Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңышлар сиңа, Ибраһим!

Талантлы һәм креатив Ибраһим Абдуллин зур сәхнәне яуларга хыяллана

Безнең Чистайда иҗади һәм талантлы кешеләр күп, шуларның берсе — 17 яшьлек Ибраһим Абдуллин. Бүген ул безнең язмабызның герое.
2017 елда, 3 сыйныфта укыган чакта аның мәктәбендә экология һәм табигать темасына шигъри конкурс уза, шул чакта ул тиз арада гына шигырь яза. Конкурста Ибраһим аны сәнгатьле итеп укып та күрсәтә. Шул вакытта ул бу шөгыльнең үзенең күңеленә якын булуын аңлый.
Бер елдан соң әдәбият дәре­сендә аларга шигырь язарга кушалар. Ибраһим үзенә багышлап беренче шигырен яза. Ул 4 сыйныфтан соң чыгарылыш кичәсенә дә үзенчәлекле итеп әзерләнә.
— Әлеге тантаналы чара хөрмәтенә мин беренче гимназия турында шигырь яздым. Анда минем яраткан мәктәбемә мәхәббәтем чагыла. Әлеге шигыремне чыгарылыш кичәсендә сыйныфташларым һәм әти-әниләр алдында укыдым. Шатлыклы һәм сокланулы йөзләрдән мин аның биредә утыручыларның күңеленә хуш килүен аңладым. Һәм әлеге шөгылемне дәвам итәргә булдым, — дип сөйли Ибраһим.
Бишенче сыйныфта малай төрле темага: туганнарына, күңелле каникулларга һәм бәйрәмнәргә, шулай ук Яңа елга багышлап шигырьләр иҗат итә башлый.

— Беренче «Мин бар кешегә яхшылык телим» («Я всем желаю добра») шигырьләр җыентыгым миңа 12 яшь булганда дөнья күрде. Аны чыгаруда Чистай шагыйрәсе Валентина Солдатова, тәкъдим итүдә китапханәче Елена Быкова ярдәм итте. Мин аларга бик рәхмәтле! Әлеге китапта минем бар иҗат җимешләрем җыелган, анда әниемнең миңа иҗади уңышлар теләп язган шигыре дә урын алган. Минем башлангычларымда ярдәм иткәне өчен мин аңа бик рәхмәтле, — дип уй-кичерешләре белән уртаклашты безнең әңгәмәдәшебез.

Ибраһим алтынчы сыйныфта сугышта батырларча һәлак булган карт бабасы турында шигырь язган, зур булмаган дүртюллыклар уйлап тапкан. Ә аннан алдагы елда ул бер шигырь дә иҗат итмәгән. Аның сүзләренчә, ул вакытта аның идеясе дә, илһамы да булмый…
Иҗатында шундый өзеклек булуга карамастан, Ибраһим үзенең иҗатын сигезенче сыйныфта дәвам итә. Ул үз алдына 4 шигырь язу максатын куя, аларны төрле темага: мәктәп походы һәм балык тотуга багышлый.
— Шул елны безнең мәктәптә Яңа ел хөрмәтенә бәйрәм кичәсе узды, анда чыгыш ясарга уйладым. Мин үз шигыремне рэп стилендә башкардым. Мин чыгышымның ошавын күрдем: бик күпләр минем көйгә хәрәкәтләнә башладылар, аларга бик күңелле иде. Тирә-юньдәгеләр минем иҗатымны яраттылар, мине рэпер дип йөртә башладылар, — дип сөйли егет.
9 сыйныфта Ибраһим шулай ук ике җыр җырлый, әмма үзенекеләрен түгел. Тыңлаучы­ларга аның иҗаты бик ошый. Ибраһимга шулай дәвам итәргә тәкъдим итәләр.
— Моннан соң параллель сыйныфтан Данияр Сәгъдиев үз җырымны язарга тәкъдим итте. Мин аның белән килештем. Җырның идеясе миңа имтиханга әзерләнгәндә кисәк кенә килде.
Әмма миңа тексттан соң музыка да кирәк иде. Бервакыт Ибраһим социаль челтәрләрнең берсендә рэп иҗат итүче һәм сатучы үзенчәлекле яшь битмейкер Сережа Грейс белән ролик күрә.
— Аларның берсе минем күңелемне кузгатты, мин үзем­нең җырым өчен трой-трэп стилендәгесен сатып алдым. Ул минем башка ике җырым кебек үк, 2023 елның җәендә чыкты. Беренче җырлары чыкканнан соң Ибраһимның үз аудиториясе, үз тамашачылары барлыкка килә. Яшь башкаручы белән күпләр кызыксына башлагач, егет үзенең телеграм-каналын алып бара башлый, анда яңалыклар, яңа җырларын куя. Хәзерге вакытта Ибраһимның 265 әбүнәчесе бар.
— Үзең үрнәк алган яраткан башкаручыларың бармы?
— Мин музыка һәм җыр яратам, төрле жанрдагы музыка һәм җырлар ошый. Минем яраткан артистларым һәм башкаручыларым күп, аларга мин сокланам. Алар бер-берсенә охшамаган диярлек: төрле музыка башкаралар, төрле илләрдә яшиләр, төрле тарихи вакытка туры киләләр, — дип сөйли Ибраһим.
10 сыйныфта Ибраһим мәктәп бәйрәмендә башкару өчен җыр язарга ниятли. Кушымтасын бик тиз таба, ә менә тексты өчен сүзләрне тиз генә таба алмый әле. Бәйрәм башланырга ике сәгать вакыт кала, ә җыр әле әзер булмый. Әмма Ибраһим югалып калмый, кыска вакыт эчендә аны тәмамлап та куя.
Быел язын егет кешеләр турында язарга уйлый. Шулай итеп ул үзенең сыйныфташ кызына ба­гыш­лап «Серенада» исемле җыр яза.
Таныш битмейкеры Грейс аңа Виктор Цой стилендә музыка язарга ярдәм итә.
— Сыйныфташ кызыңа бу ничек тәэсир итте?
— Ул аны тыңлады, әмма миңа берни дә әйтмәде. Әмма сыйныфташларым җырның аңа бик ошавын җиткерделәр.
Сүз уңаеннан, әле­ге җыр ул кызга багышлап язылган бер­дәнбер җыр гына түгел. Аның туган көненә ул аңа тагын бүләк ясаган –кызның яраткан шөгыле белән бәйләп «Волейболчы кыз, бие!» («Танцуй, волейболистка!») дигән җыр иҗат иткән.

— Ә апрельдә мин «Моңсу, уен-көлкеле кеше» («Грустный весельчак») дип аталган җырымны чыгардым. Ул минем яраткан әбиемнең үлеме белән бәйле. Аның үлеме безнең гаилә өчен бик зур югалту булды. Ул бик яхшы, киң күңелле, ярдәмчел кеше иде, бервакытта да кешеләр турында начар сөйләмәде. Шуңа күрә дә мин әлеге җырны язарга уйладым.

Апрельдә Ибраһимга музыка укытучысы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җыр язуын үтенеп мөрәҗәгать итә. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә ул рэп һәм гитара тавышы белән кушылган әлеге җырны башкара. Барысына да аның чыгышы ошый. Хәтта таныш булмаган кешеләр дә аның янына килеп: «Егет, син булдырасың!», «Молодец, безгә бик ошады!» дип сок­лануларын белдерәләр.
Яшь җырчының иҗатын Чис­тайда гына белеп калмыйлар, Ибраһим сөйләвенчә, бер Казан егете Сәлимгә аның җырлары бик ошый һәм ул музыка белән ярдәм итүен сорый. Ибраһим аның соравы буенча җәй турында җыр яза.
Гомумән алганда, быелгы җәй Ибраһим өчен бик уңышлы була. Өч ай эчендә ул 18 җыр яза! Шуларның берсе яраткан шәһәребез Чистайга багышланган.
— Мин шулай ук соңгы кыңгы­руда җырлау өчен үзебезнең сыйныф турында да җыр яздым. Буш вакытым булганда алдан ук әзерләп куярга булдым, чөнки быел мине бик җаваплы уку елы көтә.
Ибраһим үзен «бик текә рэпер» итеп санамавы турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, ул «үзе язган җырларны башкаручы гына». Егет шулай ук үзенең вокал буенча укытучысы Лилия Зариповага бик рәхмәтле. Ул аны бик күп нәрсәгә өйрәткән.
–Хәзерге вакытта мин 25 җыр яздым, аларның һәрберсе төрле планда эшләнгән. Мәсәлән, минем регги стилендә ике, шулай ук детройт-рок стилендә ике җырым, шулай ук поп-панк стилендәгесе дә бар. Шулай ук гитара белән җырлана торган берничә җырым да бар, — дип үз уңышлары белән уртаклаша Ибраһим.
— Шуның кадәр җырны башыңа сыйдыру авырмы?
— Мин җырларның текстларын үземнекеләрен генә түгел, башка автор-башкаручыларныкын да җиңел истә калдырам.
–Синең киләчәккә план­нарың нинди?
–Аерым планнарым әлегә юк. Минем өчен бүген иң мөһиме — бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, вузның бюджет бүлегенә укырга керү. Мин хәзер бик җентекләп рус теле, математика, җәмәгать белеме һәм биология буенча дүрт имтиханга әзерләнәм.
–Синең фикереңчә, профессиональ артист нинди булырга тиеш?
–Профессиональ артист ях­шы җырларга, кешеләрне җәлеп итә белергә, тамашачылар белән эш­ләргә, яхшылыкны чагыл­дырырга һәм күңелле мохит тудыра белергә тиеш.
–Син популяр артист булырга теләр идеңме?
–Билгеле, теләр идем! Үз концетларыңны бирү, турлар буйлап йөрү, профессиональ студияләрдә язылу һәм күп санлы фанатларың булу бик шәп булыр иде!
Ибраһим бик теләп квартирникларда, конкурсларда катнаша. Күптән түгел генә Елгачылар клубында аның сольный концерты булды. Ул анда 19 җыр башкарды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев