Ул шагыйрь, фәлсәфәче һәм рәссам иде
16 сентябрьдә Лев Харитонович Мизандронцевның тууына 120 ел тулды.
Әлеге күренекле кеше турында тулырак белергә гаиләнең якын дусты Әнвәр Шәрәфетдиновның истәлекләре, шулай ук Лев Харитонович һәм танылган язучы Михаил Скороходовның хатларыннан өзекләр булыша.
Мәскәү сәнгать тарихы институтында «О логике прекрасного» дигән кулъязма буенча фикер алышу була.
««О логике прекрасного» кулъязмасы фикер алышуда катнашучылар аның белән таныша алсыннар өчен институт китапханәсендә иде. Халык аз килде – 10-12 кеше.
Лев Мизандронцев укый башлады, аны игътибар белән тыңладылар. Янәшәдә генә тыңлау аппараты булган карт утыра. Тыңлый һәм һәрвакыт елмая... Укуга ике сәгатьтән артык вакыт китте, тәнәфестән соң фикер алышу башланды. Беренче булып карт сүз сорады.
Бу аяз көндә күк күкрәүгә тиң:
– Бөек хезмәтегез өчен сезнең алда баш иям…
Фикер алышуда катнашучыларның барысы да китапны нәшер итү яклы булуларын белдерделәр».
Киләсе елның җәендә Мизандронцев миңа Сәнгать тарихы институтыннан кире кайтарылган үз язмасының кулъязмасын күрсәтте. Бит кырыенда кызыл карандаш белән язылган ике сорау билгесе тора. Эш шуның белән тәмамланды», – дип яза Михаил Скороходов үзенең «На черном скакуне» әсәрендә.
«Мин Кеплерның өченче законын белгәч, нинди тирән дулкынлану кичерүемне хәтерлим. Бу өлкәләрнең серле гармониясенә үтеп керүдән күпме шатлык, горурлык, соклану булды. Ә миңа 15 яшь иде», – дип яза Лев Харитонович, Кеплер законы турында фикер йөртеп.
Үз укучыларына хатларда ул шулай ук нинди дә булса яңалыкны белү, төрле фәннәрне өйрәнү өчен үз киңәшләрен бирде:
«Ятларга кирәк түгел! Әмма бер үк мәсьәлә буенча төрле авторларны уку истә калдыруны җиңеләйтәчәк. Әгәр сезнең, мәсәлән, борынгы Рим тарихын өйрәнәсегез килсә, Тита Ливия, Тацит, Дион Кассия, Светония, Плутарх, Полибия, Моммзен, Гиббон, Гиро, Буасье һәм башкаларны укыгыз. Сез берьюлы берничә куянны атачаксыз: Рим тарихы турында төрле фикерләр белән танышачаксыз, аерым вакыйгаларны истә калдыруны җиңеләйтәчәксез. Бәлки, минем киңәшләрем артык та булыр, ләкин мин чын күңелемнән, дусларча киңәш итәм».
Лев Мизандронцевның нинди укытучы, остаз һәм дус булуы, аларның беренче очрашуы, ирле-хатынлы Мизандронцевлар компаниясендә үткәрелгән кичләр турында Әнвәр Шәрәфетдинов сөйләде.
«Чистай шәһәре. 1967 елның 4 ноябре, 17 сәгать. Бу ел фасылына хас һава торышы. Шактый җылы, вак кына яңгыр сибәли. Һава торышына карап киенеп, «Советская» кунакханәсенә кадәр йөреп керергә чыктым, анда яшьләр сатира театры җитәкчесе Бродацкий Женя яши иде.
Ул шәһәрнең гаҗәеп кызыклы кешесе Лев Харитонович Мизандронцевка барырга тәкъдим итте. Бик кечкенә фатирга кердек. Караватларда, идәндә һәм мичтә ундүрт песи уңайлы урнашкан. Галина Викторовна чәйнек тотып, кухняга кереп китте. Без исәнләштек, шуннан соң Женя мине таныштырды.
Күпмедер вакыттан соң чәй әзер булды һәм пыяла стаканнарга агызылды. Лев Харитоновичның шигырен беренче тапкыр мин кечкенә генә фатирында үзеннән ишеттем:
От всех болезней чай полезней,
Ликуй, натура, смертям конец,
Микстура – дура.
Чай – молодец.
Шикәр белән хуш исле чәй эчкән арада, хуҗалар гел «Прибой» папиросын тартып утырдылар. Женя Бродацкий хуҗалар белән сөйләште, ә мин зур игътибар белән тыңлап утырдым. Шулай ике яки өч сәгать сизелмичә дә үтеп китте. Өйгә җыена башладык. Саубуллашканда Галина Викторовна һәм Лев Харитонович миңа Бродацкийдан башка да килергә тәкъдим иттеләр.
Ничек кыюлыгым җиткәндер, әмма мин икенче көнне үзем генә бардым. Лев Харитонович мине яраткан урындыгында папирос тартып утырган килеш каршы алды. Галина Викторовна чәйнек куярга тотынды.
1970 елның 30 августына кадәр, ягъни өч елга якын вакыт аралыгында шулай көн саен килә башладым.
Лев Харитонович үзенең истәлекләрендә Николай Гумилевның шигырьләренә берничә тапкыр әйләнеп кайта, ул аларны яттан белә, сокланып, яратып укый. Шушы искиткеч шигырьләр аны гомер буе озата бара.
Кичләрнең берсендә Лев Харитонович миңа шигырьләрне яттан өйрәнергә тәкъдим итте, шуннан соң миңа чиста кәгазь бите бирде, мин язам, ә ул яттан укый иде. Өйрәнгән беренче
шигырьләрнең берсе – Николай Гумилевның «Орел» шигыре иде. Икенче көнне мин фатирга керә, исәнләшә идем һәм табуретка басып шигырь сөйли идем.
1968 елның матур июнь кичләренең берсендә, без тыныч кына нык пешкән хуш исле чәй эчкәндә, Лев Харитонович миңа математика белән шөгыльләнергә тәкъдим итте.
Мин баш тарта башладым, әмма минем баш тартуыма карамастан, ул математика, танылган математиклар турында җентекләп сөйли башлады, ә аннары үз урыныннан торып, китап киштәләренә якын килеп, математика буенча күнегүләр җыентыгы эзләргә кереште.
Мин көн саен Мизандронцевларда берничә сәгать шөгыльләндем, ә аннары – берничә сәгать өйдә. Мин атна буе математика һәм физика өйрәндем, шул исәптән ял көннәрендә дә.
Ә институтка укырга кергәндә кирәк булган өченче фән – әдәбият һәм рус теле (инша) иде. Әдәбият буенча мин инде икенче ел шөгыльләндем. Бу кызыклы кешеләр белән даими әңгәмәләр алып бардым, алар үзләренең шигырьләрен, хикәяләрен укыдылар. Лев Харитонович шулай ук үз шигырьләрен укыды.
Һәр көнне кичке унбердә Галина Викторовна китапны кычкырып укыды, ә мин һәм Лев Харитонович игътибар белән тыңладык. Уку төнге уникегә кадәр дәвам итте, шуннан соң мин өйгә кайтып китә идем. Галина Викторовна йокларга ята иде, ә Лев Харитонович иртәнге дүрт-бишкә кадәр әдәби эшләр белән шөгыльләнә. Тиздән Галина Викторовна уку эстафетасын миңа тапшырды, ә хуҗалар игътибар белән тыңладылар…
Берничә елдан соң, Мари Республикасында эшләгәндә, 1980 елның май ахырында Чистайдан телеграмма алдым. Анда 20 май көнне Галина Викторовнаның вафат булуы турында хәбәр ителә иде.
Мин Чистайга кайттым. Кайтуга шунда ук Мизандронцев янына бардым, ә анда капкадан кергәндә һәм ишегалдында хушлашырга килгән якыннары һәм танышлары басып тора иде инде. Галина Викторовнаны югары базар янындагы иске зиратта җирләделәр.
Икенче көнне мин иртәрәк килдем. Әйберләр, китаплар, кулъязмаларны капчыкларга җыя башладык, йөк машинасын чакыртып, пристаньга илттек, анда Әстерханга җибәрү өчен контейнерга төяделәр…
1980 елның август башында мин ял алдым һәм гаиләм белән без Чистайга юл тоттык. Кайтуга минем өчен шундый якын булган ишегалдына ашыктым. Күршеләрем Лев Харитоновичның Әстерханнан кайтуын һәм күршесе Толя Ямковта яшәвен хәбәр иттеләр. Мин тагын бер кат күрешү мөмкинлегенә бик шатландым.
Очрашуга шат булуыма карамастан, мин Лев Харитоновичның күңелсез һәм моңсу хәлдә булуын күрдем. Лев Харитоновичны шәһәр буйлап йөрергә, әнием, хатыным Нина һәм кызым Олечка янына кунакка керергә чакырдым.
Без төшке аш ашадык, шуннан соң Лев Харитоновичны диванга ял итәргә яткыздык. Берничә сәгатьтән соң, чәй эчкәч, урамга чыктык, аннары Лев Харитоновичны Ямковларга озатып куйдык. Бу Лев Харитонович белән безнең соңгы очрашуыбыз булды.
1980 елның сентябрендә Лев Харитонович Әстерханга әйләнеп кайта, без аның белән соңгы көннәренә кадәр хатлар языштык. 1981 елның 27 ноябрендә ул вафат була.
2005 елның маенда ял алып мин Лев Харитоновичның туган ягына Әстерхан шәһәренә киттем. Лев Харитоновичның улы Федор Львович һәм аның хатыны Алиса Федоровна мине бик яхшы кабул иттеләр. Икенче көнне Лев Харитонович җирләнгән иске ябык зиратка бардым.
Китәр алдыннан мин Алиса Федоровна белән Лев Харитонович әсәрләренең кулъязмалары (шигырьләр җыентыгы, «История необыкновенных перьев» фантастик романы, «О логике прекрасного» фәлсәфи хезмәте) турында сөйләштем. Әмма мин бүләккә ала алган бердәнбер әйбер – ике нөсхәдә шигырьләр җыентыгының кулъязмасы булды. Ә башка кулъязмаларның, Алиса Федоровна сүзләренә караганда, кайда булуы билгеле түгел.
2005 елның августында Лев Харитоновичның шигырьләре Мари китап нәшриятында басылып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев