Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Урам буйлап Кыш бабайлар һәм Кар кызлары йөрде

Яңа ел алдыннан һәркем могҗиза көтә. Узган шимбәдә күп кенә шәһәрлеләрнең хыялы тормышка ашты. Алар урамда бәйрәм киемнәрендә Кыш бабай һәм Кар кызларын каршы алдылар.

Кар бабайлар, гномнар һәм башка геройлар белән бергә шәһәрнең үзәк урамы буйлап дистәләгән әкият персонажы йөрде.

Күңелле Яңа ел музыкасы астында алар «Чистай» мәдәни үзәгеннән Скарятин бакчасына кадәр матур колонна белән уздылар.

– Кар кызы һәм Кыш бабай ролендә булу бик ошады, яшьлеккә кире кайткандай булдык. Әле кышны да уятасы килә, чөнки быел ул кар яудырмый, – диләр Йолдыз авыл мәдәният йортыннан чарада катнашучылар.

Узып баручылар әкият геройларын елмаеп каршы алдылар һәм кызыл тун кигән кыш бабайларны фотоаппарат, телефон камераларына төшереп, ирексездән карнавал йөрешендә катнашучы булдылар. Килешәсездер, бер урында шулкадәр Яңа ел символларын еш күрергә туры килми. Чистайлылар чын күңелдән алкышладылар. Күпләр бәйрәм кәефе белән таралышуларын билгеләп үттеләр.

 Зур компаниягә балалар гына түгел, өлкәннәр дә кушылды. Аларның күбесе инде күптән Кыш бабайга ышанмый, әмма тылсымчыларның таякларына кагылып, теләк теләү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар.

– Яңа ел хуҗаларының мондый йөрешен безнең моңа кадәр күргәнебез булмады. Алар безнең яннан узганда, без кушылмыйча түзә алмадык. Яңа ел кәефе бүген күпләрдә уянды дип уйлыйм, – дип кичерешләре белән уртаклашты парад шаһиты Алексей Новокупов.

Кыш бабай һәм Кар кызлары колоннасы шәһәрнең төп чыршысына юл тотты. Анда аларны олысыннан башлап кечесенә кадәр каршы алды, шәһәрлеләрне кызыклы тамашалар, әкият геройлары катнашында конкурс-уен һәм күңел ачу программалары көтә иде.

Моннан элегрәк Чистай районы мәдәният бүлеге һәм «Восток» мәдәни-ял итү үзәге тарафыннан муниципаль иҗади конкурс игълан ителгән иде, аның шартлары буенча 5 минуттан да артык дәвам итмәгән Яңа ел сәламен тәкъдим итү иде. Катнашучылар өчен бурыч җиңелләрдән булмады, чөнки гади сәламләү генә түгел, ә стандартлардан аерылып торган креатив сәламләү уйлап табарга кирәк иде. Ул музыкаль-театральләштерелгән котлаудан һәм тамашачылар белән интерактивтан торырга тиеш иде.

Алдан карау нәтиҗәсендә ике финалист ачыкланды. Жюри әгъзаларын 20нче, 23нче номерлы балалар бакчалары коллективлары үзләренең матур чыгышлары белән таң калдырды. Нәкъ менә алар чистайлылар алдында Скарятин бакчасында чыгыш ясадылар.

Конкурста катнашучылар осталык, дәрт күрсәттеләр, беркемгә дә күңелсез булмады. Әкият геройлары, балалар һәм өлкәннәр зур әйлән-бәйләнгә бастылар, җырлар җырладылар, кыш турында табышмакларга җавап эзләделәр һәм дөрес җаваплар өчен татлы бүләкләр алдылар.

Жюри костюмнарның, иҗади уй-фикерләрнең һәм чыгышларның үзенчәлекле булуын, башкару осталыгын, чыгышның сәнгати һәм музыкаль бизәлешен бәяләде. Барлык финалистлар да лаеклы чыгыш ясадылар, шулай да иң яхшысын сайларга кирәк иде. 23нче балалар бакчасы хезмәткәрләре иң яхшы Кыш бабай һәм Кар кызы булдылар. Бу пар үз ролен шулкадәр оста башкарды, алар белән аралашканда, чыннан да, Яңа ел бәйрәменең чын хуҗалары булуына ышанасың.

– Шатлык өчен бик аз кирәк икән! Без бабай белән әкияттән килдек, бу әкиятне чистайлыларга бүләк итү безнең бурыч. Балаларның да, өлкәннәрнең дә сөенүләрен күрү бик куанычлы. Кыш бабай белән бездә шулкадәр яхшы, матур тәэсирләр калды! Бәйрәм рухы уята алдык дип ышанабыз, – диләр Кыш бабай Евгений һәм аның оныгы Ольга.

Икенче урынны 20нче номерлы балалар бакчасыннан Кыш бабай һәм Кар кызы алды. Аларның киемнәре күз явын алырлык иде. Чыгышлары белән дә сокландырдылар. Бу пар әзерләгән конкурсларда балалар бик теләп катнаштылар. Малайлар һәм кызлар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә табышмакларга җавап бирделәр. Һәркемнең татлы бүләк аласы килде. Әмма берәү дә кәефен төшермәсен өчен, татлы бүләк һәркемгә эләкте, бәйрәм бит!

Финалистларга дипломнарны һәм акчалата сертификатларны жюри рәисе, Чистай районы башкарма комитетының бүлек җитәкчесе Наталья Ларионова тапшырды.

– Катнашуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт. Шундый гадәти булмаган бәйрәм атмосферасы сөендерә. Катнашучыларның костюмнары искиткеч, алар бик матур. Киләсе елда Кыш бабайлар парады тагын да колачлырак булыр, анда яңа катнашучылар өстәлер дип өметләнәбез, – диде Наталья Владимировна.

Бәйрәмдә башка катнашучылар да бүләкләр алдылар.

Чара бик күңелле һәм онытылмаслык булды. Беркем дә өшемәде! Соңыннан чистайлылар бию флешмобында катнаштылар. Барысы да дәртле музыка астында рәхәтләнеп биеделәр, балалар аралаштылар, Яңа ел әкият геройлары белән фотога төштеләр. Теләге булган һәркем әкият персонажына мөрәҗәгать итә һәм Яңа елда нәрсә турында хыялланганын сөйли алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев