Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үсмерләр арасында наркоманиягә юл куймаска!

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы булды.

Көн тәртибе өч мәсьәләдән торды. Беренчесе муниципаль районда наркотиклар белән вәзгыятькә бәйле. Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлекчәсе начальнигы, полиция капитаны Владимир Михеев яшьләрнең күпләп җыелу урыннарына кисәтү рейдлары үткәрү турында сөйләде. Аларның максаты – алкоголь һәм психоактив матдәләрне куллану фактларын ачык лау.

– Агымдагы елда Эчке эшләр министрлыгы бүлеге тарафыннан 34 наркотиклар белән бәйле җинаять ачылды. Бу былтыргыга караганда 12 гә күбрәк. Законсыз әйләнештән 150 грамм наркотик әйберләр алынды, – дип хәбәр итә Владимир Александрович.

Ул билгеләп үткәнчә, наркотиклар куллануда шик ле кешеләрне Чистай үзәк дәваханәсенең кабул итү бүлегенә китерәләр. Анда аларны тикшерәләр, әгәр шик расланса, исәпкә куялар. Быел тикшерүгә 26 граждан китерелгән. Административ хокук бозуларның 58 очрагы ачыкланган, алар арасында наркотикларны куллану, сак лау, диагностикадан качып йөрү.

– Икенче квартал йомгаклары буенча, наркологиядә чиратта 216 кеше тора. Шуларның 129ы – диспансер исәптә, 187е – профилактик исәптә, – дип өстәде Владимир Михеев.

Наркотиклар белән бәйле җитди темага еш сөйләшергә кирәк, аеруча үсмерләр белән. Кисәтү максатында белем бирү учреждениеләрендә полиция хезмәткәрләре лекцияләр һәм әңгәмәләр үткәрәләр. Аларда алар балигъ булмаганнар белән наркоания һәм токсикомания проблемаларын тикшерәләр.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, шулай ук торак йортлар янында составында наркотиклар булган кыргыйларча үсүче үсемлекләрне ачыклау һәм аларның чыганакларын юк итү буенча планлаштырылган эшләр турында Олы Талкыш авыл җирлеге башлыгы Эдуард Ильин хәбәр итте.

– Авыл җирлеге территориясендә кыргый үсемлек киндераш белән зарарланган участокларны ачыклау буенча комлекслы чаралар үткәрелә. Моның өчен таралу чыганаклары ачыклана, аны юк итү алымнары кулланыла. Җир участоклары хуҗалары кисәтү, саклану чаралары кулланмаулары өчен җинаять һәм административ җаваплылыкка тартылалар. Моңардан тыш, авыл җирлегендә рейдлар үткәрелә, алар барышында очраган үсемлекләр, берәү генә булсалар да, юк ителәләр. Әмма киндераш проблемасын җиңел генә хәл итеп булмый. Әлеге үләнне юк итү чаралары яздан алып көзгә хәтле алып барылырга тиеш, – дип билгеләп үтә Эдуард Борисович.

Нарколгик кабинетның эшчәнлеге һәм белем бирү учреждениеләре, махсус урта уку йортларында белем алучыларны экспресс тест ярдәмендә тикшерү турында Чис тай үзәк дәваханәсенең психиатр- наркологы Анна Байдакова чыгыш ясады. Ул яңа төр психоактив матдәләр пәйда булу һәм синтетик аналогларның күбәю проблемасын кузгатты.

– Әлеге төр наркотикларны кулланып, үсмерләр аның нинди куркыныч нәрсә икәнен аңламыйлар. Без моны рейдлар үткәргәндә ачыкладык. Белем бирү учреждениеләре белән ведомствара хезмәттәшлек зур роль уйный, профилактика максатыннан социль-психологик тест һәм профилактик медицина тикшеренүләре үткәрелә, – диде Анна Васильевна.

Психиатр-нарколог билгеләп үткәнчә, наркотик матдәләр канда 3 көннән 45 көнгә хәтле саклана. 2021 ел өчен уку учреждениеләрендә 700 тест үткәрелде, алар барысы да тискәре. 2022 елның беренче яртыеллыгында урта уку йортларында, мәктәпләрдә 258 кеше тикшерелгән иде.

Бүген исерткеч эчемлекләр кулланган өчен 3 укучы исәптә тора. Алар рейд барышында ачыкланды.

– Әгәр дә үсмерләр арасында хәл катлаулана икән, бу безнең эшләп бетермәвебезне күрсәтә. Мәгънәсезлек, аңлап бетермәү аркасында үсмерләр тормышларын җимерергә мөмкиннәр. Алар белән кеше язмышлары турында мисаллар китереп ешрак сөйләшергә кирәк, – дип ассызыклады Дмитрий Иванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев