Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үтерү белән янаган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган

Чистай шәһәр суды гражданин П.га карата җинаять эшен карады. Ул элек тә кыйнаулар өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

— Исерек хәлдә ызгыш вакытында ул тормыш иптәшенең сул яктагы яңак сөягенә йодрыгы белән суга. Аннан соң аны уң кулыннан эләктереп җәрәхәтли. Шулай итеп аңа физик авыртулар һәм тән җәрәхәтләре китерә, сәламәтлегенә зыян сала, — дип сөйләде шәһәр суды суд утырышының сәркатибе Юлия Алякина. — Моңардан тыш әлеге ир-ат уң кулына кухня пычагы алган, аны хатынына селтәнгән, аңа үтерү белән янаган. Хатыны исә аны чынга алып үзенең тормышы һәм сәламәтлеге өчен курыккан, чөнки ир-ат бик агрессив һәм исерек хәлдә булган.
Юлия Алякина ачык­лап үткәнчә, суд утырышын­да П. үзенең гаебен таный, эшләгән эшенә үкенүен бел­дерә. Суд аны РФ ҖК 116.1 маддәсенең 1 бүлегендә, РФ ҖК 69 маддәсенең 2 бүлегендә каралган җинаятьләрне кылуда гаепле дип тапты һәм РФ ҖК 69 маддәсе 2 бүлеге нигезендә 400 сәгать күләмендә мәҗбүри эшләргә билгеләде.
Кызганычка каршы, гаилә тормышы һәрвакыт ал да гөл генә булмый шул. Безнең җәмгыятьтә гаиләләрдә шундый кыерсытылулар еш күзәтелә. Күп кенә хатын-кызлар кыйнау-түбәнсетелүләргә түзеп яшиләр. Дәшми торырга ярамый, үз хокукларыңны белеп каршы тора белергә дә кирәк, чөнки хатын-кызларның иминлеге барысыннан да өстен. Башкалар фикере, балалар алдында үзеңне гаепле итеп сизү, эчке комплекслар һәм куркулар үз-үзеңне саклау инстинкты белән чагыштырганда өстен булырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев