Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ураза бәйрәме белән!

Хөрмәтле ислам динен тотучылар! Ураза бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез!

Әлеге якты көн Рамазан ае тәмамлануын хәбәр итә һәм изге уй-ниятләребезнең тормышка ашуына ышаныч һәм шатлык, күңел тынычлыгы өсти. Күпеллык матур традицияләр буенча Ураза бәйрәмен туганнар, дуслар, якын кешеләр янәшәсендә, бәйрәм өстәле артында билгеләп үтәләр. Ул туганлык җепләрен ныгытуга, милләтенә һәм диненә карамастан, күршеләр, хезмәттәшәр, барлык кешеләр арасында җылы мөнәсәбәтләр урнашуга ярдәм итә.

Бу бәйрәм чын кыйммәтләр алар өчен кадерле булган, буыннар чылбырын нык­лы кулларда тотучы, башкалар уй-хисләренә дә зур хөрмәт белән караучы кешеләр өчен дә бик кадерле. Шушы якты бәйрәм көнендә һәр гаиләдә, һәр йортта бары җылылык һәм шатлык-сөенечләр, килешүчәнлек һәм муллык, шәфкатьлелек һәм иминлек хөкем сөрүен телисе килә! Барыгызга да күңел тынычлыгы, бәхетле, хәерле гомерләр, ныклы сәламәтлек, уңышлар телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев