Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уылдык чәчү чорындагы чикләүләр, штрафлар

Вячеслав Галкин балык тоту тыелган вакыттагы кагыйдәләр турында сөйләде

25 апрельдән алып 5 июньгә кадәр үзләренә коючы елгалар белән бергә Куйбышев һәм Түбән Кама сусак­лагычларындагы барлык төр су биоресурсларында балык тоту катгый тыела.
Күп кенә балык тотучылар бу чорда барлыкка килгән чикләүләр турында белмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә дә алар автомат рәвештә браконьерлар булып китәләр, аларга карата штрафлар да аз түгел. Чистай подразделениесе җитәкчесе, ТР буенча су биологик ресурсларын күзәтү һәм саклау һәм дәүләт контроле бүлегенең дәүләт инспекторы Вячеслав Галкин балыкчыларны катгый тыюлар турында кисәтте һәм шул вакытта нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге хакында сөйләде.
–Әлеге тыю балык уылдык чәчкән вакытта аларның төрләрен саклап калу өчен кертелә. Ул балык тотарга яратучыларны чикләү һәм аучылыкны бөтенләй тыюны үз эченә ала, — дип ассызыклады Вячеслав Васильевич. — Балык тотучыларга берничә гади кагыйдәне белергә кирәк. Алар күңелсез хәлләрне булдырмый калырга ярдәм итә.

Уылдык чәчү чорында нәрсә эшләргә мөмкин

1) Ярдан балык тотарга
Уылдык чәчү вакытында балыкны корыдан тоту рөхсәт ителә. Бу утраулардагы кебек үк елга ярларына да кагыла.

2) Кармаклардан һәм балык тоту коралларыннан файдаланырга
Уылдык чәчү чорында балыкны ярдан спиннингта бер калкавычлы кармак белән тоту һәм фидер (азык белән балык тоту кирәк-яраклары) рөхсәт ителә.
Балык тоту урынына кадәр балык тоту кирәк-аклары тышланган хәлдә алып барылырга тиеш.

Уылдык чәчү вакытында нәрсә ярамый

1) Балыкны көймәдән тотарга
Сулыкның теләсә кайсы ноктасыннан да уылдык чәчү вакытында балык тоту катгый тыела. Бу таләп барлык вәзгыятьтә, хәтта көймә ярга бәйләнеп куелган очракка да кагыла.
2) Челтәрләр, капканнардан файдалану тыела
Уылдык чәчү чорында челтәрләрдән, капканнардан, пассив балык тоту кирәк-яракларыннан, пневматик типтагы кораллардан, ток белән эшләүче шартлаткычлардан, электр кармакларыннан файдаланырга ярамый.

Штраф ярты миллионга хәтле җитәргә мөмкин

Чикләүләрне бозган балыкчылар браконьерлар исәбенә керергә мөмкиннәр. Балык тотарга яратучыларга балыкны дөрес тотмаган өчен штраф күләме 2 меңнән 5 меңгә кадәр тәшкил итә (бу тоту җайланмалары өчен генә). Һәр тотылган балык өчен — аерым штраф, ул аның төренә бәйле.
Уылдык чәчү чорында балыкны дөрес тотмаган өчен штраф 2 тапкыр арта!

–Уылдык чәчү чорында челтәрәр кулланучы балыкчыларны җинаять җаваплылыгына тартырга һәм транспорт чараларын конфискацияләргә мөмкиннәр. Җәза 500 меңгә кадәр штраф күләмендә, шулай ук ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев