Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укытучы һөнәрен иң кирәкле, иң яхшы, иң прогрессив дип саныйм

Үз фәненә гашыйк Ирина Николаевна эшләү дәверендә дистәләгән укучыны химия белән мавыктыра алган.

Менә чирек гасыр инде Ирина Әминова балаларга катлаулы фән нигезләренә төшенергә ярдәм итә. Ул – 25 еллык укыту тәҗрибәсе булган химия укытучысы, шуларның соңгы 15 елын Ирина Николаевна 5нче мәктәптә эшли.

– Хәзер мин укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшлим, әмма химияне ташламадым, дәресләр алып баруны дәвам итәм, чөнки үз фәнемне яратам һәм балалар белән бергә бу фәнне үзләштерү теләгем беркайчан да югалмаячак, – дип сөйли Ирина Әминова. Аның белән без һөнәри бәйрәм, Укытучы көне алдыннан аралаштык. Ирина Николаевна химия кебек катлаулы фәнгә карата кызыксыну укытучысы ярдәмендә барлыкка килүен сөйләде.

– Мин 2нче мәктәптә укыдым һәм химияне безгә Рәйхана Кашбиевна укытты. Бик яхшы укытучы. Ул бик күп практик эшләр, экспериментлар, тәҗрибәләр үткәрә иде һәм, мөгаен, шуның белән безне дә кызыксындыргандыр. Безнең сыйныфта укучыларның күбесе үз һөнәрләрен химия, биология яки медицина белән бәйләргә хыялланды, мин дә алар арасында идем, – ди Ирина Әминова.

– Беренче дәресегезне хәтерлисезме? – дип әңгәмәдә шем нән кызыксынам.

– Әлбәттә! – ди Ирина Николаевна елмаеп. – Педагогик эшчәнлекне мин 4нче мәктәптә, институтны тәмамлаганнан соң ук башладым. Хәтерлим, сыйныфка кердем, балалар бик күп, барысы да тыныч кына утыра, миңа игътибар белән карыйлар. Мин елмаеп исәнләштем, ә үзем куркудан эчтән калтырыйм, телем әйләнми, бик дулкынландым. Укучыларны ничек җәлеп итәргә, үз фәнемә ничек кызыксыну уятырга дип уйладым, шулай акрынлап укыту процессына кереп киттем. Һәр дәрескә җентекләп әзерләнә, үзем күп шөгыльләнә, махсус газета-журналларда яңа методикалар, алымнар туплый идем.

Ирина Әминованың педагогик тәҗрибәсе зур булса да, ул ирешелгәннәрдә туктап калмый. Аның сүзләренә караганда, укытучы да күпмедер дәрәҗәдә укучы.

– Башкача булмый, бер урында торырга ярамый, миңа калса, бу теләсә кайсы һөнәрдә шулай, әмма укытучы һөнәрендә – бигрәк тә. Һәрвакыт өйрәнер нәрсәләр бар, шуңа күрә үз белемнәреңне камилләштерергә, замана белән бергә атлап бару өчен үсәргә кирәк. Химия буенча бердәм дәүләт имтиханын 11нче сыйныф укучылары профильле дәрәҗәдә тапшыра. Моның өчен тирән белем кирәк. Мин консультация үткәрер алдыннан ел саен барлык биремнәрне иң элек үзем чишәм, болай эшләгәндә балаларга да аңлату җиңелрәк.

Үз фәненә гашыйк Ирина Николаевна эшләгән дәверендә дистәләгән укучыны химия белән мавыктыра алган. Дәрестә алган белемнәр күпчелек укучыларга булачак һөнәр сайлаганда кирәк булган. Шуларның берсе 2022 елда мәктәпне тәмамлаган Салават Сабирҗанов. Егет химия буенча БДИны 100 баллга тапшырган. Укытучы өчен моннан да зур шатлык бармы икән?! Хәзер Салават Петербургта хәрби-медицина академиясендә укый.

– Миңа балалар белән эшләү рәхәт. Алар белән үзеңне һәрвакыт тонуста тотасың, алар белән бер дулкында булырга тырышасың. Дәресләрдә үзләре өчен яңа нәрсәләр ачканда күзләренең ничек януын күрү миңа бик ошый. Безнең мәктәптә сәләтле балалар белән эшләү юнәлеше бар, ул олимпиадаларга, фәнни конференцияләргә, БДИга, шул исәптән дистанцион ысул белән дә, әзерләүне үз эченә ала. Шунысы сөендерә, бездә фәнни юнәлеш белән шөгыльләнүче балалар күп. Алар арасында, әлбәттә, «яшь химик»лар да бар. Дәресләрдән соң алар минем сыйныфка көн саен диярлек киләләр, химиягә бәйле темаларга аралашалар, алар белән бергә шөгыльләнәбез. Мондый мини-җәмгыять, дөресен генә әйткәндә, балаларның фән белән кызыксынуы сөендерә.

Стажлы педагог һәр баланың талантлы булуына ышана. Укытучы аңа тиешле юнәлеш бирү өчен нәрсәгә сәләтле икәнен ачыкларга тиеш.

– Әгәр балага син укыткан фән кызыклы икән, бу шунда ук, беренче дәрестән үк күренә. Дәрестә ул актив, җавап яки сорау бирү, кызыксынуын күрсәтү өчен кулын күтәрә. Укучының физика һәм математиканы ни дәрәҗәдә аңлавы да минем өчен мөһим күрсәткеч булып тора. Әгәр бу фәннәр аңа җиңел бирелә икән, димәк, химия белән дә барысы да яхшы булачак, чөнки бу өч фән үзара бәйләнгән. Әлбәттә, ата-аналарның роле дә бик

мөһим. Укытучы, бала һәм ата-ана тыгыз элемтәдә эшләсә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.

– Химия дәресе турында сүз барганда, күпләр беренче чиратта тәҗрибәләрне һәм экспериментларны күз алдына китерәләр…

– Әйе, бу чыннан да шулай һәм ни өчен икәне дә аңла шыла. Экспериментлар – химияне өйрәнүнең аерылгысыз өлеше. Теория практика белән үрелеп барган темаларны өйрәнү балаларга күпкә кызык лырак. Аларга тыңларга гына түгел, үз күзләре белән күрергә, барысын да үзләренә эшләп карарга кирәк, шулай иткәндә теманы үзләштерергә күпкә җиңелрәк. Безнең мәктәптә химик тәҗрибәләр үткәрү өчен кирәкле бөтен нәрсә: реактивлар, приборлар, лаборант бар. Дәресләрдә экран һәм интерактив такта ярдәмендә видео экспериментлар да күрсәтәбез, укучыларга бик ошый.

– Һөнәри бәйрәм уңаеннан коллегаларыгызга, бигрәк тә яшь укытучыларга сезнең теләкләрегез…

– Миңа калса, укытучы һө нәре иң кирәкле, иң яхшы, иң прогрессив. Чөнки без һәрвакыт яшь буын белән элемтәдә торабыз, алар безнең киләчәгебез, бәлки, бу бик купшы яңгырыйдыр, әмма бу шулай. Чөнки безнең аларга ничек тәрбия, нинди юнәлеш бирүебездән, нинди белемнәр салуыбыздан илебезнең киләчәге тора. Ә яңа эш башлаган укытучыларга мин башта һәрвакыт булган очкынның педагогик эш чәнлек дәвамында сүнмәвен, үзләрен тонуста тотуларын һәм һәрвакыт үсештә булуларын телим. Иң мөһиме – укучылар, һәр бала белән уртак тел табу. Укытучы үз фәне белән «янарга» һәм балаларны яратырга тиеш!

Үз чиратыбызда без Ирина Николаевнаны һәм барлык укытучыларны бәйрәм белән котлыйбыз! Бу һөнәр кешедән тирән белем генә түгел, ә рухи көч, сабырлык та таләп итә. Авырлыкларга карамас тан, һәрвакытта үзләре өчен бу мәрхәмәтле һәм кирәкле һөнәрне сайлаган кешеләр булуы һәм булачагы куандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев