Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уйланганны бергәләп эшләү җиңелрәк

Патриотик эштә катнашучылар слеты беренче тапкыр үткәрелде.

Оештыручылар, ә бу яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча совет, яшьләр эшләре буенча бүлек, "Ватан" хәрби-патриотик тәрбияләү һәм яшьләрне армиягә кадәр әзерләү үзәге, әлеге форумга бик яхшылап әзерләнделәр. Тема төрле ракурслардан каралды, әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү буенча һәр кызыксынучан яклар эшчәнлегенә аерым игътибар ясалды. Слет барышында мәктәпләрдә укучыларны патриотик тәрбияләүнең җайга салынган системасы, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы роле турында, учреждениеләрдә бәйрәмнәр, тематик кичәләр уздыру, "Форпост" яшьләрнең хокук саклау хәрәкәте турында да сөйләнде. "Яшь армияче" җәйге хәрби-патриотик палата лагерен оештыру да яхшы бәя алды. "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов барлык делегатларга эшлекле, нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, яңадан-яңа уңышлар теләде.
Яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Ольга Купцова хаклы рәвештә билгеләп үткәнчә, үзе чын патриот булган кеше генә патриот тәрбияли ала.
-"Ватан" үзәген ачу - бу яхшы башлангыч, - дип билгеләп үтте Ольга Вадимовна. - Безнең хезмәткәрләрнең сизелерлек уңышлары бар, аларда тәрбияләнүчеләр төрле дәрәҗәдәге ярышларда үзләрен лаеклы күрсәттеләр. Без тәрбияләнүчеләребез, әлеге максатларга ирешүдә ярдәм итүчеләр белән горурланабыз. Камиллеккә чикләр юк. ДОСААФ техник мәктәбе курсантлары белән дә, башка тиешле хезмәтләр белән дә үзара яхшы мөнәсәбәт урнашкан. Уртак көч белән сизелерлек нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
Форумда катнашучылар эш алымнарын һәм формаларын камилләштерү мәсьәләләрен карадылар, алар актив гражданлык позициясе формалаштыру, яшьләрне хәрби хезмәткә психологик әзерләү процессында кирәк. Сүз уңаенда, "Ватан" үзәгенең педагог-психологы социаль сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды, ул муниципаль районның 13 мәктәбе укучылары арасында уздырылды. 14тән 17 яшькә кадәрге 301 кеше чакыру һәм контракт буенча армия хезмәтенә үз мөнәсәбәтен белдерде.
Аларның җавапларына караганда, яшьләрнең күбесе армиягә, хәрби бурычны үтәүгә карата яхшы мөнәсәбәттә. Билгеле, мондый позиция шатландыра. Шулай ук социаль мөһим проектларның роле дә зур. Аларның берсенең авторы - Татьяна Кирина, "Ватан" үзәге директоры урынбасары. Грантка лаек булган "Яшьләр һәм корал. Аралашу культурасы" проектын тормышка ашыру, аерым алганда, үз эченә автоматны җыю һәм сүтү, әзерлек, тренинг буенча күнегүләрне ала.
"Намус белән үтәү" проекты югары дәрәҗәдә билгеләнде, ул эшнең 8 юнәлешен карый. Аны кадет мәктәбе директоры Оксана Скворцова тәкъдим итте. "Патриот" республика спорт-патриотик үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча әйдәүче белгече Айсинә Нәгыймова шулай ук районыбызда пат­риотик эшнең яхшы дәрәҗәдә куелуын билгеләп үтте.
Соңыннан Дмитрий Юдин җитәкчелегендәге "Выстрел" хәрби-патриотик эзләү отрядының музей экспозициясе ачылды. Берсүзсез, агымдагы елга патриотик эштә катнашучыларның үзара элемтә стратегиясе дә расланды. Бергәләп киләчәктә планнар төзүе һәм аларны тормышка ашыруы җиңелрәк.
Рәсемдә: Музей экспозициясен ачуда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев