Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ут телләрен бастырырга янгын сүндергеч ярдәм итәчәк

«Карак керсә, үзенә кирәген генә ала, ә ут чыкса, берни дә калмый». Күпләргә таныш әлеге халык әйтеме белән килешмичә мөмкин түгел.

Янгын — куркыныч афәт. Ул матди зыян гына салмыйча, тагын да куркынычрак — кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Ут чыгу — йорт хуҗалары өчен зур фаҗига. Ут телләре гомер буе җыелган малны бер мизгелдә юк итә ала. Шуңа күрә янгын иминлеге кагыйдәләре һәм аны сүндерү чаралары турында һәрвакыт истә тотарга кирәк, дип киңәш итә белгечләр.

— Янгын чыкканда, беренче чиратта, янгын сүндерүчеләргә шалтыратырга кирәк. Шуны истә тоту зарур: беренче 10-15 минут — иң мөһиме. Бу вакытта, ут зур булмаса, аны янгын сүндергеч ярдәмендә туктатырга мөмкин, — дип билгеләп үтте Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин. — Шуңа күрә һәр йортта яки офиста алар булырга тиеш. Янгын сүндергеч янгын чыгу һәм таралу куркынычын киметергә мөмкин.

Белгеч сүзләренә караганда, торак биналарда берничә янгын сүндергеч, һичшиксез, булырга тиеш, алар кирәкле вакытта билгеләнгән максат буенча кулланылырга мөмкин. Һәр янгын сүндергечтә һәрвакыт җентекле күрсәтмә һәм аннан файдалану кагыйдәләре була. Ләкин күпләр, ни кызганыч, янгын сүндергечтән файдаланыр алдыннан аны игътибар белән укымыйлар һәм өйрәнмиләр.

— Практика күрсәткәнчә, еш кына бу белемнәргә ихтыяҗ янгын вакытында барлыкка килә, ул вакытта инде бу кагыйдәләрне өйрәнергә вакыт юк. Шуңа күрә янгын сүндергечтән файдалану кагыйдәләре белән алдан, аны сатып алуга ук, танышырга киңәш итәм, — ди Илнур Гайнуллин.

Янгын сүндерүчеләр искәрт­кәнчә, янгын сүндергеч ярдә­мендә утны җиңә алмаган очракта, эвакуацияләнергә һәм 01 яки 101 телефон номеры буенча шалтыратырга кирәк.

Янгын сүндергечтән файдалану кагыйдәләре:

— Пломбаны өзегез, чикәне тартып алыгыз, раструбны янгын чыганагына юнәлтегез һәм сүндерә башлагыз.

— Янгын сүндергечне вертикаль хәлдә тотыгыз.

— Янгын сүндергечне җылыткыч приборлардан һәм турыга төшкән кояш нурларыннан еракта, уртача температурада, балалар кулы җитмәслек урында саклагыз.

— Яраклылык вакыты чыккан янгын сүндергечтән файдаланмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев