Уйнатуда җиңүче «Чистай-информ»нан бүләк алды
Парникка Наталья Таһирова ия булды.
Газета редакциясендә «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасын укучылар арасында язгы призлар уйнату булды. Анда 31 кеше катнашты.
Конкурсның шартлары гади иде: 2022 елның икенче яртыеллыгына язылуны рәсмиләштерү һәм квитанциясен редакциягә җибәрү. Һәр катнашучыга номер бирелде, җиңүчеләрне лототрон ярдәмендә ачыкладылар. Дүрт катнашучыбызга бәхет елмайды.
Редакция коллективы газета редакциясенә әйтелгән ачык, ихлас фикерләре, ышаныч күрсәтүләре, тугрылыклары өчен рәхмәт белдерә.
Бүләкләр уйнатуның тагын бер җиңүчесе – сәгать заводы микрорайонында яшәүче Наталья Таһирова. Ул парникка ия булды. Район газетасын үсмер еллардан бирле укый.
– Безнең гаиләдә элек-электән район газетасын укыйлар. Балачакта хат ташучының газета китерүен түземсезләнеп көтә идек. Хәзер мин «Чистай хәбәрләре» газетасын хәрефен дә калдырмый укып чыгам. Һәр яртыеллыкта альтернатив язылу рәсмиләштерәм, аны атна саен редакциядән килеп алам. Шәһәрдә булып торучы мөһим һәм кирәкле вакыйгалар турында шушы газета аша беләм. Редакциядән приз алу – көтелмәгән шатлык, барыгызга да зур рәхмәт, – ди Наталья Михайловна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев