Ул гомере буе көтеп яшәде
Әбием сугышка алынган бабамны күрергә дип җәяүләп Казанга хәтле бара, башкалар кебек үк тизрәк җиңү килсен өчен бар көчен куя
Халык күңеленә мәңге уелмаслык эз калдырып киткән вакыйгалар, көннәр була. Алар буыннар, заманалар алмашыну белән дә онытылмыйлар, ә киресенчә бездән ераклаша, тарих тирәнлегенә китә барган саен, аларның кешеләр, халыклар язмышына булган тәэсире һаман ачыграк, калкурак күренә башлый.
Кешелекнең иң явыз дошманы немец фашистларына каршы Бөек Ватан сугышында җиңеп чыккан көнебез 1945 елның 9 мае нәкъ шундый көннәрнең берсе.
Быел без, Бөек җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм иткәндә, илебезнең азатлыгы өчен изге көрәштә корбан булганнарның якты истәлеге каршында баш иябез. Андый корбаннар санап кына бетерерлек түгел. Никадәр өзелгән өметләр, була алмый калган туйлар, дөньяга килми калган балалар, күз яшьләре! Күбесе тормышларын яңа гына башлап тол калган солдат хатыннары өметләрен өзмичә сугышта үлгән ирләрен көтәләр. Бу хакта аларның ирләреннән килгән хатларны кадерләп саклаулары, аларга атап язылган, яисә телдән чыгарылган җырлары сөйли.
Әбием сөйләгәннәрдән...
Нинди матур тыныч иртә.Иртәнге табигать тирән йокыда әле. Тик ара-тирә генә тар-тар кычкыра. Кояш та, йокысыннан уянасы килмәгән сабый сыман, бик акрын гына ерак урманнар артыннан күтәрелә. Авылыбыздан өч кеше ике ат җигеп 21 июнь көнне таң алдыннан Аксубай якларына юл тоталар. Иртә таңнан юлга чыкмасаң, ярминкәгә өлгерә алмыйсың. Ничек тә яхшырак, затлырак әйберләрне ипигә алыштырасы иде. Ул өч кешенең берсе минем әбием Гандәлип Җаббарова була. Бу юлы бер генә дә барасы килми, нигәдер аның күңеле тыныч түгел. Тик бармыйча да узмый, ашарга ипи кирәк.
Менә алар өчәү Аксубайга килеп җитәләр. Базарның иң кызган чагы була монда. Кешеләр үзара бер-берсе белән әйберләр алышалар. Кемгә ипи, кемгә кием-салым, кемгә нәрсә кирәк, барысы да бар монда. Барыбер алып килгән әйберләр сатылып бетми, чәй, шикәр, ипи дә аз юнәлтәләр һәм икенче көнне Утыз Имәнлегә юл тоталар. Барып керсәләр, ни гаҗәп, элек гөрләп торган базар мәйданчыгында беркем дә юк. Тик кая карама, урамда кешеләр елаша. Кемнәрнедер каядыр озаталар. Саубуллашу, елашу... Утыз Имәнледә «сугыш» дигән җан өшеткеч хәбәрне ишетә Гандәлип әби. Менә ни өчен аның юлга чыгарга күңеле тартмаган икән... Ирексездән күзенә кайнар яшьләр килеп тула. Кайтканда алар өчесе дә юл буена елап кайталар. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, чиләкләп яңгыр коя башлый. Алар бик ашыгып кайтсалар да, барыбер өлгерә алмыйлар. Гандәлип әбинең ире Баһман бабай да 22 июньдә иртә белән сугышка алына. Гандәлип әбиләр төштән соң гына кайтып җитәләр. «Өйгә кайтып керсәм, катып калдым, өйдә ике бала гына утыра», – дип коточкыч вакытны искә ала ул.
Гандәлип әби озак уйлап тормый, әйберләрен җыя да җәяү Чистайга чыгып китә. Аның уенда ничек тә ире Баһманны күреп саубуллашу, аңа үз кулы белән юлга күчтәнәчләрне бирү була. Иртән хәрби комиссариатка килеп җитә. Тик берәүне дә кертмиләр. Ул йортка керә һәм ни хикмәт, ире белән очраша. (Аллаһы Тәгалә язгандыр инде диеп искә ала иде). Пристаньга кадәр янәшә бергә баралар. Пороход күздән югалганчы озатып кала. Озаткандагы авырлыкларны сүз белән сөйләп бетерерлекме соң? «Күземне йомсам, дөнья әйләнә, күземне ачсам, күз алларым караңгылана», – дип искә ала иде Гандәлип әби. Әмма бу аларның соңгы саубуллашулары булмый әле. Үзенең әрсезлеге белән аңа соңгы тапкыр ире белән күрешергә насыйп була.
Баһман бабай 1-2 ай Казанда өйрәнүдә була. Хат белән адрес килгәч, Гандәлип апа озак уйлап тормыйча төенчеген төенләп, тагын юлга чыга. Казанда да алар уйламаганда очрашалар. 11 километрлы солдатлар торагын йөреп чыгып күрешүдән өметен өзеп кайту юлына борылганда Баһман абыйга охшаган бер кешене очрата ул. «Дәшсәм ят кеше булмасмы икән диеп, артыннан бераз бардым. Акрын гына ике тапкыр дәштем һәм ул Баһман булып чыкты», – ди. Шунда бер сәгать сөйләшеп торалар. Аннары озак та тормый Баһман бабайларны сугышка озаталар.
Хатларында ул «балаларны ташлама, минем өчен борчылма» дип яза. Ә соңгы хаты Смоленскидан килә. Ул аны сугышка керер алдыннан бик ашыгып кына язган була.
«Гандәлип, минем бу хатымны танып укый да алмассың инде, аяк өстеннән генә үземнең сугышка кергәнемне белгертер өчен язам. Башка яза алмасам, бәхил бул. Балаларны исән-сау үстер, үзең нык бул», – дигән юллар була анда.
Берәр айдан Баһман бабайдан «хәбәрсез югалды» дигән язу килә. Менә шул көннән башлап толлык, ятимлек башлана.Нибары җиде ел ир белән торып, 24 яшеннән берсеннән-берсе кечкенә ике бала кочаклап ялгыз кала. Берсен –берсе сөешеп кенә яшәр вакытта сугыш бу гаиләне дә җимерә. Яшь тол хатынның иңнәре ни генә күтәрми. Нәфис куллар авыр ирләр эше эшләп тупаслана. Әмма эшләми булмый. Беренчедән, Гандәлип әби өстендә ач-ялангач диярлек дүрт кешелек гаилә, икенчедән, фашист илбасарларын җиңү өчен эшләргә кирәк була.
Авыр, бик авыр була ул елларда хатын – кызларга. Алар һәрчак җиңү киләчәгенә өметләнеп яшиләр. Шул ук вакытта сугыштагы ирләренең күңелләрен күтәрерлек, җиңүгә дәртләндерерлек итеп хатлар язып торалар. Үзләренең авызларыннан өзеп булса да, бәрәңге, сохари киптереп, посылкалар җибәрәләр. Гаиләдә ике бала, карт әни булуга карамастан, әбием дә боларның барысында да катнаша. Ул берничә ел бригадир булып эшли. Урман кисә, язгы пычракларны ерып, күпме тапкырлар районнан орлык алып кайта (кул чанасы белән).
Хатын-кызларның, бала-чага, карт-корыларның тырышлыклары бушка булмый, дошман җиңелә. Ниһаять, кайгы болытларын таратып җиңү көне килә. Әмма сугыш бетсә дә, аларга тол һәм ятимлек исеме ияреп кала. Бу исемнәрне күтәрер өчен генә дә күпме көч һәм сабырлык кирәк бит. Тол һәм ятимнәрнең күпме күз яшьләре түгелгән. Аларның күз яшьләрен бергә җыйсаң, зур бер күл хасил булыр иде.
Нинди олы җанлы кешеләр сез, әби-апалар, нинди нечкә күңеллеләр сез! Их, җиңеләйтәсе иде сезнең дә язмышны..
Сугыш беткәнгә 78 ел вакыт үтсә дә, хәбәрсез югалды дип хәбәр килсә дә, тол хатыннарның күзләре һаман юлда, менә-менә сөйгән ирләре кайтып керер төсле тоела... Һәм алар үзләрнең яшьли бергә кушылган тормыш иптәшләренә үлгәнче тугрылыклы булып калалар.
Көтә ана, аның чәчләрендә чал:
Көмеш микән, әллә кар микән?!
Үлгәннәргә җирдә һәйкәлләр бар,
Көткәннәргә һәйкәл бар микән?!
Айгөл Һадиева, Чистай шәһәренең 2 нче филиал китапханәсе методисты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев