Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ул җырлый да, җәмәгать эше һәм яшьләр сәясәте белән дә шөгыльләнә

Бүген сәхифәбезнең кунагы «Ел студенты» муниципаль конкурсы гран-прие иясе Алена Мохова.

Уку елы дәвамында әлеге мөлаем кыз «Ел студенты» исемен йөртү хокукын яклый. Алена В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалында III курста «Хокук һәм социаль тәэмин итүне оештыру» белгечлеге буенча белем ала.


– Алена, конкурста җиңүче булгач, нинди хисләр кичергәнең турында сөйлә әле.


– Җиңү минем өчен көтелмәгән күңелле вакыйга булды, чөнки миннән кала бу исемгә берничә ла­еклы студент дәгъва иткән иде. Шул вакытта сәхнәдә мине чолгап алган хис-тойгыларны сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый, чөнки конкурста югары бүләк алу җиңел булмады. Мин күп көч куйган эшемне югары бәяләгәннәре өчен бик рәхмәтлемен.


– Җиңгәннән соң синең тормышың үзгәрдеме?


– Минем тормышым үзгәрмәде, аның каравы, чараларда ел студенты исеменә лаек булган кыз син түгелме дип еш сорый башладылар. Бу кызык. Әлбәттә, мин үз өстемдә күбрәк җаваплылык тоям: үземнең исемемә туры килергә кирәк.


– Ә укудан кала нәрсә белән шөгыльләнәсең?


– Мин җәмәгать эшен алып барам, шәһәр студентлар советы рәисе булып торам, төрле чаралар оештыруда актив ярдәм итәм. Моннан тыш, «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәтендә катнашам. Активистлар командасы белән бергә без шимбә өмәләре, санитар чистартулар үткәрәбез һәм әйләнә-тирә мохитне яклап, лекцияләр укыйбыз. Моннан тыш, Чистай муниципаль районы Советы каршында яшьләр парламентының массакүләм мәгълүмат чаралары буенча сәркатип һәм комиссия вәкиле булып торам. Биредә мин яңача ачылам, күп нәрсәгә өйрәнәм, өлкән буыннан тәҗрибә туплыйм. Минем өчен җәмәгать эшлеклесе – теләсә кайсы вакытта, кәеф яки һава торышы начар булганда, шәхси проблемалар вакытында ярдәмгә килергә әзер кеше.


– Ә син җәмәгать эшлеклеләре сафларына ничек килеп эләктең?


– Югары уку йортының беренче курсына укырга кергәч, безне үз уку йортыбызның активистлар мәктәбенә чакырдылар. Элек мин безнең шәһәрдә үз потенциалыңны ачу өчен шулкадәр мөмкинлекләр булуын белми идем. Шул вакытта мин активистлар сафларына кушылырга, үземне җәмәгать эшчәнлегенә багышларга булдым. Гомумән, мин күчмә яшьләр слетларына еш йөрим. Без бер команда гына түгел, ә зур гаиләгә әверелдек. Уртак эш безне берләштерә, яңа максатларга ирешергә илһамландыра.
Мин республика күләмендәге күп кенә чараларда катнаштым. Кагыйдә буларак, шундый очрашуларга Татарстан Президенты да килә, шуңа күрә аларга әзерләнү дулкынландыргыч һәм хәтердә гомер буена саклана. Мәсәлән, күптән түгел Казанда VIII Студентлар конгрессы булды, анда Рөстәм Миңнеханов җәмәгать оешмалары тарафыннан үткәрелгән эшнең мөһимлеген билгеләп үтте.


– Шундый актив яшәү рәвеше алып бару җиңел түгел. Синең ару, талчыгу, бушлык кебек хисләр  кичергәнең бармы?


– Күпчелек кешеләрнеке кебек минем дә кәефсез чакларым була, әмма мин үземне тәртипкә китерергә тырышам. Мин шат күңелле кеше һәм моны үз дусларыма, коллегаларыма тапшырырга тырышам.


– Ә синең дусларың актив җәмәгать эше алып баралармы?


– Дусларымның күпчелеге җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр. Аларның күбесе башка, шулай ук кызык­лы һәм файдалы эшләр белән шөгыльләнәләр. Иң яхшы дус кызларым минем белән бергә укыйлар, әмма укуда бергә үткәрелгән вакыт кына җитми. Без сәгатьләр буена сөйләшә, фикер алыша алабыз һәм бу безгә бервакытта да туйдырмый. Алар авыр вакытларга миңа ярдәм итәләр һәм чын туган кешеләремә әверелделәр.


– Син нәрсә белән мавыгасың?


– Мин мәктәптән үк вокал белән шөгыльләнәм, «Гармония» ансамблендә җырлыйм. Без күп тапкырлар муниципаль конкурслар призерлары булдык һәм югары бүләкләр алдык. Сәхнә – үзенә бер мохит, аннан башка мин тормышымны күз алдына китерә алмыйм.


– Киләчәккә синең планнарың?


– Әлегә мин киләчәктә кем буласымны әйтә алмыйм. Әмма җәмә­гать тормышын мин ташламаячакмын, башлаган эшемне дәвам итәргә җыенам. Дус-тату җәмәгатьчеләр коллективы ярдәмендә хыялларым тормышка ашты.
– Җиңел булмаган эшеңдә сиңа уңышлар телибез!

Анна БУДКИНА 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай