Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ул авылны үз итте

Ибраһимова Рушания Нәгыйм кызы 1965 елның 6 декабрендә Казан шәһәрендә дөньяга килә. Балачагы, үсмер вакытлары Казан шәһәрендә үтә. Әнисенең туган ягы Питрәч районы Шәле авылының матур табигатьле елга, күлләргә бай булган авылда җәйге каникулларын үткәрә.

Язмыш аны Чистай районы Дүрт Өйле авылы егете Таһир белән таныштыра. Бу 1988 елның ямьле май ае була. Бер күрүдә гашыйк була Рушания апа чибәр Таһир абыйга. Шуның өчен озак уйлап тормый язмышын шул егет белән бәйләптә куя. Июль аенда авылга кунакка танышырга гына кайткан булсалар, бер айдан бөтенләйгә яшәргә күченәләр. Авыл тормышы, язгы-көзге пычраклар шәһәр кызын куркытмый. Җиң сызганып авыл тормышына чума, ә бер айдан бөтен авыл халкын шаккаттырып колхозга эшкә чыга. Шулай матур гына эшләп, яшәп ятканда 1991 елның 23 сентябрендә язмыш  аларга беренче сынауны бирә. Тиенләп җыйган бар мөлкәт кара күмергә әйләнә, өйләре, сарайлары бөтен җиһаз секунд эчендә янып бетә. Авыр вакытта  ярдәмгә Таһир абыйның туганнары килә. Бертуган энесе Минзаһир белән Миңнегөл аларны уз гаиләләренә сыендыралар. Шулай әкрен генә аякка баса яшь гаилә. Тормышларын ямьләндереп туган уллары Радик беренче шатлыклары була. Тормыш арбасы алга тәгәри Таһир абый колхозда тракторда эшли, ә өйдә яраткан хатыны белән улы көтә. Улын бакчага урнаштыргач, Рушания апа фермада эшләвен дәвам итә. Фермада эш җиңелләрдән булмый. Иртә таңнан торып авылның бер башыннан фермага кадәр шактый озын юл. Сыерларны саугач, чаба-чаба кайтып улын балалар бакчасына илтә. Әле алай гына түгел, улын илткәндә шул урамда яшәүче бөтен баланы үзе белән ияртеп алып бара. Бик уңган, җитез була Казан кызы. Бер эштә дә сынатмый. Авырлыклар каршында сыгылып төшми. Ә язмыш камчылавын дәвам итә. 2003 елның июнендә каты авыру Рушания апаны аяктан ега. Ул хастаханәгә эләгә. Бер бер артлы операцияләр кичерә. Тик авыл тормышы синең авыраганыңа карап тормый. Йорт тулы терлек, кош-корт, бакча эше аның хастаханәдән кайтканын көтеп тора.Бу авыр вакытларында да туганнары ярдәмгә килә. Болытлы көннәрдән сон тагын кояш чыга. Гаилә шулай әкрен генә яшәвен дәвам итә. Тормышларын ямьләндереп дөньяга кызлары Фәния туа. Бәхет өчен күп кирәкми, булганына шөкер итеп, үз көчләре белән тырышып гомер итә алар. Балаларына да шундый ук тәрбия бирә тырыш ана. Мәктәптә дә сынатмый балалар. Тырышып укыйлар, өйдәге эшләрне бүлешеп эшлиләр. Дус, тату булып үсәләр. Гаилә башлыгының сабыр  булуы, ә  тормыш иптәшенең җитез, бар дөньяны кочаклап яшәве гаиләне  берләштереп, бербөтен итеп тота.

Сынауларны ера-ера, авырлыкларны җиңеп яши-яши гомер үткәне дә сизелми... Хәзер балаларының уз тормышлары. Аларны олы юлга озатып, туйлар үткәреп инде онык­лар сөяләр алар. Менә шулай дуслар, туганнар, кода-кодагыйлар белән шатланып гомер итә Ибраһимовлар гаиләсе. Авыл клубында узучы бөтен чараларда Рушания ханым актив катнашучы. Ул уйнаган скетчларны авылдашлар гына түгел, тирә-якта яшәүчеләр дә яратып карыйлар. Тиздән аның матур гомер бәйрәме. Шушы бәйрәме һәм якынлашып килүче Әниләр көне белән котлап, Рушания апага исәнлекле, тигез гомер, балалар, оныклар куанычы, ак яулык­лы бәхетле әни булып яшәвен телибез.

 

 Альбина Нурутдинова,

Дүрт Өйле авыл клубы

методисты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев