Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Уразаны Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте дип кабул итәбез»

Айгөл һәм Илнур Рәхимовлар халкыбызның асыл кыйммәтләрен, сыйфатларын саклап, балаларын да милли һәм дини рухта тәрбиялиләр.

2 майда ислам динен тотучы бар халык иң зур мөселман бәйрәмнәренең берсен – Ураза бәйрәмен каршы ала. Бу исә Рамазан аенда бер ай дәвам иткән ураза тәмамлануын хәбәр итә.

Шәһәребездә яшәүче милләттәшләребез, яшь, матур гаилә Айгөл һәм Илнур Рәхимовлар милли гореф-гадәтләребез, йолаларыбызны саклап, динебез кушканнарны үтәп яшиләр. Алар гаиләсендә милли һәм дини тәрбия аерылгысыз. Әти-әниләре белән бергәләп балаларын да яшьтән үк туган телебезнең матурлыгына, динебезнең асылына төшендереп, үз мисалларында аларга матур үрнәк күрсәтәләр.

Изге Рамазан ае барган бу көннәрдә әлеге күркәм гаилә белән очрашып, динебез, телебез турында әңгәмә кордык, беренче тапкыр ничек ураза тотканнары, быелгы Ураза гаетен нинди хисләр белән каршы алулары турында сораштык. Беренче уразасын гаилә башлыгы 5 сыйныфта укыганда ук тотарга тырышкан.

– Ул вакытта мин бик кечкенә идем, бер дә җиңелләрдән булмады. Бик эчәсе килде, аеруча, төштән соң. Мәктәптән кайткач, тизрәк авыз ачар вакытның җитүен көтә идем. Әмма барыбер түздем, үз- үземне җиңдем! –дип искә ала Илнур ул вакытларны. Тормыш иптәше Айгөл дә бу адымны кечкенә вакытта ук ясаган.

– Мин беренче тапыр ураза тотканымны яхшы хәтерлим. Әбием белән бабам ислам кушканча яшәделәр, намаз укыдылар, ураза тоттылар. Мин аларга кунакка баргач, дини китапларын, намаз укуларын карарга ярата идем. Аларның ураза тотулары минем өчен кызык иде. Әбиемнән ураза тотарга рөхсәт сорадым. Ул 2-3 көн тотарга рөхсәт бирде. Мин ул вакытта 6-7 сыйныфларда укый идем. Авыр булуын хәтерләмим, әмма ашамый-эчми тору минем өчен гадәти булмаган хәл иде. Минем өчен бу зур горурлык та булды, мәктәпкә ниндидер аерым хисләр белән киттем, –дип сөйли Айгөл.

– Без өйләнешкәч, баштарак әти-әни белән бергә тордык, барыбыз да бергәләп ураза тота идек. Гаиләнең һәр әгъ за сы да ашау-эчүдән тыелып торгач, күңелле һәм җиңел иде. Бу безнең гаиләне тагын да якынайтты, берләштерде. Барың да бергә ураза тоту ялгыз тотуга караганда күпкә рәхәтрәк. Уразаны без Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте дип кабул итәбез. Ул Раббыбызга якынаю мөмкинлеге. Бу айда без дөньялык эшләрне калдырып торырга, рухи халәтебезгә күбрәк игътибар бирергә тырышабыз, – диләр алар.

Хәзер Илнур белән Айгөл кызлары белән бергәләп Рамазанны аеруча дулкынланып каршы алалар.

– Без Рамазанга алдан ук әзерләнә башлыйбыз. Кызларыбыз аның әһәмиятен, кыйммәтен тагын да ныграк аңласыннар өчен алар белән бергәләп үзләре мәчет янындагы курсларда ясаган уенчык лар, гирляндалар, фонариклар белән бүлмәләрне бизибез. Болар барысы да аерым мохит тудыра, балаларны ураза тотарга рухландыра. Әмма иң мөһиме – әти-әни үрнәге. Балалар әти-әнидән барысына да өйрәнә. Кызларыбыз әле кечкенә, шуңа әлегә алар ашау-эчүдән 2-3 сәгатькә генә тыелып торалар, – диләр Илнур белән Айгөл.

– Рамазанның соңгы ун көне аеруча мөһим. Сез аны ничек үткәрәсез?

– Бу ун көн эчендә Кадер кичәсе бар. Ул төндә балык догалар да кабул булачак. Кайсы көне икәне генә билгесез. Шуңа күрә бу көннәрне аеруча гыйбадәттә үткәрергә, өстәмә догалар да укырга тырышабыз. Һәр көн иртәнге намаздан соң Коръән укыйбыз. Безнең үзебезнең гаилә традициясе дә бар. Һәркөн өйдән чыгып киткәндә салаватлар әйтәбез (пәйгамбәребез Мөхәммәтне олылап укыла торган дога), балалар моңа өйрәнделәр инде. Кайчакта ыгы-зыгы белән без бу хакта онытсак та, кызлар исебезгә төшерәләр. Эшкә, мәктәпкә барганда алар безгә чиратлап Коръән сүрәләре дә укыйлар, – дип сөенеп сөйли Рәхимовлар.

– Сез Ураза бәйрәмен ничек каршы аласыз?

– Бу бәйрәмне без традиция буенча әти-әниләрдә каршылыйбыз. Бу көнне бик иртә торабыз, каенатам белән ирем мәчеткә Гает намазына китәләр. Алар матур итеп, берәр яңа кием дә киеп барсыннар дип тырышабыз. Без әни белән бәйрәм өстәле әзерлибез. Традиция буенча безнең бәйрәм өстәлендә итле пәрәмәчләр була. Моңадан тыш, барлык якыннарыбызга, туганнарыбызга бүләкләр әзерлибез. Безнең балалар бүләкне Яңа елда гына түгел, Ураза һәм

Корбан бәйрәмнәрендә дә алалар. Алар моны зур түземсезлек белән көтәләр, –дип сөйли Айгөл.

– Әлеге бәйрәмдә дин кардәшләребезгә ниләр теләр идегез?

– Тоткан уразаларыбызны, догаларыбызны, изге гамәллә ребезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы, ике дөнья бәхете телим!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев