Уңышлы «Тандем» тамашачыларны гына түгел, жюрины да таң калдырды
7 августта XIV Бөтенроссия Спас ярминкәсе кысаларында Алабугада «ВДОХновение» дигән ХХ автор җыры фестивале узды.
Гаҗәеп матур Александровка паркында узган сайлап алу турына Россиянең төрле шәһәрләреннән 40тан артык катнашучы килде. Алар арасында чистайлылар да бар иде.
«Чистай» мәдәни үзәге хезмәткәрләре тамашачылар хозурына яңа «Тандем» ансамбле һәм аның җитәкчесе – күпсанлы халыкара һәм Россия конкурсларында җиңүче Таһир Мөхәммәтовның иҗатын тәкъдим иттеләр.
Репертуарга Таһир Мөхәммә товның «А у нас сегодня снег», «Провинция», «Городок», «Все в свой черед» автор җырлары керде һәм аларны сайлап, чистайлылар ялгышмады. Эчтәлекле, матур текстлары, көйләре һәм дүрт тавышка башкару осталыгыннан таң калган дәрәҗәле жюри чистайлыларга финалга юллама, ә тамашачыларга Спас ярминкәсенең төп сәхнәсендә узган гала-концертта аларның чыгышларына тагын бер кат соклану мөмкинлеге бирде. Нәтиҗәдә, 40 катнашучының 20се финалга үтте, «Тандем» ансамбле – дипломант, ә Таһир Мөхәммәтов I дәрәҗә лауреат булды.
Таһир өчен бу чираттагы җиңү булса, «Тандем» ансамбле өчен – беренче. Аның барлыкка килүенә әле бер айдан да азрак вакыт узуына карамастан, ул шундый уңышка иреште! Ансамбльгә һәм аның җитәкчесенә иҗади уңышлар, бай репертуар һәм яңа җиңүләр телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев