Почтарь, хат ташучы, почтальон... Төрле вакытларда хат, посылка һәм телеграмма таратучыларны шулай атаганнар.
Заманалар, атамалар үзгәрсә дә, бер нәрсә үзгәрешсез кала – үзләрен шушы һөнәргә багышлаган тугры һәм җаваплы кешеләр ярдәмендә почта һәрвакыт үз адресатын таба.
Якшәмбе көнне, 8 июльдә почта хезмәткәрләре үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. 1994 елдан бирле ул РФ Президенты боерыгы белән рәсми рәвештә ныгытылган.
Безнең көннәрдә почта хезмәткәрләренең эше, берничә дистә еллар элек булганнар белән чагыштырганда, бераз җиңелрәктер. Әмма әлеге һөнәр шактый катлаулы, түземлек, сабырлык һәм кешеләргә игътибарлы булуны таләп итә.
Мин хат ташучының эш көне ничек узуы белән кызыксындым һәм бу хакта әлеге һөнәр иясе Вера Миронова белән сөйләшергә булдым.
Менә инде 42 ел Вера Николаевна чистайлыларга газета-журналлар, заказлы хатлар һәм дөньяның төрле почмакларында булган якын кешеләреннән яхшы хәбәрләр җиткерә. Һөнәргә мәхәббәтне аңа шулай ук почтада хезмәт иткән әтисе уята.
– Минем яңа гына мәктәпне тәмамлаган вакытым, алга таба кая барырга белмичә йөргән чагым. Башта уйладым, икеләндем, ә аннары күршеләр дә үгетләгәч, вакытлыча гына эшләп карарга уйладым һәм менә 42 ел шушы эштә узып та киткән, – дип елмаеп сөйли Вера Николаевна. – Ун ел газеталарны сортлауда эшләдем, ә аннары хат ташучыга күчтем. Шулай биредә калдым да. Бу эш миңа күбрәк тә ошый әле. Кешеләр белән аралашуны берни алыштыра алмый.
Хат ташучының эш көне иртәнге сигездә адреслар буенча газеталарны, хатларны аерудан башлана. Барлык газета-журналлар аерып куелгач, Вера Миронова сумкасын җилкәсенә асып, аларны адреслар буенча тарату өчен үз участогына чыгып китә.
Ул почтаны Учхоз поселогында, актовокзал, «Вектор» радиокомпаниясе районнарында тарата. Бер көндә аңа меңәрләгән клиентны йөреп чыгарга туры килә. Һәр йортта, һәр фатирда яшәүчене ул исемләп белә.
– Мин күнектем инде, ә яңа кеше килсә, авыр да була. Яшьләр бу эштә озак тоткарланмыйлар. Иң ныклар, түземнәр генә кала, – дип билгеләп үтә хатын-кыз. – Өстәвенә, эт талау очраклары хат ташучы хезмәтен катлауландыра. Һава торышы нинди булуга карамастан, эссеме, күз ачмаслык буранмы – барысына да түзә алам, ә менә этләрдән бик куркам. Хәер, төрле кешеләр очрый, әмма бәхеткә минем участогымда яхшы, ачык күңелле кешеләр яши.
Хат ташучы һөнәре чыннан да куркыныч. Вера Николаевнага этләр ташлануны берничә тапкыр кичерергә туры килгән. Әлеге күңелсез очрашулардан соң аның кулларында һәм аякларында тирән яралар калган, әмма үз эшен ул ташламаган һәм сайлаган һөнәренә мәхәббәтне югалтмаган.
– Түземсезлек белән көткән хатны яки котлау открыткасын тапшырганда, кешеләрнең бәхетле күзләрен һәм елмаюлы йөзләрен күргәндә үзем дә сөенәм, – ди Вера Николаевна. – Ә безнең арабызда өлкән, ялгыз кешеләр күпме?! Алар аралашуга мохтаҗ, алар өчен хат ташучының килүе – бәйрәм! Еш кына вакыт кысан булса да, алар белән сөйләшеп утыра алам, аларның сөйләшергә теләүләрен, күңелләрендә җыелганнардан бушанасылары килүен яхшы аңлыйм. Ничәмә-ничә еллар эчендә күп кешеләргә якын килү юлын таптым, мөгаен, шуңадыр хат ташучы - һәр йортта көтеп алынган кунак.
Вера Миронованың хезмәт юлында төрле очраклар һәм хәлләр була: ашыгыч ярдәм чакыртып, өлкән кешеләрнең гомерләрен саклап калырга, я хат ташучы сумкасына ия булырга теләгән башы томаланган яшьләрдән дә сакланырга туры килә аңа. Әлеге ханымның һәр көне вакыйгаларга бай.
– Мин инде биш ел лаеклы ялда. Бер ел эшләрмен дә китәрмен дип уйлаган идем. Әмма өйдә кул кушырып утырасым килми, кешеләр белән көн саен аралашырга күнеккәнмен. Минем участогым катлаулы, әмма башкасында эшлисем килми. Эшкә килгәч, авырулар турында да онытасың. Өстәвенә, минем ике балам һәм өч оныгым бар, алар өчен һәрвакыт яшь һәм актив булып каласым килә, - дип уртаклашты әңгәмәдәшем.
Уңышлар сезгә, Вера Николаевна! Сезнең юлыгызда ярдәмчел һәм мәрхәмәтле кешеләр генә очрасын, ә күңелсезлекләр сезне урап узсыннар!
Ә почта хезмәткәрләренә сәламәтлек, сабырлык һәм мул тормыш телим!
Нет комментариев