Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Уңышка ирешү өчен ныклап шөгыльләнергә кирәк»

5нче мәктәп укучысы Анна Ефимова үз гомерендә беренче тапкыр бадминтон ракеткасын һәм воланны мәктәп белән күрше булган «Ватан» үзәгенең спорт залында үткән физкультура дәресләренең берсендә кулына алган.

Хәзер Анна сигезенче сыйныфта укый һәм бадминтон буенча республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларда күп тапкырлар җиңүче һәм призер була. Сөйләшү барышында ул безгә әлеге спорт төренең нәрсә белән аны җәлеп итүе турында сөйләде һәм уңыш серләре белән уртаклашты.

– Башта бу гадәти физкультура дәресләре генә иде. Без сыйныф белән залда бадминтон уйнадык. Әмма һәр дәрес саен миңа кызыграк була барды, минем уенның яңа алымнарын, тактикаларын өйрәнәсем килде. Ул чакта мин әлеге спорт төре белән өстәмә шөгыльләнергә уйладым. Ә «Ватан» үзәгендә эшләүче «Батыр» яшүсмерләр клубында нәкъ менә бадминтон секциясе бар. Шунда язылдым, – дип сөйли Анна.

Һәм менә 4 ел инде Анна тренер Марсель Галиев җитәкчелегендә бадминтон белән актив һәм уңышлы шөгыльләнә. Яшь спортчы сөйләвенчә, нәкъ менә ул кызда моңа сәләт барлыгын күргән.

– Безнең тренерыбыз яхшы, аңлаучан, ярдәмчел, барлык башлангычларыбызны да хуп­лый, шул ук вакытта таләпчән дә. Кайчагында нәрсә дә булса килеп чыкмый, әмма ул төшенкелеккә бирелмәс өчен, кирәкле сүзләр таба белә. Бу остазымның иң мөһим сыйфаты дип уйлыйм.

– Беренче уңышыңны хәтерлисеңме?

– Минем беренче җитди җиңүем республика ярышларында булды. Ул чакта без команда белән өченче урын алдык, бу минем өчен үзенә күрә этәргеч булды. Мин көч һәм мөмкинлекләр бар, тагын да яхшырак эшли алам, шуңа җиңүгә омтылырга кирәк дип уйладым.

– Син Бөтенроссия ярышларында шактый уңышлы чыгыш ясыйсың. Һәр җиңү артында зур эш ята…

– Әйе, уңышка ирешү өчен күп көч куярга һәм өйрәнергә кирәк. Мин ял көннәреннән кала, көн саен шөгыльләнәм. Беренче вакытларда, әлбәттә, җиңел булмады. Беренче карашка бадминтон – гади спорт төре һәм аерым күнекмәләр таләп итми кебек тоелырга мөмкин. Бу алай түгел. Тренировкалар күп көч, яхшы физик әзерлек таләп итә, әмма моның нәтиҗәсе генә дә ни тора. Уңышка ирешү өчен иң мөһиме – яраткан эшеңә бөтен күңелеңне бирергә кирәк. Бадминтон белән шөгыльләнү чыдамлык, көч, үткенлек, җитезлек, игътибарлылык, төгәллек кебек сыйфатлар үстерә. Тренировкаларда барлык мускуллар эшкә җигелә. Җиңел түгел, әмма миңа ошый. Бәлки, спортка тартылу әбидән бирелгәндер, ул үз вакытында җиңел атлетика белән шөгыльләнгән. Сүз уңаенда, мәктәпне тәмамлагач, киләчәгемне спорт белән бәйләргә телим, мине тренер һөнәре кызыксындыра.

Аннага киләчәктә дә бадминтон буенча җиңүләр һәм барлык башлангычларда да уңышлар телибез!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев