Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Утлы Ат елында атларның гаҗәеп сыйфатлары һәм аларга бар тормышларын багышлаучылар хакында

Безнең күбебез атлар ярата дип әйтсәк, ялгыш булмастыр. Алардан азрак куркучы, алар белән аралаша белмәүче кешеләр дә аларның матур, көчле хайван булуларын таный. Шулай ук бар гомерләрен атларга багышлаган кешеләр дә бар. Чистайда Брагиннар нәселе шундыйлардан

Атта оста йөрүче, атлар өйрәтүче Шәрип Габдулхак улы Хәсәнов хәзергә кадәр үзенең остазы, 2012 елда вафат булган Александр Николаевич Брагинны җылы сүзләр белән искә ала.


– Аның ярдәме белән мин кеше булдым. Мин кечкенә чакта тыңлаусызрак идем. Әнием мине тыя алмады. Ә Александр Николаевич мине тәмәке тартмаска, эчмәчкә өйрәтте. Ул минем чын укытучым булды, андый кешеләр күбрәк булсын иде. Аның мине беренче тапкыр Андорра исемле биягә утыртканы исемдә. Ул вакытта аның хәтта кан басымы күтәрелде. Мин чабышта катнаштым. Безне олы яшьтәге ат белән ярышырга куйганнар (без бу хакта соңрак кына белдек) һәм Андорра икенче булып килде. Бу тулысы белән Александр Николаевичның хезмәте иде, нәкъ менә ул Андорраны шулай әзерләде!


Хәзергә кадәр Шәрип Хәсәнов «Алтын дага»да җиде тапкыр җиңүче булган легендар Зацеп исемле атны искә төшерә.
– Алар Александр Николаевич белән бер-берсен бик яхшы аңлыйлар иде. Ул ат һәрвакыт хуҗасына карый иде –азрак чаба да тагын карый. Аңлап басып тора. Мин аны ат-легенда дип саныйм. Андый атны бик еш очратмыйсың!


Атлар белән әлләни кызыксынмаучы, ире конюшня белән шөгыльләнгәндә хуҗалык эшләрен алып баручы Александр Брагинның тормыш иптәше Мария Ивановна да Зацепның «йөгереп түгел, ә очып баруын, аякларының хәтта җиргә тимәүләре» турында шаккатып сөйли. Мария Ивановна үзе дә ат караучы Иван Федотов гаиләсеннән.


Ә хәзер Йолдыз авылында атлар фермасы белән аларның уллары Сергей Брагин җитәкчелек итә. Мин алар белән атларның нәрсә яратулары, нәрсәне яратмаулары турында сөйләштем. Атлар нинди алар? Хәзер бит шәһәрдә яшәүчеләрнең атларның холкы турында белергә мөмкинлекләре дә юк.


Аларның холыклары да төрле икән: җилбәзәкләре, киреләре, мәрхәмәтлеләре, кырыслары бар... Алар да кешеләр кебек, яхшы, җылы мөгамәләне, тәм-томнарны, яшел үлән чыккан, чебен-черки булмаган май айларын яраталар... Аларга шулай ук яхшы хәтер, иерархиягә буйсыну, көтелмәгән нәрсәләрне, кискен тавышларны яратмау, шулай ук җиңүгә мәхәббәт хас. Ат чабышларында алар моны үзләренә ошаганга түгел, ә кешегә кирәк булганга һәм алар ярышырга яратканга эшлиләр…


–Атлар җиңү яулаганда сез аларны ничек котлыйсыз? –дип сорыйм Сергей Брагиннан.


– Ничек инде? Янына килә­сең – аркасыннана кагасың, сыйпыйсың, үбәсең... Атларга җиңү ошый. Ул алдан килсә – үзе дә канәгать, әгәр оттырса – башын аска ия... Ул болай гына чапмаганны, ә ярышканны аңлый. Мәсәлән, ат алдан чаба, ә арттан икенчесе куып тота – шул вакытта алдагысы тизлеген арттыра, узып китәргә ирек бирми.  Атларның үзләренең чабуга, көндәшлеккә теләкләре бар. Мин Персона белән ничә тапкыр күзәткәнем бар: көтүдә йөрергә чыгарсаң да, ул һәрвакыт алда. Хәтта мондый гына көтүдә дә ул үзен узарга ирек бирми.


Персона – Сергей Брагинның иң яраткан атларының берсе, үзеннән зур нәсел калдырган Зацепның оныгы. Сергей аны үзе үстергән, өйрәткән, ул күп тапкырлар откан, авыр вакытта ярдәм иткән, хәзер аңарда аның улы йөри. «Чит илнекеләр» – чит илдан кайтартылган тайлар белән ярышканда да ул беренчелекне бирмәгән.


Нәкъ менә ярышларга дәрт тә нәкъ менә аларның иерар­хиягә бирелгәнлекләре белән бәйләнгәндер. Көтүләрдә дә һәрвакыт әйдәп баручы бар, күп очракта бу бия.


– Бүреләрдәге кебек, –дип билгеләп үтә Сергей, – анда да күп очракта ана бүре баш була.


Әйдәп баручы ат үзенең көчен күрсәтә, башкалар, аеруча яңалар онытылып китмәсеннәр өчен тешләргә, «тукмарга» да мөмкин. Әйдәп баручылар иң элек ашарга киләләр, башкалар яннан гына күзәткәндә иң яхшы урынны сайлыйлар. Бу тәртип һәрвакыт сак­лана.


Атларның хәтере яхшы. Күпләргә атларның ориетирын югалткан хуҗасын буран вакытында алып кайткан очраклар билгеле. Хәзер социаль челтәрләрдә исерек ат көтүчене атның борыны белән аркасына төртә-төртә алып кайтуы турында видеоролик йөри. Атлар исерекләрне яратмыйлар, чөнки исерек кеше кайчандыр атны рәнҗеткән булуы мөмкин, ат исә моны онытмый. Сергей Брагин кечкенә вакытта юк кына нәрсә өчен дә Гренаданың ышанычыннан мәхрүм калуын искә төшерә.


– Мәктәптә дәресләрдән соң мин киенәм дә, өч-дүрт километр ераклыкта йөргән ат көтүе янына йөгерәм. Аны көтүдә тотар өчен үзем белән шикәр алам. «Гренада, Гренада!» дип кычкырам – ул килә. Мин аңа сикереп менәм дә, көтү көтәм. Беркөнне шикәрне онытканмын. Нәрсә эшләргә? Учыма ак кәгазь куйдым. Гренада килде, иснәде һәм минем яннан чабып та китте. Шул вакыттан бирле минем яныма килмәде дә!


– Атларның кешеләр кебек үк каты кискен тавышлар, көтелмәгән, гадәти булмаган әйберләрне яратмаулары беркемне дә гаҗәпләндермәс. Аларны кисәк килеп баскан кеше (шуңа күрә азрак тавыш бирергә кирәк), почмактан кисәк йөгереп чыккан эт (атлар эттән курыкмасалар да), ак карда кара таплар (әгәр дә ат ерактан күрмәүче булса) куркытырга мөмкин. Машиналарның кискен гудогы аны бөтен гомере буена куркытып калдырырга мөмкин, ә менә дөрес өйрәтелгән атлар гадәттә машина тавышыннан курыкмыйлар. Сергей Брагин бервакыт ничек итеп Түбән Камага Сабантуйга килүләрен искә төшерә.


– Без анда самолетлар – «Стрижи» һәм «Витязи»ны ялладык. Алар очып йөрделәр, ә атлар куркудан аздан гына җиргә егылмадылар. Аларның бит андый нәрсәләрне бервакытта да күргәннәре юк иде!


Тәртипсезрәк малайларның ат тояклары астына ташлый торган «шартлаткычлар» – бәла! Бу тәртипсезлек кемгә ошасын инде? Атлар кайбер кешеләрдә бәйрәм кәефе тудыручы фейерверкларны да яратмыйлар. Сергей Брагин Яңа елга ничек итеп бөтен шәһәр аша өч атта стадионга килүләрен искә төшерә.


– Кыш бабайны, Кар кызын утырттык та, стадионга чыршы янына алып килдек. Килеп җиттек, анда – кешеләр төркеме. Чыршыга якынлашабыз. Кыш бабайны, Кар кызын төшерәбез. Шул вакытта фейерверк җибәрделәр. Безнең өч атыбыз да шәмдәй бастылар! Ничек итеп алга ыргылдылар! Бәхетебезгә, беркемне дә таптамадылар…


Шулай итеп, атлар күп кенә бәйрәмнәрдә кирәк, алар күңеллелек, тере матурлык тудыралар, әмма бәйрәмдә башка нәрсәләрне дә искә алырга, акыл белән эш итәргә кирәк.


Өч ат иярләнгән чанада кунакка килгән Кыш бабайга автомобильдә килгәнгә караганда кешеләр күбрәк ышана ләбаса!
Билгеле, бу очраклылык кынадыр, әмма ни хикмәт, Сергей Александрович Брагин, әтисенә конюшняда ярдәм итүче улы Александр, хәтта оныклары Ульяна да – барысы да Ат елында туганнар. Сергей Брагинга быел 60 яшь тула, димәк, Утлы Ат – аның елы. Бу очраклылык кына булса да, атлар белән эшләүче кешеләр аларны гомер буе исләрендә тоталар. Шәрип Хәсәнов аклы-каралы фотографияләрне караганда атларның һәрберсенең исемнәрен әйтүенә гаҗәпләнеп карап тордым. Минем өчен алар барысы да бертөсле, ә менә ул барысын да исемнәре белән аерым-аерым хәтерли.


– Алар белән бергә үскәч, бергә картайгач, ничек хәтерләмисең инде? Мин гомерем буе атлар белән бит, – дип җаваплады ул минем сораулы карашымны. Шуңа күрә дә атлар белән эшләүче кешеләр аларга бар күңелеңне бирергә кирәк дияләр дә инде. Моңа ышанмый мөмкин түгел.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев