Ураза гаете йөрәкләрегезне җылылык һәм мәрхәмәтлелек белән баетсын!
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Чистай мөхтәсибәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне якынлашып килүче Ураза гаете белән котлыйм!
Әлеге шөкер итү көне безгә Рамазан ае тәмамлану турында хәбәр итә. Ул динебезнең ныклыгын, рухи чистарыну һәм әхлакый кыйммәтләребезнең никадәр зур әһәмияткә ия булуын янә бер кат искәртә.
Рамазан аенда һәр мөселман кешесенең йөрәге үзгә бер җылы, аңлатып булмастай илаһи хисләр белән тула. Бер яктан, күркәм бәйрәмебезне каршы алу, әлеге шатлыгыбызны якыннарыбыз белән бүлешү күңелләрне сөендерсә, икенче яктан, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәте белән тулы булган әлеге изге айдан аерылу моңсуландыра. Рамазан ае бит ул — уртак ифтарлар, тәравих-намазлар, гыйбадәтләребез һәм изге эшләребез, мәрхәмәтлелек һәм бердәмлек мизгелләре…
Бер ай дәвамында без ураза тоту белән бергә рухи сафлыкка, иманыбызны тагын да ныгытырга, якыннарыбызга карата кайгыртучанлыкны тагын да арттырырга тырыштык. Әлеге көннәрдә йөрәкләребездә урын алган бар яхшылыклар киләчәктә барачак юлыбызны яктыртып торса иде. Әлеге бәйрәм көнендә ихлас күңелемнән сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек һәм игелекле эшләрегездә уңышлар телим. Ураза бәйрәме сезнең өйләрегезне шатлык, йөрәкләрегезне җылылык һәм мәрхәмәтлелек, тормышыгызны муллык һәм иман нуры белән баетсын!
Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Чистай районы имам-мөхтәсибе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев