Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ул безнең йөрәкләрдә яши

Чистайлылар Нина Харитонова турында истәлекләре белән уртаклашалар.

17 ноябрь – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Чистай шәһәренең Мактау лы гражданины Нина Харитонованың туган көне. Әлеге легендар шәхеснең безнең арадан китүенә җиде ел булды. Нина Степановнаның күпсанлы хезмәтләре шәһәр һәм район хакына хезмәт итә, аның укучылары бүгенгә хәтле әлеге искиткеч педагогның бәһасез дәресләрен яхшы хәтерлиләр әле.

Күп чистайлылар тормышында ул онытылмас якты эз калдырды. Аны укучылары, хезмәттәшләре, аның белән аралашырга килгән яисә бөтенләй аралашмаган кешеләр дә бүгенгә кадәр җылылык һәм ярату белән искә алалар.

Озак еллар дәвамында битараф булмаган чистайлылар Нина Сиепановна турындагы китап өчен материаллар җыйдылар. Июнь аенда «Кичләрен аның тәрәзәсендә ут янды» исемле җыентыкны тәкъдим итү кичәсе булды. Җыентыкка аның фикердәшләренең, хезмәттәшләренең, Нина Степановнаның үзенең фәнни язмалары, төрле елларда төшкән фотографияләре кергән.

Без сезнең игътибарга Нина Степановна белән тәүге очрашулардан алган тәэсирләре, төрле проектлар өстендә уртак эшләре турында сөйләүче китаптагы материаллардан өзекләр тәкъдим итәбез. Аларда чистайлылар аның тормышларында нинди роль уйнавы, яшь буынны тәрбияләүдә керткән өлеше, туган як тарихын һәм башка күп кенә мөһим хезмәтләрен өйрәнү турында фикер алышалар.

«Нина Степановнаның һәрвакыт йомшак, киң күңелле, белемле булуы, күп нәрсә белүе сокландыра иде. 1нче, 16нчы номерлы мәктәпләр тормышына кагылышлы барлык эшләрдә (кизү тору, сәхнәдә чыгыш ясау, стена газетасына хәбәрләр язу) гел ул безнең янда булды. Ни гаҗәп, аның өчен үткәннәр юк. Аның хәтерендә барысы да бүгенге кебек ышанычлы сакланган. Ул бик җиңел итеп исемнәрне, даталарны, укучы һәм укытучы вәзгыятен, без онытып җибәргән көндәлек нәрсәләрне, шулай ук гадәти булмаган нәрсәләр турында да сөйли ала иде.

Ул мин укыган сыйныфта дәрес бирмәде, әмма мәктәптә аның ничек итеп эчтәлекле һәм аңлаешлы итеп дәрес алып баруы, әдәбияттан һәм рус теленнән нинди тирән белем бирүе турында легендалар һәм күңелле хәбәрләр йөри иде. Директор урынбасары буларак, өй эшләрен эшләргә иренүче, мәктәп тәртибен бозучы укучылар белән эшли белүе дә югары бәяләнә иде. Ул гадел рәвештә икелегә укучыларның, ялкауларның, тәртипсез укучыларның психологиясенә дә уңай йогынты ясый белде, килеп туган тәртип-укыту вәзгыятьләрен һәм конфликтларын җайга сала иде. Ул укучыларга үз гаепләрен, ялкаулык ларын, дорфалыкларын аңларлык дәрәҗәдә ачык итеп, интонация белән дә аңлата белә иде», – дип үз тәэсирләре белән уртаклаша Геннадий Муханов. Алар Нина Харитонова белән икәүләшеп «Чистопольские страницы» китабын басмага әзерләгәннәр.

Ә менә «Вектор» радиоком пания сенең генераль дирек торы Виктор Классен Нина Степановна турында тү бәндәгеләрне яза: «Мин аны утыз еллап белгәнмендер. Ул да мине шулай ук. Ул миңа кеше буларак та, хатын-кыз буларак та ошый иде. Шәһәрдә бер генә мәдәни яисә җәмәгть чарасы да аңардан башка узмады. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела иде. Ул исә үзе теләпме яисә ирексездәнме, һәр фикер алышуларның үзәгендә булды. Тыныч кына, ә кайчакта ялкынланып үз карашын белдерә, үз фикерендә нык тора иде.

Ул миңа «Чистопольские страницы» китабын бүләк итте, минем күпсанлы сорауларыма җавап бирде, сугыш вакыты, ул еллардагы шагыйрьләр, язучылар, аларның гаиләләре турында сөйләде».

Нина Степановна күпләр өчен алар тормышында бик мөһим шәхес була, аларга авыр вакытларында нык ярдәм итә.

«Нина Степановна минем тормышымда зур роль уйнады. Озак еллар мин аның белән иңне-иңгә куеп эшләдем, аның белән соңгы сулышына кадәр дус булдым.

Мин җиденче сыйныфны 5нче номерлы мәктәптә тәмамладым, сигезенче сыйныфка 1нче номерлы мәктәпкә бардым. Әлеге уку йортыннан сәгать заводы цехлары чыгарылмаган да иде әле, шуңа күрә без коридорда, өченче катта укыдык. Безгә шәһәребезнең иң яхшы укытучылары белем бирде. Рус теле һәм әдәбиятыннан Нина Степановна укытты. Иң башта ул безне Ватанны яратырга өйрәтте.

Мәктәптән соң мин сәгать заводына эшкә урнаштым.

Миңа ничектер бер тапкыр Нина Степановна очрады. Ул миңа укуымны дәвам итәргә кушты. Үземнең дә институтка керәсем килә иде, булдыра алмам дип курыктым. Әмма шикләнүләремә карамас тан, 1963елда мин педагогия институтының филология факультетына көндезге бүлеккә керү бәхетенә ирештем. Мин яраткан укытучым эзеннән киттем, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булдым.

Әлеге искиткеч ханым шигъриятне яратучылар тцркеме тәрбияләде. Аның турында туктамый сөйләп була. Чистайлылар аңа шәһәребезне, мәктәпне өзелеп яратуы өчен дә бик рәхмәтле. Аның таланты күптөрле, әлеге « кеше күңелен аңлый торган педагогны» бик күпләр белә. Нина Степановна һәм Чистай – бербөтен», – дип билгеләп үтә педагогия хезмәте ветераны Дамирә Максимова.

«Без, 5А сыйныф укучылары, аның белән 1960 елда таныштык. Ул безнең сыйныф җитәкчебез булды, рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирде. Аның дәресләрендә һәрвакыт тынлык хөкем сөрде, ә аның җылылык һәм мәрхәмәтлелек белән сугарылган сүзләре һәр бала күңеленә барып иреште һәм безнең тормышыбызда озак еллар сакланып калды.

Планетабызның барлык кешеләре, аларның дуслыгы һәм тынычлыгы турында әйткән сүзләре һәрвакыт истә. Ул безнең буынны тынычык, аяз күк йөзе көтә дип әйтергә ярата иде. Әлеге сүзләрне мин 1969 елда Даманск утравында Ватанны Кытай илбасарларыннан саклаганда артиллерия атулары астында окопта булганда искә төшердем... Тынычлыкны, бу хәлләрнең тизрәк бетүен теләдем.

Чистайда яшәү дәверендә мин Нина Степановна белән бик еш очраштым, якын кешеләребез турында сөйләшә идек. Әлеге очрашулардан соң аның киң күңелле булуы, җылылыгы күңелемдә мәңгегә сакланып калды», – дип искә төшерә 5нче территориаль җәмәгать советы җитәкчесе Дмитрий Забегаев.

Шәһәрнең Мактаулы гражданины Нина Степановна белән Владимир Зайцев дуслыгының үз тарихы.

«Без төрле чараларда еш очрашып тордык, төрле мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек иттек. Безнең Чистайның тарихы, сәгать заводы, сугыш елларында безнең шәһәр үзенә сыендырган язучылар һәм артистлар тормышы турында аның кебек күп белүчеләр бик аз.

Аның янәшәсендә һәрвакыт кешеләр иде, ул аларның һәрберсенә сүзе белән дә, эше белән дә ярдәм итәргә әзер иде. Үземә «Чистай шәһәренең мактаулы гражданины» дигән исемне ничек бирүләрен яхшы хәтерлим. Туган шәһәремдә минем эшчәнлегемә бирелгән иң зур бәя иде бу. Дулкынланулар, шикләнүләр... Ничек?..Нигә мин?.. – әлеге сорауларны Нина Степановна минем күзләремнән укыды бугай... Ә кич белән телефон шалтырый: «Володя, син борчылма, син бу исемгә лаек». Бу миңа өлкән, ихтирамга лаеклы дустым ягыннан бик кирәкле ярдәм булды.

Аның өендә чәй артында ни хәтле кызыклы нәрсәләр ишетергә насыйп булды миңа. Әлеге гадәти булмаган кеше белән ихластан горурланам! Аның турында якты истәлек чистайлылар күңелендә мәңге яшәр».

Нина Харитонова чыннан да легендар шәхес иде, вафатыннан соң да ул кешеләрдә хөрмәт һәм соклану уятудан туктамый.

«Мин Нина Степановна белән таныш түгел идем. Әмма даими рәвештә әлеге искиткеч ханым турында аның укучыларыннан һәм фикердәшләреннән җылы сүзләр ишетеп тордым.

Нина Степановна кем соң ул? Ни өчен аның турында истәлек шундый якты һәм мөһим булып саклана? «Чис тай хәбәләре» газетасында аның әдәби берләшмәгә нигез салган елларындагы фотографияне таптым. Аның йөзенә карыйм. Ә аннан үзенә генә бер яктылык, җылылык бөркелә.

Нина Степановна, сезне онытырга мөкинме соң? Сез онытылмас. Безнең тормышыбызга, педагогика, туган якны өйрәнү, поэзия, проза дөньясына сезнең тарафтан күпме мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык салынган. Сез акыллы, укымышлы педагог, башлап язучыларның остазы булдыгыз. Ә гомумән алганда, сез – ачык күңелле, кайнар йөрәкле кеше. Сез бернәрсә дә өмет итмичә, тулысы белән үзегезне кешеләргә багышладыгыз.

Ул бүген безнең арабызда юк инде. Әмма йөрәкләребездә, уй-фикерләребездә яши. Менә кисәк кенә ишек ачылыр да, Нина Степановна залга килеп керер, ә без , гадәттәгечә, бердәм булып, аны сәламләрбез дип тоела», – дип яза «Ступени» әдәби берләшмәсе әгъзасы Сергей Стариков.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев