Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Урманнарда янгын чыгуга юл куелмаган

Узган ел Чистай районы территориясендәге урманнарда янгын чыгу очраклары теркәлмәгән.

Чистайга эш сәфәре белән ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов килде. Ул Кама урманчылыгының Чистай участок урманчылыгы һәм Биләр урманчылыгының узган елгы эшенә йомгак ясады, шулай ук агымдагы елда урманнарда янгын куркынычы чорына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Анда башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре, янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар катнаштылар.

Утырыш башында башкарма комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, узган ел, һава торышы коры торуга карамастан, Чистай районы территориясендәге урманнарда янгын чыгуга юл куелмаган.

– Барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә. Бу, барыннан да элек, безнең уртак эшебез, Урман хуҗалыгы министрлыгы, авыл җирлекләре башлыклары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм янгын күзәтчелеге белән узара хезмәттәшлегебез нәтиҗәсе. Бу эшне без киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. Урман фондын саклау буенча барлык чаралар да үтәлер дип ышанам, – диде Эдуард Хәсәнов.

Биләр урманчылыгы җитәкчесе-урманчы Рамил Нуруллин 2021 елда башкарылган эш һәм урманнарда янгыннарны булдырмау буенча күрелгән чаралар турындагы отчет белән чыгыш ясады.

– Биләр урманчылыгы алты район: Алексеевск, Әлки, Аксубай, Нурлат, Чистай һәм Яңа Чишмә территориясендә урнашкан. Чистай районының урман фонды 7746 гектар тәшкил итә, шуларның 2123е – саклагыч үсентеләр, 5623е – эксплуатацион урманнар, – дип сөйләде Рамил Равил улы.

Урманнарда янгын иминлеген тәэмин итү буенча эшчәнлек турында сөйләгәндә, ул узган ел 73 кисәтү бирелүе һәм аларның барысының да үтәлүен билгеләп үтте. Агымдагы елда урман законнарын бозуга юл куймау турында 91 мәгълүмати хат тапшырылган.

Кама урманчылыгы составына керүче Чистай участок урманчылыгының эш нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Альберт Шамилов сөйләде.

– Кама урманчылыгының гомуми мәйданы 54166 гектар тәшкил итә. Шуның 5291 гектары Чистай урманчылыгына туры килә. Район буенча ылыслы урманнар 510 гектар (9,9 процент), каты яфраклы урманнар 2146 гектар тәшкил итә, калганнары – йомшак яфраклы, – дип хәбәр итте Альберт Шамилов.

Ул шулай ук Чистай участок урманчылыгында янгын куркынычы янаган чорда 8 кешедән торган ирекле янгын сүндерү дружинасы булдырылуын билгеләп үтте. Чистай районында урманнар белән чиктәш территорияләрдә булган янгыннарга аерым тукталды.

– Бездә даими рәвештә урман хуҗалыгына дистанцион мониторинг алып барыла һәм район территорияләрендә барлыкка килгән термо нокталар турында мәгълүмат теркәлә. Мамадыш районында 8 ут чыгу очрагы булса, Балык Бистәсендә – 1, Чистай районында 2021 елда 28 янгын очрагы теркәлә. Әмма урманнарда янгыннарга юл куелмый. Югарыда әйтелгәнчә, барлык авыл җирлекләрендә дә янгын чыгу очракларына вакытында һәм тиешле тәэсир итү яхшы оештырылган, – диде Альберт Фәрхетдин улы.

– Без республикада муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан яшел байлыгыбызны саклап калу эшендә тулысынча аңлау булуын телибез. Шуңа күрә без мәгълүмати хатлар, кисәтүләр җибәргәндә, аларга мөмкин кадәр җитди каравыгызны сорыйбыз. Әгәр территорияләрне сөрү буенча финанслауда проблемалар булса, ярдәм сорап безгә, район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итегез, – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп.

Ул шулай ук узган елдан башлап агросәнәгать комплексы предприятиеләре вәкилләренең үз җирләрендә янгын чыгу очраклары өчен шәхси җаваплылык тотулары турында хәбәр итте. Моннан тыш, агымдагы елдан башлап, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләре булган затлар ут чыгуга юл куйсалар, бер елга дәүләт ярдәменең барлык чараларыннан мәхрүм ителәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев