Улын җәберләгәне өчен хөкем ителде
Чистай шәһәр прокуратурасы 36 яшьлек чистайлы хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд әлеге хатын-кызны РФ Җинаятьләр кодексының 156нчы маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (балигъ булмаган баланы тәрбияләгәндә балага карата рәхимсезлек күрсәтеп үз вазифаларын тиешенчә башкармау).
— Суд ачыклаганча, агымдагы елның апрелендә, гаепләнүче үзенең кече яшьтәге улына карата аналык вазифасын тиешенчә үтәми, аның өстенә бер сәбәпсез аңа тән җәрәхәтләре ясый, физик авыртуларга һәм рухи яктан кимсетүләргә дучар итә, — дип сөйләде Чистай шәһәр прокуроры ярдәмчесе Чулпан Гайнуллина.
Гаепләнүче тулысы белән үз гаебен таныды, эшләгән эшенә үкенүен белдерде. Суд аңа 5000 сум күләмендә штраф билгеләде. Суд карары үз көченә кермәде әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев