Унберенче Шенталинский укулары булды
Язучы, шагыйрь, журналист Виталий Александрович Шенталинский Чистай якларыннан күптән киткән.
Әмма ул балачагы үткән җирләр белән бервакытта да хушлашмаган, биредә үткәргән балачак еллары аның өчен «Яктылык тыюлыгы» булып күңел түрендә сакланган. Виталий Александрович КГБ архивларындагы материаллар белән эшләгән һәм, нигездә, өлкәннәр өчен китаплар язган. Әмма 2010 елда Шенталинский укулары үткәрү турында фикерләр тугач, бу беренче чиратта балачак бәйрәменә әйләнгән. Башта җирле дәрәҗәдә генә, аннары киңрәк итеп үткәрелә башлаган. Хәзер әлеге укуларга Казахстаннан, Белоруссиядән дә эшләр җибәрәләр. Виталий Александрович 2018 елда вафат булды (7 октябрьдә аңа 85 яшь тулган булыр иде). Шул вакыттан башлап әлеге балалар иҗаты фестивале үсте һәм ныгыды. Аның тормыш иптәше этномузыколог Татьяна Сергеевна Шенталинская яңа вакыйгалар турында Виталий Александ¬рович күргән кебек сөйли, ул аларның аңа шатлык китерәчәк¬ләрен белә.
–Татьяна Сергеевна, Шенталинский укулары 2013 елдан бирле үтә. Сезнең бирегә Виталий Александрович белән бергә килгәнегез булдымы?
–Без аның белән бирегә ике тапкыр килдек. Килә алмаган вакытта ул видеомөрәҗәгать җибәрә иде. Шулай итеп ул үзен анда катнашкан кебек хис итте.
–Мин Виталий Александ¬ровичның Чистай һәм Йолдыз турында язуын беләм, аның бик тәэсирле хатирә¬ләре калгандыр...
–Чыннан да, аның искит¬кеч тәэсирле хатирәләре, бик дулкынландыргыч кыс¬ка хикәяләре бар. Без аның хикәяләр циклын да «Прость» дип атадык. Төгәлрәге, башта бу цикл «Селекция» дип аталды. Чөнки хәзер Йолдыз дип аталучы поселок элек Селекция дип йөртелгән. Биредә селекция лабораториясе булган, аерым бер төрле кура җиләге, бодай үстерелгән... Аннары баш селекционер репрессиягә эләгә, совхоз оеша. Бу совхозда Виталий Александровичның үги әтисе директор була, ул 1946 елда укырга кергәндә кечкенә малай гына була әле.
– Виталий Александрович үз гомерендә бик күп җирләрне, монументаль урыннарны да күргән. Ул Врангель утравында Арктикада, Магаданда, аннары Мәскәүдә яши... Шундый хатирәләр калейдоскобында да аның күңелендә Йолдыз турында якты истәлекләр сак¬ланган?
– Чөнки аның балачагы авыр сугыш арты елларына туры килә – бу яктылык тыюлыгы. Ул аны бәхетле вакыт дип санаган. Без аның белән танышкач та, ул миңа балачак хатирәләрен йотлыга-йотлыга сөйли башлый иде. Мин һәрвакыт аны яз дип илһамландыра идем, тик нәрсәдер килеп чыга идеме, ул бу эшне суза килде, әмма соңыннан барыбер язды. «Прость» китабында Шенталинский укуларыннан алынган балалар рәсемнәре. Витя балалар рәсемнәрен бик бәяли иде. Командировкаларда булганда аз гына буш вакыты табылса, ул балалар бакчалары буйлап йөреп, алардан кирәкмәгән балалар рәсемнәрен күрсәтүләрен сорый иде. Безнең өйдә кайберләре диварда эленеп торалар. Һәм менә, ниһаять, балалар рәсемнәре белән аның китаплары басылып чыкты! Ә чиста сулы Прость елгасы – аның балачак символларының берсе. Барысы өчен дә сюрприз: әлеге китапны сербия теленә тәрҗемә иттеләр һәм Белградта бастырдылар! Безнең балаларның шушы ук рәсемнәре белән. Әлеге китаптан берничә хикәяне татар теленә дә тәрҗемә иттеләр.
–Сез Чистайга берничә көн элек килдегез? Шенталинский укуларында катнашудан тыш сез тагын нәрсә белән шөгыльләнәсез?
–Мин хәзер җырлар белән шөгыльләнәм. Чөнки ун яшьлек малай Алеша Колосов Виталий Александровичның «Краски» дигән шигыренә музыка иҗат иткән. Ул бик әйбәт килеп чыккан, мин аны азрак төзәтергә һәм аны хор белән җырлау өчен ноталар язарга батырчылык иттем. Алешага һәм аның әнисенә шалтыратып, шулай җырларга ярыймы дип сорадым. Аларга ошады, алар рөхсәт иттеләр. Биредә пианино юк, шуңа күрә бүген күрсәтеп булмаячак. Киләчәктә исә без бергә җырлаячакбыз: ул гади, дәртле, аның шигырен дә балалар бик ярата, алар аңа күп рәсемнәр җибәрәләр. Менә мин шуның белән шөгыльләндем. Моны мин Пастернак музеенда эшләдем, чөнки анда пианино бар.
Биредә мин безнең якын дус¬тыбыз, очучы-полярник Рудольф Гаранинның кызы белән очраштым. Алар Витя белән балачактан ук дус булганнар, ә аннары төньякта очрашканнар. Рудольфның гомере күпкә иртәрәк өзелде, ә безнең күз алдыбызда үскән аның кызы Татьяна монда яши һәм без аның белән еш күрешмәсәк тә, даими элемтәдә торабыз. Аларның Берсуттагы дачаларында да яшәдек.
– Сез Берсутны да беләсезме?
– Беләм. Ләкин, ни кызганыч, хәзер дачаларны агач бас¬ты, йортлар җимерелә. Елга трамвайлары да юк, анда ял көннәрендә бару авырлашты. 2017 елда, Чистайга Виталий Александрович белән бергә соңгы килүебездә, без анда көймәдә бардык. Әле Булдырьда да булдык. Ул укыган мәктәп хәрабәләреннән йөрдек. Анда барысы да җимерелгән, коелып төшкән! Элек монда чиркәү булган икән, ә ул хәтта чиркәүдә укыганын белмәгән дә! Алтарьда укытучылар бүлмәсе булган... Хәзер ул урында кабат чиркәү.
– Сез монда улыгыз белән дә килгән идегез бит.
– Әйе, улым, кызым, онык¬ларым белән дә килдем! Алар биредә концертларда катнаштылар. 2017 елда без монда зур гаиләбез белән килгән идек.
– Шенталинский укулары нәрсәдән башланды?
– Боларның барысын да тарих укытучысы, туган якны өйрәнүче Альмира Инзил кызы Шәрифуллина уйлап тапты.
Йолдызга килеп, мәктәптә эшли башлагач, ул музей оештыра, бистә тарихы белән кызыксына башлый. Биредә Александр Петрович Шенталинскийның директор булып эшләгәнен белә, архив материалларын эзли башлый һәм аңа директор улының язучы булуын сөйлиләр. Ул кызыксына һәм Шенталинский укуларын оештыра. Бу безнең өчен көтелмәгән һәм шатлыклы вакыйга булды! Бу мөһим эш, чөнки ул балаларны иҗади эзләнүләргә этәрә, үз фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирә.
«Шенталинский укулары» фестивален Йолдыз мәктәбе укытучысы уйлап таба, аның эмблемасы шушы мәктәп укучысы Лина Лучанкинаның рәсеме (Виталий Александровичның «Апельсин-солнце» шигыре мотивлары буенча) була, ә хәзер фестивальдә Мәскәүдән Алеша Колосов исемле малай иҗат иткән көй белән гимн да барлыкка килер дип өметләнәбез. Укуларга Россиянең 14 төбәгеннән, Татарстанның 18 районыннан 300 иҗади эш җибәрелгәч, фестивальнең зур иҗади импульс бирүенә шик юк. Хәтта җиңүгә ирешмәгән эшләр дә приз¬лар һәм дипломнар белән билгеләп үтелде. Гаиләләр һәм укытучылар бүләкләнгән номинацияләр дә булды. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы Йолдыз мәдәният йортында узды.
Балаларны котлаучылар арасында рәссам Гөлсем Хаҗиева, Чистай архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы директоры Светлана Скучаева, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Новикова да бар иде.
Ирина Александровна барысының да «кечкенә генә фәнни-гамәли конферен¬ция»дән башлануын искә төшерде һәм балаларга иҗат¬ларының чиксез булуын теләде. Светлана Анатольевна «иҗат юлын яктыртучы һәм юнәлеш бирүче» остазларның мөһимлеген билгеләп үтте. Музей-тыюлык номинацияләрнең берсендә җиңүчеләргә бөтен гаиләгә бушлай экскурсияләр бүләк итте.
Татьяна Шенталинская Виталий Александровичның яңа китабын тәкъдим итте – бу аның балалар һәм өлкәннәр өчен язылган шигырьләр китабы һәм ул да балалар рәсемнәре белән бизәлгән.
– Һәрвакыт бездә ниндидер яңалык була, – ди Татьяна Сергеевна. – Быел яңа китап дөнья күрде. Шундый бүләк алу шагыйрь өчен бик мөһим. Китап «Ку-кли-кло» дип атала. Барысы да, әлбәттә, моның нәрсә икәнен сорыйлар һәм безнең китап шуны аңлатудан башлана.
«Шенталинский укулары» фестива¬ленең максаты – иҗат һәм яшәү шатлыгы бүләк итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев