Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урманда янгын чыгуда гаеплеләргә нәрсә яный

Кар эреп бетте, димәк, янгын чыгу куркынычы чоры башлана. Белгечләр әйтүенчә, ул тотрыклы, яңгырлы һава торышы урнашканчыга кадәр дәвам итәчәк.

Безнең территориядә бу сроклар якынча апрельнең беренче ункөнлегеннән алып октябрьнең беренче ункөнлегенә кадәрге чорга туры килә. Нәкъ шул вакытта, нигездә, урманнарда янгыннар була.

– Күпчелек янгыннарга кешеләр сәбәпче, алар, нигездә, янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга. Коры үлән янып калган учактан, сүнмәгән тәмәкедән яки очраклы рәвештә ташланган шырпыдан җиңел янып китә, – дип сөйли Чистай районы участок урманчысы Рөстәм Гыйльметдинов.

Кагыйдәләр нигезендә, янгын чыгу куркынычы янаган чорда урманга якын территорияләр хуҗалары аларны урманнан ким дигәндә 10 метр киңлектәге участокта коры үләннән, чүп-чардан, яфраклардан һәм башка янучан материаллардан чистартуны тәэмин итәргә яки урман массивын киңлеге 0,5 метрдан ким булмаган янгынга каршы минеральләштерелгән полоса яки башка янгынга каршы киртә белән аерып куярга тиешләр.

Рөстәм Гыйльметдинов сүзләренә караганда, урманнарда янгын иминлеге кагыйдәләрен бозучыларга административ, ә кайбер очракларда җинаять җаваплылыгы яный.

– Билгеләнгән янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәмәү гражданнарга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 30 меңнән 50 меңгә кадәр, юридик затларга – 100 меңнән 400 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Әгәр кагыйдәләрне бозу янгын чыгуга китерсә һәм урманнарга зыян килсә, әлеге гамәл өчен җинаять җаваплылыгы да алырга мөмкин. Әгәр кагыйдәләрне бозу янгынга каршы махсус режим вакытында килеп чыкса, штраф күләме күпкә югарырак булырга, әйтик, юридик затлар өчен миллион сумга җитәргә мөмкин, – дип билгеләп үтте участок урманчысы.

Исегезгә төшерәбез, 17 апрельдә Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим башлана. Ул 10 майга кадәр дәвам итә. Бу чорда янгын чыгу куркынычы янаган торак пунктларда, балаларның ял итү һәм аларны сәламәтләндерү оешмалары территорияләрендә, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектларында мангалларда һәм башка җайланмаларда ачык ут куллану тыела.

– Урманга баручыларның барысыннан да уяу булуларын сорыйм. Ут белән эш итүдә һәртөрле саксызлык үзегез, башка кешеләр, урман һәм анда яшәүче җәнлекләр өчен бәла-казага китерергә мөмкин. Табигать гасырлар дәвамында тудырганнарның барысы да берничә сәгать эчендә янгында юкка чыгарга мөмкин, – дип мөрәҗәгать итте участок урманчысы.

Игътибар!

Урманда янгын чыккан очракта, стационар һәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе шалтыратырга мөмкин булган телефон номерлары.

Коткару хезмәте – 112.

Урман хуҗалыгы хезмәтенең бердәм телефоны – 8-800-100-94-00.

Чистай районының бердәм кизү торучы диспетчер хезмәте – 8 (84342) 5-11-79.

Кама урманчылыгы – 8 (85563) 2-12-39.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев