Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Укытучы булырмын дип уйламадым, музыка белән генә шөгыльләнәсем килде»

ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Абрамованың укучылары илебезнең танылган оркестрында, чит илләрдә дә уйныйлар.

Фәридә Абрамова балачактан ук музыка белән шөгыльләнә һәм бар тормышын аның белән бәйли.

Ул башта Яшел Үзән музыка мәктәбен тәмамлый, аннары Түбән Кама музыка көллиятенә укырга керә. Аннары Казан дәүләт консерваториясе. Әлеге һөнәрне үзләштергәч, Фәридә Лотфулла кызы үзен Түбән Камада музыка мәктәбендә балалар укытуга багышлый, аннары 15 ел буе Чистай музыка мәктәбе директоры булып эшли. Ул бүгенге көнгә кадәр скрипка сыйныфында дәресләр алып бара.

Фәридә Абрамова – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре. Аның укучылары скрипка классында укыталар , Санкт-Петербург, чит ил оркестрларында уйныйлар. Быел ул үзенең ире белән «Исповедь под шелест волн» исемле китап чыгарганнар. Ул анда үзен ышанычлы корректор, мөхәррир, җыентыкны җыючы буларак таныткан.

Без Фәридә Лотфулла кызы белән музыка мәктәбендә очраштык, шул ук вакытта Валерий Коземаслов һәм аның әнисе Надежда Николаевна белән әңгәмә кордык. Валерий ике тапкыр «Иртәгедән йолдызлар» конкурсының лауреаты булды, «Татарстанның энҗе бөртеге» конкурсында беренче урынны яулады. Ул шулай ук «SFORZANDO» халыкара музыка премиясендә , «Илһам» халыкара конкурсында икенче урынга лаек булды. Моңардан тыш, Валерий ике тапкыр Владимир Спиваковның мастер классларында булды, аның анда белем алуы турында таныклыгы да бар.

– Надежда, сез укытучы нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз?

Мин укытучы булып аерым кешеләр, укучыларына белем бирү белән генә чикләнеп калмыйча, үзләренең күңелләренең бер кисәкчеген укучыларына да бирүче кешеләр генә эшли ала дип уйлыйм. Фәридә Лотфулла кызы – нәкъ менә шундый, чын укытучы. Минем улыма нәкъ менә аңарда белем алу бәхете эләкте. Ул скрипкада уйнарга гына өйрәтеп калмыйча, музыканы яратырга, тыңларга һәм ишетергә дә өйрәтә. Әлеге искиткеч кеше, менә дигән укытучы алдында баш иябез!

– Валерий, үзегезнең педагогыгыз турында сөйләгез әле?

– Фәридә Лотфулла кызы олы йөрәкле, максатчан, ул һәр эшне ахырына хәтле җиткерә. Мин аның һәр укучыга якын килә белүенә сокланам. Минем барып чыкмаганда яисә фразадан читкә тайпылганда, ялгышканда ул ачуланмый, тыныч, төгәл итеп аңлата белә. Мин аны шушы асыл сыйфатлары өчен аеруча яратам.

– Фәридә Лотфулловна, ни өчен сез нәкъ менә шушы һөнәрне сайладыгыз?

– Башта мин әлеге һөнәрне сайлау турында уйламадым да , миңа бары музыка гына ошый иде. Музыка мәктәбендә укып бетергәч, башкаларныкы кебек үк миңа да ниндидер юнәлешне сайларга кирәк булды. Мәктәптә мине бернәрсә дә кызыксындырмавын, ә музыка минем юлдашым икәнне аңладым. Шуңа күрә дә музыка көллиятенә укырга кердем. Мин укытучы булырмын дип уйламадым да, бары музыкаль белем алырга гына теләдем.

– Сез үзегез сайлаган һөнәрдән канәгатьме?

– Мин шушы һөнәр буенча эшләвемә бик шат. Музыка мәктәбендә эшләү дәверендә бер тапкыр да әлеге һөнәрне сайлавыма үкенгәнем булмады.

– Үзегезнең эшегездә нәрсәләрне кулланырга ярамый дип саныйсыз?

– Балалар белән үзеңне дорфа тоту бер дә гафу ителә торган эш түгел дип саныйм. Бала адресына әйтелгән начар комментарийлар яисә кисәтүләр аның музыка белән шөгыльләнү теләген бөтенләй юкка чыгарырга мөмкин. Мин балаларны үсендерергә, аларны мактарга, җылы сүзләр әйтергә тырышам. Кайберләренең барысы да тиз генә килеп тә чыкмый, әмма яхшы мөгамәлә, билгеләр, баланы үсендереп тору, аның булдырасына ышандыру аңа уку вакытында стимул бирә. Кечкенә генә сәләтен күрсәм дә, мин бала белән ныклап эшлим, аны үстерергә тырышам. Шулай итеп кенә баланың талантын ачып була.

– Музыкантның төп бурычы нәрсәдән гыйбарәт?

– Мин мәктәптә музыкантның төп бурычы – ул музыка сәнгатенә мәхәббәт һәм кызыксыну, балаларда музыкага мәхәббәт орлыкларын чәчү , аны аңлау дип саныйм. Әмма иң мөһиме – аларның һәрберсендә талант күрү, аны ачу.

– Беренче чиратта нинди музыкаль күнекмәләрне үстерергә кирәк?

– Хезмәтне яратырга, музыка өстендә эшли белү сәләтләрен үстерергә, музыка законнарын белергә – аны ничек ясарга кирәклеген белергә кирәк. Музыканың ничек яңгырарга

кирәклеген тою өчен интуитив тойгы һәм ниндидер хисләр бар ләбаса! Ә ничек аңа ирешергә соң? Моның өчен тулысынча музыкага бирелергә, аның законнарын белергә кирәк. Шуңа күрә әгәр дә кеше хезмәт итәргә әзер икән, профессионаллар аңа һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

Ә менә ниндидер махсус күнекмәләргә килгәндә, бу, иң элек, үз фикереңне белдерү ирегедер. Бала үзенчәлекле – нинди бар шулай. Ул җырлый , музыка уйлап чыгара ала. Ул үзенчә музыка әсәренең, биюнең кыйммәтен аңларга тиеш. Ә барлык профессиональ нәрсәләргә без бик җиңел өйрәтәбез.

– Бала белән шөгыльләнүче педагог нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Балалар белән эшләргә җыенучы теләсә кайсы педагог аларны яратырга, аларны шәхес буларак кабул итәргә тиеш.

– Педагог һөнәрен үзләштерергә теләүчеләрне нәрсәдән кисәтер идегез?

– Кеше тормышында җиңел юллар юк. Әгәр дә укытучы һөнәрен сайладыгыз икән, иң мөһим нәрсәгә әзер булыгыз: сезгә, иң элек, үзегезне тәрбияләргә һәм өйрәтергә кирәк булачак. Сез үзегез дә үзгәрергә тиеш булачаксыз. Сезгә шулай ук үсәргә һәм камилләшергә кирәк булачак. Әлеге процесс шулай тукталмыйча, озак еллар дәвам итәчәк.

– Сезгә әңгәмәгез өчен рәхмәт.

 

Дарья Митрофанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев