Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ул гомер юлы буйлап салмак кына атлады

Күрмәүче шагыйрь Рифкать Гардиевне искә алу кичәсе булды.

«Ул гомер юлы буйлап салмак кына атлады» – үзәк китапханәнең уку залында шул исемдәге әдәби очрашу узды. Ул күрмәүче шагыйрь Рифкать Гардиев истәлегенә багышланды.

Җәмәгатьче, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай бүлеге рәисе, шигъри җыентыклар авторы, төрле әдәби премияләр һәм башка иҗади конкурслар лауреаты 2021 елның октябрендә вафат булды. Аны искә алу кичәсенә «Ступени» һәм «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе әгъзалары, Рифкать Гәрәйхан улының дуслары, аның иҗатын сөючеләр килде. Бу көнне китапханәдә Рифкать абыйның шигырьләре һәм аңа багышланган шигъри әсәрләр яңгырады, фотосурәтләр күрсәтелде, чарада катнашучылар аның турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.

– Мин аның авторлык китапларын, битләре уртак эшчәнлек турында сөйләүче альбомнарын, төрле сәбәпләр белән өемдә калган грамоталарын алып килдем. Концертлардан соң Рифкать сумкаларны алып кайтырга булыша иде, ә грамоталар турында: «Аннары алып китәрмен», – дип әйтә иде. Болар – 2020 елда күрмәүчеләр арасында үткәрелгән «Җиңү солдатлары» Россия бәйгесендә җиңүчеләрнең алтын медальләре, берсен үземә калдырдым. Менә Нина Степановна Харитонова турында «В ее окне по вечерам горел огонь» дигән китап. Ә бит ул күрмәсә дә сөйли торган программа буенча 20дән артык текст җыйды, китап чыгару өстендә эшләүче башка сигез мөхәррир арасында аңа төзәтмәләр кертергә булышты, – диде Рифкать Гардиевнең якын дусты Валентина Солдатова.

Валентина Георгиевна билгеләп үткәнчә, барлык материал, шул исәптән берничә сәхнә костюмы да, Рифкать Гәрәйхан улының кече ватанына – Мөслим районына тапшырылачак.

Чистайлылар Рифкать Гардиевне талантлы шагыйрь буларак кына түгел, ә тирә-юньдәгеләргә бетмәс-төкәнмәс энергия биргән актив, тормыш сөючән кеше буларак та хәтерлиләр. Ул куелган максатларга ирешүдә максатчанлык һәм үҗәтлекнең лаеклы үрнәге иде.

Биографик белешмә

Рифкать Гардиев 1957 елның гыйнварында Мөслим районының Кырын Тау авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Ул күрү буенча инвалид. 12 яшендә Лаешның сукыр һәм начар ишетүче балалар өчен интернат-мәктәбе укучысы була. 11 сыйныфны бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Ә 1979 елда Казан педагогия институтының физика-математика факультеты дипломы ала. Хезмәт юлын Әлмәттә кичке сукырлар мәктәбендә укытучы булып башлый, соңрак укыту-консультация пунктында укыта. Ә 1982 елда үзенең язмышын Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте белән бәйли, 1983 елда Быковода (Мәскәү өлкәсе) Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җитәкче хезмәткәрләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү институтын тәмамлый. Чистайга 1983 елда юллама буенча килә. 1986 елга кадәр Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең укыту-җитештерү предприятиесенең тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшли. Шул ук елны Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге рәисе итеп сайлана. Хатыны Ольга Ивановна белән өч бала үстергәннәр.

                  * * *
Салмак кына aлга таба атлыйм,
Ашыгырлык булса да рәтем.
Бу дөньяның тәмен белеп яшим,
һәр мизгелнең тоеп рәхәтен!

Игътибарсыз гайбәт сүзенә мин,
Йокмый миңа аның карасы!
Күрелгәндер иңде күрәчәгем,
Алынгандыр инде аласым.

Җиңелүләр булды, ә шулай да
Җиңү мизгелләре күбрәк!
Җиңелүләр, җиңүләр дә истә,
Бәлки шуңа сыкрыйдыр йөрәк...
Йөрәгемдә гарасат
Бер көн шулай кузгалды бит
Йөрәгемдә гарасат
Аяз көндә яшен кебек, -
Әйтүе генү ансат!

Җил-давылга көчем җитми,
Бармый бернинди эшем.
Җәзалыймы, бүләклиме,
Белмим инде, язмышым!

Күкрәп килгән болытларга,
Нишлим соң, сөенимме?
Карт сөякләр туңмасын дип,
Җылырак киенимме?

Хыял канатларын кагып,
Күкләргә очмас өчен,
Хисләремне богауларлык
Табылыр микән көчем?

Ышансагыз, ышанырсыз,
Чынын әйтәсем килә:
Шагыйрь өчен бик кирәк ул,
Йөрәктәге зилзилә!

Җил-давыллар төчелекне,
Күңелсезлекне куа!
Ихлас хисләргә ияреп,
Шигырь юллары туа!

Күз яшьләрең

Гомер буе эшләдең син
Ару-талуны белми.
Елаганыңны күрдем бер,
Бүтән күрәсем килми.

Мөлдерәмә булды шулчак
Төпсез кара күзләрең.
Күз яшендә - җан ачысы,
Ачы нәфрәт сүзләрең.

Елавыңда ишетелде

Сыкравың һәм әрнүең,
Кемгәдер шелтә белдереп,
Кемнедер кичерүең.

Сиздем шулчак йөрәгеңнең
Көчсезлеген һәм көчен.
Ниләр генә эшлим икән
Сине юатыр өчен?

Төпсез кара күзләреңнең
Күргәндәй булдым төбен.
Синнән гафу үтендем мин,
Булмаса да гаебем.

Әнкәй белән саубуллашу

Саумы, Мөслим, сиңа кайттым эле,
Боз астыңда ага моңсу Ык.
Ике малай, өч кыз бала бергә,
Әнкәй, тагын сиңа җыелдык.

Артта калды күптән балачаклар,
Үтеп китте еллар һәм айлар.
Сыйныфташлар, дуслар, яшьтәшләрем
Иңде күптән әби-бабайлар.

Күңелем белән ләкин һаман яшь мин,
Хәтер чишмәм әле кипмәде.
Мич түрендә хәзер пешеп чыгар
Әнкәй салган авыл икмәге.

Кояш баеп килә, көтү кайта,
Сыерыбыз төртә мөгезен
Җилкапкага. Ул да таный, белә,
Якын итә туган нигезен.

Җәйләр, көзләр үтте, кышлар җитте,
Карлар басты авыл зиратын.
Бакыйлыкка кем алдарак китәр –
Алла гына белә чиратын.

Әнкәй иңде гүр иясе булды,
Ашыккандыр әткәй янына...
Әнкәбезнең истәлеге булып
Күктә яңа йолдыз кабына.

Әтием белән сөйләшү

Әкрен генә әйтте миңа әткәй,
Салмак кына чыкты тавышы:
«Тормышның бар чәчәк аткан язы,
Ямьле җәе, көзе һәм кышы».

Күптән инде үзем әти булдым,
Ләкин һаман истә ул сүзләр.
Язларым да, җәй дә үтеп китте,
Якынлашты минем дә көзләр.

Әтиемне бик еш искә алам,
Сөйләшкәнбез кебек тик кичә.
Чебешләрне көздән саныйк әле,
Ясап карыйк әле нәтиҗә.

Кеше арасында ким-хур булып,
Көлке хәлгә калып йөрмәдем.
Үз хезмәтем белән гомер итеп,
Бурычларны төгәл түләдем.
Үсеп җитә инде балаларым,
Әткәй, алар синең дәвамың.
Ләкин сагынып искә алмас алар
Чирәм баскан авыл урамын.

Кала урамыңда таш җәелгән,
Зәгыйфь үлән ташлар аралаш.
Тик булмасын иде балаларда
Йөрәк урынында салкын таш!

               * * *
Явызлыкны җиңик дисәк,
Елмаеп яшик әле.
Кешеләргә жәлләмичә,
Бәхет өләшик әле!

Тирә-юньгә гел җылылык
Сирпеп торсын күз нурың!
Очраган һәр кешегә
Йөрәгеңдә тап урын!

Хезмәт хакы таләп итмә
Кылган изге эшеңә!
Куанычлы, хәләл байлык
Килә юмарт кешегә!

Йөрәгеңне биктә тоткан
Алып ташла йозакны!
Кулларын кысып сәламлә,
Дустыңмы ул, чит затмы.

Анысы юк дип, монысы юк дип,
Зарланмыйкчы юк-барга.
Кеше булып кала белсен
Ярлылар да, байлар да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев