Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Уртак карарга килдек һәм прививка ясаттык»

Чистай епархиясе руханилары коронавирустан вакцина ясаттылар.

Чистай үзәк район дәваханәсендә епархия вәкилләре вакцинация уздылар. Алар барысы да «Спутник V» вакцинасының беренче компоненты белән прививка ясаттылар.

Иң элек дин әһелләре вакцинация үтү өчен мәгълүмати ирекле ризалык формасын тутырдылар, аларны табиб караганнан соң процедуралар кабинетына керделәр. Прививка ясатучылар арасында Чистай округы благочинные Симеон Махортов һәм аның хатыны да бар иде.

– Мин барлык прививкаларга тыныч карыйм. Халыкта бу вакцина ахыргача өйрәнелмәгән дигән фикер булса да, без бу вакцина бернинди дә зыян китерми дигән табибларга, белгечләргә ышанабыз, – диде иерей Симеон Махортов.

– Мин гомуми белем бирү учреждение сендә укытучы булып эшлим. Коллективта яшьләр дә, өлкән яшьтәгеләр дә бар. Ничек кенә булмасын, без барыбыз да бер-беребез белән аралашабыз. Ирем һәрчак төрле кешеләр белән тыгыз элемтәдә тора. Кешеләрне коронавирус кебек куркыныч авыруга дучар итмәс өчен без уртак карарга килдек һәм прививка ясаттык. Без барысын да, Интернеттагы төрле мәгълүматларга карамастан, үз һәм якыннарының сәламәтлеген кайгыртырга чакырабыз, – дип ассызыклады анакай Ирина.

Алар белән бергә Казан чиркәве клиригы, иерей Димитрий Максимов һәм алтарник Сергий да прививка ясатты. Ел башында «Спутник V» вакцинасы белән Изге Богородица храмы алтарнигы һәм волонтерлары прививка ясаткан иделәр.

Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы хәзерге вакытта районда ешрак вакцинацияләнә башладылар дип билгеләп үтте.

– Чистай районында прививка кампаниясенең кызган чагы. Әгәр башта кешеләр шикләнсә, хәзер актив рәвештә вакциналашырга баралар. Моңа шулай ук хезмәт коллективларында без үткәргән очрашулар да тәэсир итте, без вакцинация турында сөйләп, кешеләрнең шик-шөбһәләрен тараттык. Сәламәтлек саклау, хакимият хезмәткәрләре монда куркыныч нәрсә юклыгын үз үрнәкләрендә күрсәтеп, аеруча актив прививка ясаталар. Бездә хәзер ике вакцина: «Спутник» һәм «ЭпиВакКорона» бар. Табиб күрсәткечләре буенча теге яки бу вакцина билгеләнә, – дип сөйләде Рәис Мостафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев