Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урамнарны яктырту, төзекләндерү мәсьәләләрен тикшерделәр

...

Урамнарны яктырту, автомобиль юлларын карап тоту, ишегалды территорияләрен ремонтлау мәсьәләләре социаль челтәрдә, безнең оешманың һәм муниципалитетның рәсми төркемендә транслянцияләнгән туры эфида күтәрелде. Биредә спикер буларак шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фарход Садиков чыгыш ясады.

«Кышкы айларда юлларны карап тоту мәсьәләсе актуаль»

Быел кар артык күп булуга карамастан, коммуналь хезмәтләргә эш җитәрлек. Көн саен кардан һәм бозлардан тротуарлар, машина йөрү юллары, күперләр, тукталыш павильоннары чистартыла. Салкыннар да үзләрен сиздереп тора, шуңа күрә юлларга ком-тоз катнашмалары сибелә.

– Гыйнварда мең километрга якын юлны тигезләү үткәрелде. Катнаш юл машиналары һәм МТЗ тракторы базасында 4616 километр юлда җыю һәм себерү эшләре башкарылган. Шулай ук 10 кеше тротуарларны, тукталышларны, күперләрне һәм җәяүлеләр йөри торган юлларны кардан һәм боздан чистарту эшләрен кул белән башкаралар. Гыйнвар аенда барлыгы 18 095 куб кар чыгарылган, 722 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән, – диде Фарход Мурод улы.

 

Урамнарны яктырту буенча күп сораулар керә

Кышкы чорда тиз караңгы төшә, халык та моңа игътибар итә. Узган айда 91 данә яңа һәм өстәмә яктырткычлар куелды. «Халык контроле» системасына мөрәҗәгатьләр буенча 16 гариза каралган.

Узган айда идарәче компанияләр белән берлектә 9 күпфатирлы йортта видеокүзәтү камералары куелган. Яңа ел иллюминацияләрен сүтү эшләре башкарылды.

Төзекләндерү һәм этләрне урамда йөртү мәсьәләләре борчый

– 2024 елга кадәр ничә ишегалды территориясен ремонтлау планлаштырыла? – дип сорый шәһәребездә яшәүче хатын-кыз.

– «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 2023 елга исемлек әзер инде. Районда 44 ишегалды территориясе төзекләндерелде. Прог­рамма кысаларында йөрү юлларына, машиналар кую урыннарына, тротуарларга асфальт салу, яктырткычлар, кече архитектура формаларын кую буенча эшләр башкарылачак. 2024 елга 92 ишегалды ремонтлау планлаштырыла. Вакытында план буенча эшләргә тырышачакбыз.

– Күршеләр этне урамда йөртү кагыйдәләрен бозалар, кемгә мөрәҗәгать итәргә?

– Административ-техник инспек­циягә 5-44-54 телефоны буенча шалтыртырга һәм үз гозереңне җиткерергә мөмкин. Шулай ук һәр районда булган ОПОПына мөрәҗәгать итәргә ярый. Хезмәткәрләр хуҗалар белән сөйләшәчәк. Кабат закон бозылганда административ беркетмә төзеләчәк.

Чистайлылар, әгәр сезнең шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фаход Садиковка соравыгыз булса, 5-04-60 телефоны буенча ТКХ бүлегенә шалтыратып, җиткерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев