Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ураза ул – рухи тәрбия

Һәр ел саен Чистай мөхтәсибәте Рамазан аенда кешеләр бер-берсе белән аралашсыннар, якыннанрак танышсыннар, уй-хыяллары белән уртаклашсыннар өчен төрле һөнәр ияләре, җәмәгать оешмалары өчен ифтар ашлары уздыра.

Шундый мәҗлесләрнең берсенә район һәм шәһәр укытучылары, Бөтендөнья татар конгрессының Чистай бүлеге, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы, массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре чакырылды.

Чистай районы имам-мөхтә сибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов катнашучыларга уразаның әһәмияте, Раббыбызга бу төр табынуның асылы турында сөйләде.

– Ураза үз эченә күп мәгънә не ала, әмма аларның иң әһәмиятлесе – рухи тәрбия. Уразада ач тору яисә үз фигураң турында кайгырту мөһим түгел, аның асылы иманыңны ныгытуда, теләкләреңне һәм шәһвәтеңне тыя белүдә, дуслык, тынычлык, мәрхәмәтлелекне булдыруда.

Рамазан аенда Аллаһыга ышанучы һәр кеше әхлагын ныгытырга, тәкәбберлеген җиңәргә, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкерана кылырга тиеш. Көне буе ризыктан тыелып, кичен без авыз ачарга җыелабыз, ураза тота алуыбызга сөенәбез, безгә бергә җыелырга, тәмле нигъмәтләр белән сыйланырга мөмкинлек биргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтебезне белдерәбез, – ди Мөхәммәт хәзрәт.

Ул шулай ук күмәк ифтарлар ның әһәмиятен дә ассызыклады:

– Бер өстәл артына туганнар, дуслар, күршеләр, төрле һөнәр ияләре җыелу туганлык, дуслык хисләрен тагын да ныгыта, бу исә гаиләдә һәм җәмгытьтә бер-береңне аңлап, дус-тату яшәргә ярдәм итә.

Башка дини кардәшләребез дә ифтар вакытындагы үзгә бер мохит турында сөйлиләр.

– Рамазан аенда без аерым бер тормышта яшибез. Ифтарлар – аның аерылгысыз өлеше. Алар төрле: гаилә, өлкәннәр, яшьләр өчен үткәрелә. Менә икенче ел инде без эшмәкәр хатын-кызларыбыз өчен төрле иганәчелек проектларын тормышка ашырырга бер-берсенә ярдәм итсеннәр дигән максат белән ифтар ашы уздырабыз. Һәр ифтар үзенчәлекле, әмма һәрберсе дуслыкны, тынычлыкны, бер-берең белән аңлашып яшәүне ныгытуы белән зур әһәмияткә ия, – ди Чистай мөслимәләре берлеге җитәкчесе Лиана Шаязданова.

Эльмира Кыямова да үзенең уй-кичерешләре белән уртак лашты.

– Мин беренче уразамны моннан ике ел элек тоттым. Яшермим, ул вакытта авыр булды. Хәзер мин уразага алдан әзерләнә башлыйм, үземне физик һәм рухи яктан әзерлим. Шуңа күрәдер, хәзер авыр түгел. Минем өчен ураза – ниндидер бер яшерен сер, тәннең һәм җанның чистарынуы, ниндидер җиңеллек барлыкка килә, ашау- эчүгә дә бәйлелек юк, үзеңнең рухи яктан үсешеңә вакытны күбрәк бирә башлыйсың, – ди Эльмира.

Рамазан ае дәвамында мө сел маннар гыйбадәт кылу, Коръән уку белән генә чиклән мичә, изге эшләр башкарырга, хәер-сәдака бирергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә омтылалар. Алар әйтүенчә, Аллаһыга табынуның төп мәгъ нәсе дә шунда.

– Аллаһыга табыну турында сөйләгәндә, кайберәүләр аны намаз, Коръән уку, ураза тоту гына дип күз алдына китерә. Билгеле, боларның барысын да эшләргә кирәк. Әмма моны үзең өчен эшләүне дә онытырга ярамый. Ә бит без әйләнә-тирәдәгеләрне дә онытырга тиеш түгелбез. Мәсәлән, без Коръән укыганда өлкән яшьтәге әни-әтиебез ярдәм сорап мөрә җәгать итсә яисә кечкенә бала бызның безнең белән уйныйсы килсә, укуны калдырып торырга һәм аларга игътибарны бирергә кирәк. Син үзең турында гына түгел, башкалар турында да кайгыртканда гына иманың нык, тулы була, – дип ассызыклады Мөхәммәт хәзрәт.

Рамазан аенда бергәләшеп җәмәгать намазы – тәравихны укырга дип мөселманнарның мәчетләргә җыелуы да үзенә бер күркәмлек, рәхәтлек тудыра. Мәчетләребездәге бәйрәм рухы, дин кардәшләребездәге күңел күтәренкелеге, үзгә бер илаһи мохит Рамазан аеның асылын, кыйммәтен тагын да ныграк аңларга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев