемалары һәм күчемсез милекне алардан ничек сакларга кирәклеге турында сөйләштек.

— Лилия Барисовна, күчемсез милек белән бәйле мошенниклыкның нинди схемалары очрый?
— Мәсәлән, телефон аша мошенниклык. Кешеләргә билгесез затлардан шалтыратулар килә, алар мошенникларның күчемсез милекне үзләштерергә теләүләре турында хәбәр итәләр. Шалтыратучылар үзләрен Росреестр яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм аферистларны тотуда ярдәм тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта милекчегә үз күчемсез милеген саклап калу максатыннан аны сатарга тиеш булуын әйтәләр. Сценарийлар бик күп. Җинаятьчеләрнең төп максаты — сезне акчасыз һәм тораксыз калдыру. Исегездә тотыгыз, Росреестр хезмәткәрләре беркайчан да милекчеләргә мондый тәкъдимнәр белән шалтыратмыйлар.
— Күчемсез милек белән бәйле мошенниклыкның тагын нинди мисалларын китерә аласыз?
— Бу күчемсез милекне сатып алу-сату килешүләре барышында ялган документлар куллану. Болар — ялган ышанычнамәләр, милек хокукы турындагы документлар, паспортлар һәм башкалар булырга мөмкин.
— Мондый очракларда үз күчемсез милегеңне ничек саклап калырга?
— Сезнең шәхси катнашыгыздан башка килешүләрне теркәүне тыю турында гариза бирергә. Моны Росреестр сайтында шәхси кабинетта, Дәүләт хезмәтләре порталында яки күпфункцияле үзәктә эшләргә мөмкин. Гариза бирелгәннән соң, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына тиешле язма кертеләчәк. Әгәр Росреестрга документлар милекченең шәхси катнашыннан башка тапшырылса, алар каралмаячак. Аларны гариза бирүчегә кире кайтарачаклар.
— Күчемсез милекне мошенниклардан тагын нинди ысуллар саклый ала?
— Гражданнарыбызга шулай ук Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына электрон почта адресын кертергә киңәш итәбез. Росреестр гражданнарга, аларның күчемсез милек объектларына карата электрон документлар теркәлүгә кергән очракта, һәрвакыт хәбәр итә. Әгәр хокук иясе мондый хәбәр алса һәм ул да, аның вәкилләре дә бернинди документлар бирмәгән булып чыкса, ул бу хакта Татарстан Росреестрына оператив хәбәр итә алачак һәм килешү булмаячак. Электрон почта аша элемтә күпкә оперативрак, шуңа күрә без милекчеләргә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына үз электрон адресларын кертергә киңәш итәбез. Почта үзгәргән очракта, аны актуальләштерергә кирәк. Моны Росреестр сайтында шәхси кабинетта, Дәүләт хезмәтләре порталында яки күпфункцияле үзәктә эшләргә мөмкин.
Шулай ук һәрвакыт нинди документларга кул куюыгызны игътибар белән тикшерегез. Шуны истә тотыгыз: фатир хуҗасын ялгыш юлга керткән һәм ниндидер документ (мәсәлән, хезмәт күрсәтүләр яки кредит килешүе өчен түләү турында квитанцияләр) рәвешендә аңа имза куярга торак сатып алу-сату килешүен биргән очраклар була. Кеше карамыйча кул куя һәм күчемсез милектән колак кага.
Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев