Ул дәвалап кына калмый, илһамландыра да: елмаю бүләк итүче табиб тарихы
19 февральдә, изге Рамазан аеның беренче көнендә, чистайлылар кабат дулкынландыргыч хәйрия акциясенең шаһитлары булдылар
Шәһәрдә билгеле иганәче һәм табиб Айдар Галимов өлкәннәр, аз керемле гаиләләр һәм сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен адреслы ярдәм оештырды.
Бу көнне Чистайның һәм Чистай районының 20дән артык гаиләсе азык-төлек тупланмалары гына түгел, ә чын игътибар һәм кайгыртучанлык та сизделәр. Миһербан иясе китергән тартмаларда иң кирәкле нәрсәләр: ярмалар, боткалар, май, чәй һәм башка азык-төлек тә бар иде. Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, ул һәр хатын-кызга берәр тартма конфет та бүләк итте.
«Минем максат – янәшәбездә үзара ярдәмләшү һәм кайгыртучанлык тудыру», – дип уртаклашты Айдар Радик улы.
Аның сүзләренчә, әлеге изге эштә аның күп кенә фикердәшләре табылган. Җыелган акчаларның бер өлеше каты авырулы балаларга җибәрелгән.
Табиб үзе әйтеп үткәнчә, кешеләрнең тәннәрен дәвалау – аның һөнәре, ә күңелләрне игътибар һәм шәфкатьлелек белән дәвалау – күңел халәте.
«Мин табиб һәм кешеләргә сәламәтлек бүләк итәм. Әмма мохтаҗларга булышу, аларга шатлык һәм елмаю бүләк итү миңа күбрәк ошый», – ди Айдар Галимов.
Әлеге хәйрия акциясен ул иң якын кешесе истәлегенә багышлады.
Әлеге изге эшләргә илһамландыручы булып аның әбисе – Римма Хаҗи кызы Сабирова тора. Ул гомере буе сәгать заводында эшләгән, 88 яшькә кадәр гомер иткән һәм чистайлыларга искиткеч юмарт булуы белән билгеле булган.
«Аны бар шәһәр белә иде. Ай саен ул күршеләрен сыйлады, үзенең дусларына кунакка һәрвакыт пакет тулы азык-төлек алып бара иде. Әбием бик миһербанлы, шәфкатьле булды. Ул миңа кечкенәдән үк үзенең мәрхәмәтен, шәфкатен «йоктырды» һәм мине менә шундый булырга этәрде», – дип үтә бер җылылык белән искә ала Айдар Радик улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев