Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул безгә һәрчак үрнәк

10 июльдә Татар Талкышында гомер итүче авылыбызның мөхтәрәм кешесе, газиз әтиебез Равил Хәлиулла улы Лотфуллинга 85 яшь тула

Әтиебез 1938 елның 10 июлендә Чис­тай районы Татар Талкышы авылында Хәлиулла бабай белән Миңҗамал әби Лотфуллиннарның урта хәлле гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.
Гаиләдә абыйсы һәм биш энекәше, белән тәгәрәшеп үсәләр алар (ике олы абыйсы тугач та озак яшәмиләр, вафат булалар). Әтиләре Хәлиулла бабай Бөек Ватан сугышына киткәндә дүрт малай дөньяга килгән була, бәхетләренә ул сугыштан исән-сау әйләнеп кайта.
Сугыш вакыты, сугыштан соңгы авыр еллар барысы да туры килә әтинең балачагына.
Ачлык, ялангачлык, төрле кул хезмәтен таләп итүче искиткеч катлаулы авыр эшләр. Барысы да шул хатын-кызлар һәм 10-12 яшьлек балалар җилкәсенә төшә. Башка сугыш чоры балалары кебек үк, рәхәтләнеп уйнар чакта, нужа күреп үсә. Чабаталы бала чагы турында, кычыткан, алабутадан аш пешереп, черек бәрәңгедән кәлҗемә, елга ярлары буенда сары балчыктан «күмәчләр» ясап ашаганнарын күп тапкырлар сөйләгәне бар… Канәгатьлек хисе белән «Кешедән артык та, ким дә яшәмәдек», — ди. Әниләренең кызы булмагач, хатын- кыз эше диеп тормыйлар, бөтен эшне җиренә җиткереп, яратып эшлиләр, кыскасы эшкә өйрәнеп үсәләр.
Татар Талкышы авылында җиде класс белем ала. Мәктәптә тырышып укый. Сәламәтлеге начар булу сәбәпле, армия сафларында хезмәт итәргә бару насыйп булмый. Олылар белән рәттән эшкә кушалар, балта эше дә, атлар җигеп тиресләр түгү, көтүләр көтү, кырларда, амбарларда эшләүләр — һәммәсе дә үтә аның башыннан. Бергә укыган дуслары хезмәт итеп кайткач дүрт дус акча эшләү нияте белән Пермь өлкәсе Губаха поселогына Углеуральск шахталарына эшкә баралар (Коксохимзавод эшли торган була ул елларда). Егетләр тырышып эшлиләр, бераз акча туплыйсы, кешечә киенәсе, өйгә дә әниләренә кечкенә генә булса да посылка- күчтәнәч саласылары килә… Туры сүзле, гадел булганы, тырышлыгы, хезмәт сөюе, артык күп сөйләмәве, тыйнак сабыр булганы өчен яраталар аны иптәшләре. Шунда эшләгәндә абыйлары янына эшкә урнашырга дип килгән чая, чибәр кызга күзе төшә, араларындагы дуслык мәхәббәткә әверелә. Озак та уйлап тормый Хәлимә исемле яшь чибәркәйне алып туган якларына кайта. Чис­тай шәһәрендә ике ел эшлиләр. Аннан соң Талкышка кайтып төп йортта әби-бабай белән бергә яши башлыйлар. Хәлимә Минзәлә районы Бикбау авылында Шәвәли бабай һәм Хәдия әби Куловлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән кыз бала. Эштә дә, тормышта да сынатмаска тырышып яшиләр, кызыл кирпечтән яңа йорт өлгертәләр. Тормышларына ямь өстәп өч кыз һәм бер уллары: 1961 елда Гөлсирә, 1962 елда Гөлзифә, 1966 елда мин, 1972 елда Рафик дөньяга килгәнбез. Әти тракторда эшли, бригадир, кладовщик вазыйфаларын да башкара, 19 ел тимерчелектә тимерче хезмәтен үти, Жданов колхозында биш авыл техникасына хезмәт күрсәтә. Тракторда эшләгәндә Кама аръягына агач материалларына йөриләр, төнге 2 дә торып китә иделәр, Кама болыннарына печәнгә бик куп еллар йөрде. Колхозның Мактау тактасында озак еллар фотосы эленеп торды. Эшләү дәверендә бихисап Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 41 тапкыр кан бирә, «Мактаулы донор» дигән исеме бар.
Гомер дигәнең аккан сулар кебек, көн артыннан көн, ел артыннан ел үтә. Балалар һәрберсе үз юлын таба, һәрберсенең үз язмышы, үз тәкъдире… Өч баласы Түбән Кама шәһәрендә яшиләр, эшлиләр. Мин күрше авылда Яланда гаиләм белән гомер итәм.
Әни белән әти 55 елга якын (3 ай гына тулмады) гомер иттеләр. Әни бик сабыр, түзем, киң холыклы иде (вафатына 9 ел була сентябрьдә). Кайнана- кайната белән 30 елдан артык яшәде, аларны тәрбияләп соңгы юлга озатты. Әтинең туганнары гаиләләре белән гел кайтып йорделәр, һәрвакыт ачык йөз, тулы табын булды. Җәй буе каникулда онык­лар тора иделәр, бар да сыйды, берсенә дә караңгы чырай күрсәтмәделәр.
Бүгенге көндә әтиебез биш вакыт намазын укып, ураза тотып, һәрберсенә догада булып, изге теләкләрен теләп тора. Кызларына, улына газиз әти, кияүләренә, онык һәм оныкчыкларына бабай булганга шөкерана кылып, һәр туган көнгә сөенеп яши. Үзе генә гомер итә, кайчан гына өенә барып кермә, чисталык- пөхтәлек
(хатын-кызсыз өй димәссең дә), пешкән ашы, боткасы, ризыгы һәрвакыт бар. Беркайчан зарланмас, барына шөкер итеп яши белә.
Талкыш авылында төп мәчет­тә имам булып эшләвенә дә 27 ел булды. Аның олы абыйсы мәчетне төзетте, Чис­тайда кооп­строй идарәсендә эшли иде. Әтинең әтисе бабай да исән иде әле ул вакытта. «Улым, Сөләйман абзый карт инде, исәнлеге дә чамалы, әйдә үз өстеңә ал, өйрән, мәчетне алып бар», — диде. Әти бик күп уйлап тормады, ризалашты, өстенә бик күп җаваплылык алып эшкә кереште. Шул гомердә күпме никах укылган, җеназалар, искә алу, юбилей мәҗлесләре үткәрелгән. Аллага шөкер, авылда да, тирә-күрше авылларда да хөрмәт итәләр үзен, Коръән укуын бик яраталар. Мәчет ачылганга 30 ел, шул гомер эчендә күпме ремонт, үзгәртү, матурайту, яңарту эшләре башкарылды. Бу эшләрдә үзенең бертуганнары, туганнарының балалары бик нык булыштылар. Мәчетебез иркен, якты, матур. Намазга йөрүчеләр генә аз булуына борчыла әти, яшьләр күбрәк тартылсыннар дип тели.
Беркая да укып белем алмыйча үзлегеннән өйрәнде ул. Мин Яланда имам булып торган Галләмов Гомәр бабай язып биргән догаларны, уку тәртипләрен әтигә алып барып бирә идем. Хәтере дә бик яхшы, тиз отып, бик тиз укырга өйрәнде. Ел саен Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип корбан чала, корбан ашлары, ифтар мәҗлесләре үткәрә.
Бүгенгесе көндә аның 8 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Нинди зур бәхет һәм куаныч! Һәммәсенә дә изге теләктә ул. Кылган догалары, тоткан уразалары, ел саен Аллаһы ризалыгы өчен чалган корбаннары барысы да кабуллардан булсын иде. Җиде бертуганнан дүртәү генә калдылар инде. Бернишләп булмый, язмыштан узмыш юк бит…
Төп йортта әти исән-сау булып, кайтучыларны каршы алып озатып, безне сөендереп озак еллар яшәсен иде әле. Капка төбеннән машина өзелми, балалар, оныклар, туганнары гел кайтып хәл-әхвәл белешеп торалар.

Резидә Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев