Урманчы Малые Рекида имән агачларының киселүе мәсьәләсенә ачыклык кертте
Безнең сайтта чистайлыларның имәнлектә агачлар кисүләре турындагы зарлары чыккан иде. Без урманчыга мөрәҗәгать иттек һәм шушы мәсьәләгә ачыклык кертүен сорадык.
Күптән түгел имәнлек тирәсендә чаңгыда йөргәндә чистайлылар Малые Рекида бакчалар ягыннан яңа гына киселгән берничә имән агачына тап булалар. Шушы хәлне күргәннәр агачларның сәламәт булуын хәбәр иттеләр.
Без шушы хәлгә ачыклык кертү өчен Чистай урманчылыгы җитәкчесе Рөстәм Гыйльметдинов белән элемтәгә кердек.
– Яңа гына киселгән агач җилле көнне юлга сынып ауган. Анда еш кына кар машиналары йөри, шуңа күрә юлны чистарту өчен аларны туракларга туры килде. Имәнлектә агачлар киселми. Һәр хуҗалык ныклы контрольдә тора, – дип билгеләп үтте Рөстәм Фәез улы.
Ачыкланганча, агачлар кисү башкарылмаган. Әмма экология мәсьәләләрендә битараф калмаганнары өчен чистайлыларга рәхмәт әйтәсе килә.
Анна Будкина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев