Ул кешеләргә яктылык өләште
Аның безнең арадан китүенә әле һаман ышанып булмый. Тормышны, кешеләрне өзелеп яратучы Рифкать Гәрәйхан улы һаман безнең арада кебек...
Явызлыкны җиңик, дисәк,
Елмаеп яшик әле.
Кешеләргә, жәлләмичә,
Бәхет өләшик әле!
Тирә-юньгә гел җылылык
Сирпеп торсын күз нурың!
Очраган һәр кешегә.
Йөрәгеңдә тап урын!
Йөрәгеңне биктә тоткан
Алып ташла йозакны!
Кулларын кысып сәламлә,
Дустыңмы ул, чит затмы!
Рифкать абый нәкъ менә шигы рен дәге сыман ачык йөзле, мөлаем кеше булды.
Ул 1957 елның 2 гыйнварында Татарстан АССРның Мөслим районы Кырынтау авылында колхозчылар гаиләсендә туган. Әти-әнисе гомер буе авылда гомер иткәннәр. Әтисе сугыш елларында дүрт кенә сыйныф белем алырга өлгерә. Ат караучы, көтүче, терлекче булып эшли. Әнисе төрле эштә эшләгән.
Җиде яше тулгач, барлык яшьтәшләре белән мәктәпкә бара ул. 5 сыйныфка кадәр авыл мәктәбендә белем алган, 1969 елдан укуын Лаешта урнашкан сукыр һәм начар күрүче балалар өчен махсус интернат-мәктәптә дәвам иткән. «Алты ел дәверендә бу бина минем туган йортым булды. Монда мин барлык фәннәрдән дә төпле белем алдым, физик яктан чыныктым, шәхес буларак формалаштым, хәзерге көнгәчә аралашып торган дусларым белән таныштым», – дип искә ала иде Рифкать Гәрәйхан улы ул елларны.
1975 елда мәктәпне бары бер «дүрт легә» генә тәмамлый, анысы да физкультурадан булган. Аннан соң Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кергән. 1979 елда математика укытучысы дипломы алып Әлмәт шәһәрендәге сукырлар кичке мәктәбендә (хәзер ул Республика сукырлар һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәге дип атала) эшчәнлеген башлап җибәргән. Анда өч ел эшләгәннән соң, 1982 елда Мәскәү өлкәсендәге Быково поселогында урнашкан Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җитәкчеләре һәм белгечләре квалификациясен күтәрү институтына укырга кергән. Унбер айдан соң Чистай шәһәрендә урнашкан сукырлар өчен уку-өйрәтү предприятиесендә директорның тәрбия эше буенча урынбасары булып эшли башлаган. 1986 елда аны Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай территориаль башлангыч оешмасы рәисе итеп сайлаганнар. Бүгенгесе көнгә кадәр ул шул эштә эшләде. «Утыз биш ел гомеремне күрмәүчеләргә багышлавыма мин бер дә үкенмим, үз вакытында язмышым мине дөрес юлдан алып киткәненә шикләнмим. Шигырьләрне 1999 елда яза башладым. Ул вакытта әһәмиятле тоелган темаларга берничә такмак, ә инде 2000-2002 елларда спорт бәйгеләренә багышлап такмаклар яздым. Бу шөгыль миңа бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды тоелды, шигырьләр аша үземнең эчке кичерешләремне, шәхси омтылышларымны төгәлрәк чагылдыра алырмын кебек тоелды», – дигән иде ярым җитди ярым шаярту белән.
Рифкать Гәрәйхан улы ун китап авторы. Ул рус телендә иҗат итсә дә, туган телендә язу теләге дә көчле була. 2018 елда «Ашыкмыйча гына алга атлыйм» дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Күп еллар инде Чистай үзәк китапханәсе каршында эшләп торган «Ступени» һәм «Энҗеләр» әдәби түгәрәкләрендә актив катнашты. 2012 елда Чистай муниципаль районының Кояш Тимбикова исемендәге әдәби премиясенә лаек булды. Күп мәртәбә күрмәүчеләр арасында уздырылган һәвәскәр шагыйрьләр арасында җиңү яулады. 2005 елда Удмуртиядәге Глазов шәһәрендә һәм 2009 елда Ульяновск шәһәрендә өченче урын алды, ә 2007 елда Пермьда беренче урынга лаек булды. Иҗат эшеннән тыш Рифкать абый спорт белән шөгыльләнде. Шуның белән беррәттән талантлы биюче дә булды.Россия күләмендә уздырылган бию бәйгеләрендә күп тапкырлар җиңү яулап кайттылар.
Шушы көнгәчә эшләде, иҗатын актив рәвештә дәвам итте, еш кына өлкәннәр һәм балалар алдында чыгышлар ясады. Шәһәребезнең генә түгел республикабызның, илебезнең башка өлкәләрнең дә көтеп алган кунагы булды ул. «Яшьләр алдындагы чыгышларымны бик мөһим эш дип саныйм, чөнки без, өлкән яшьтәге кешеләр, тормыш тәҗрибәбезне кызганмыйча балаларда туган илебезгә, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә тугрылык сыйфатлары тәрбияләргә тиеш. Еллар үтә торган саен мин үземдә яңа мөмкинчелекләр ачам. Тормыш юлым, казанышларым физик мөмкинчелекләре чикләнгән барлык кешеләргә дә үрнәк булып, аларга рухи көч бирер, дип өметләнәм», – дип әйткән иде ул.
Тормышта без аны гел ачык йөзле, шат күңелле, тырыш, бик тә җаваплы, ярдәмчел кеше буларак күрдек.
Салкын җилдә сүнә икән
Ялкынлап янган шәм дә.
Үз халкымнан аерылдым,
Янәшә яшәсәм дә, – дип язган ул бер шигырендә. Якты дөньялардан китсә дә, Рифкать Гәрәйхан улы Гардеев үзеннән соң халкына якты хатирәләр, җылылык калдырып китте. Аның белән булган төрле кызыклы очрашулар, хатирәләр барыбызның да йөрәкләрендә озак сак ланыр.
Розалия Шәйхетдинова, «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев