Ул тренер гына түгел, чын дус та иде
Һәр кешенең тормышында шәхес формалашуда төп роль уйный торган укытучы, остаз була. Күп кенә чистайлылар өчен тренер-укытучы, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Винатолий Уваровский шундый хөрмәтле кеше иде.
Винатолий Александрович үзәк тренерлар мәктәбен тәмамлаган. Ул туплы хоккей буенча «СКА» (Хабаровск шәһәре) осталары командасында, «Труд» (Чистай шәһәре) командасында уйнады, Яшел Үзәннең «Прогресс» командасының икенче тренеры һәм уенчысы булды. 1970 елда сәгать заводының физкультура завод комитеты инструкторы, аннары 17нче мәктәптә физкультура укытучысы, «Олимп» спорт мәктәбенең туплы хоккей буенча тренер-укытучысы булып эшләде.
Винатолий Александро вичның исеме күпләргә яхшы таныш, аңарда тәрбияләнүчеләр арасында танылган спортчылар, җитәкчеләр, эшмәкәрләр бар. Аңарда шөгыльләнгән һәр кеше тормышта үз юлын тапкан, сайлаган эшендә уңышка ирешкән. Винатолий Уваровский берничә ел элек вафат булса да, аңарда тәрбияләнүчеләр бүгенге көнгә кадәр үзләренең остазларын аеруча җылылык һәм хөрмәт белән искә алалар.
Ике тапкыр дөнья чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Вячеслав Рябов үз спорт эшчәнлеген аның кулы астында башлап җибәргән.
– Винатолий Александрович безнең өчен бөтен нәрсәдә үрнәк булды. Ул тренер гына түгел, чын дус та иде. Аның иң яхшы кешелек сыйфатларын үземдә дә булдырырга тырыштым. «Уваровичлар»ның барысы да (аңарда шөгыльләнгән балаларны шулай дип йөртә иделәр) лаеклы кешеләр булып үстеләр, – дип искә ала Вячеслав Рябов. – Ул минем кебек капкачы иде. Малайларның капка артында басып торганнарын, аның хәрәкәтләрен күзәткәннәрен һәм аңа охшарга тырышуларын хәтерлим. Винатолий Александрович капкачылар белән һәрвакыт индивидуаль шөгыльләнде. Саша Степанов, Саша Чичеров, Андрей Пермяков һәм башкалар – югары дәрәҗәдә уйнаган яхшы капкачылар шактый булды. Команданың кыр уенчылары белән дә тренер индивидуаль шөгыльләнде.
Винатолий Александрович белән әти-әнием дә дус иде. Беренче медальләрне яулагач, һәрвакыт бергә җыелып җиңүне билгеләп үтә идек. Ул гаилә җанлы кеше иде. Соңгы көннәренә кадәр хатынын карады.
Винатолий Уваровский Чис тайда рус хоккеен саклап калырга омтылды, туплы хоккей өчен көрәште. Ни кызганыч, заманалар үзгәрде, спортның бу төре үсеш алмады.
Винатолия Уваровский турында аның башка шәкерте, кикбоксинг буенча спорт мастеры, ТР Президенты каршындагы Федераль хезмәтнең хәрби һәм физик әзерлек буенча инструкторы Александр Чичеров сөйли.
– 1983 елның җәендә пионер лагеренда ял иттек, – ди Александр Федорович. – Бервакыт, пляжга коенырга баргач, мин бер малайның хоккей капкасын саклап басып торганын күрдем, ә башка малайлар туп кертергә тырыша иделәр. Ул капкага очучы тупларны бик җиңел кире кага иде. Шул көннән башлап мин әлеге капкачыны карау өчен еш пляжга бара идем. Малайлар аңа Овсяный дип дәшә иделәр (аны ни өчен шулай атаганнарын белмим) һәм ул Уваровскийның үзендә шөгыльләнә дия иделәр. Лагерьдан кайткач, Уваровский алып барган футбол секциясенә язылырга йөгердем.
Шул вакыттан бирле тормыш минем өчен башка мәгънәгә ия булды. Мин тренировкага бик теләп йөрдем, чөнки минем остазым Уваровский иде һәм мин теге Овсяный – Вячеслав Рябов белән бер төркемдә шөгыльләндем.
Винатолий Александрович безнең белән җентекле шөгыльләнә иде. Ул ничек дөрес егылырга, төркемдә уйнарга кирәклеген күрсәтте. Аның капкачы алымнарыннан торган бай арсеналы бар иде. Гомумән, ул искиткеч кеше иде, һәрвакыт ярдәм итә, тыңлый, киңәшләр бирә. Безнең өчен ул таләпчән, мәрхәмәтле иптәш иде. Барлык балалар да аны тыңлый һәм командаларын берсүзсез үти иделәр.
Бервакыт Татарстан чемпионатында безнең «Труд» Казан «Ракета»сы белән уйнады. Уенчыларыбызның берсе көндәш капкасына йөгереп барды, туп бәрде, әмма капкага кертә алмады һәм ачуланып сүгенде. Ул чакта Саныч, без тренерыбызга якын итеп шулай дәшә идек: «Сережка, уеннан соң минем янына керерсең әле. Мин сиңа фофанчик язармын», – дип әйтте.
Винатолий Александрович ның хезмәте югалырга мөмкин түгел. Ул спорт белән яшәде, спорт өчен борчылды һәм үзендә тәрбияләнүчеләрне
җентекле әзерләде.
Алар арасында Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов та бар.
– Башлангыч сыйныфларда укыганда, безнең 16нчы мәк тәпкә төз гәүдәле, җыйнак ир-ат килде һәм малайларга стадионда футбол һәм хоккей белән шөгыльләнергә тәкъдим итте, – ди Эдуард Рөстәм улы. – Барлык малайлар да диярлек, шул исәптән мин дә, секциягә язылдык. Винатолий Александрович минем беренче тренерым булды. Без аңарда ун ел шөгыльләндек. Минем тормышымда ул төп рольләрнең берсен уйнады.
Безнең өчен ул остаз, дус һәм әти иде. Кирәк вакытта юатырлык сүзләр таба белә, ә шуклык өчен җәзасыз калмый идек. Гаеп эш өчен башкалардан артыграк чабарга, күнегүләр ясарга туры килде. Аның кырыс һәм шул ук вакытта кайгыртучан карашыннан берни дә читтә калмады.
Винатолий Александрович бездән чын команда туплый алды. Без физик яктан гына түгел, рухи яктан да үстек. Төрле ярышларга бардык, анда танылган командалар белән уйнадык. Яшьтәшләребез урамда вакыт уздырып йөргәндә, без тренировкаларга йөгерә идек. Бездә хәтта начар гадәтләр турында уй да юк иде. Без искиткеч кеше, безне ишеткән, аңлаган педагог-тренерыбызга тартылдык.
Аның әле шундый яхшы гадәте дә бар иде – турнирлар үткәргәндә, ул үз акчасына бүләккә торт сатып ала иде. Матчтан соң без өстәл артына җыелып чәй эчә идек.
Ул катлаулы тормыш юлы узды. Ни кызганыч, олы улы бабасы белән бергә фаҗигале төстә һәлак була. Кече улы Дмитрий белән без бер сыйныфта укыдык, бер төркемдә шөгыльләндек. Мин аларда кунакта еш булдым, кайвакыт хәтта кунарга да кала идем. Винатолий Александровичның хатыны да шундый ук киң күңелле, ярдәмчел иде. Алар зыялы, үрнәк гаилә иде.
Чистайдан читтә яшәүче Винатолий Александровичта шөгыль ләнгәннәр белән элем тәгә керергә, әлеге искиткеч кеше турында мәгълүмат табарга спорт ветераннары советы рәисе Александр Оленин булышты.
– 70нче елларда Винатолий Уваровский белән «Труд» командасында туплы хоккей уйнарга туры килде, – дип искә ала Александр Григорьевич. – Ул вакытта без республикадагы гына түгел, ТАССРдан читтә дә ярышларда катнаштык. Винатолий капкачы иде, мин ярымсакчы. Тылыбызның ышанычлы кулларда булуын белә идек һәм шуңа да без, сакчылар һәм ярымсакчылар, тыныч кына алга бара алдык. Ул берничә буын лаеклы спортчылар тәрбияләде. Алар арасында барысына да таныш Олег Батыршин, Рәшит Нуруллин, Игорь Ионычев, Сергей Лортон һәм башкалар бар.
Мин физкультура һәм спорт комитеты рәисе булып эшли башлагач, ул шулай ук спорт чараларын оештыруда катнашты. 1988 елда Чистайда беренче тапкыр «Авыл егетләре» спорт уеннары үткәрелде. Ул вакытта безнең шәһәргә футбол буенча Советлар Союзының җыелма ветераннар командасы килде. Алар арасында Ильин, Чернышев, Хөсәенов, Ярцев кебек танылган спортчылар бар иде. Винатолий Александрович алар белән таныш иде.
Ул шулай ук хөкемдар буларак та актив катнашты, район ярышларында катнашучыларга мастер-класслар бирде. Әлеге искиткеч кеше, спортчы, тренер белән очрашу минем хәтеремдә мәңгегә калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев