Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укытучы Александр Николаев дәресләренең укучыларга катлаулы хәлдән чыгарга ярдәм иткәнен сөйләде

Бу шимбәдә Укытучы көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм алдыннан без 4нче мәктәпнең физкультура, Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре укытучысы Александр Николаев белән аралаштык.

Мәктәп бусагасында безне уку йорты директоры Гөлсинә Нуруллина каршы алды. Ул безне Александр Викторович дәрес үткәргән спорт залына кадәр озата барды. Формадан һәм кулына сыбызгы тоткан укытучы укучыларга сафка тезелергә дигән команда бирде.
— Александр Викторовичны 30 елдан артык беләм, ул бик намуслы кеше. Укучылары һәм хезмәттәшләре белән яхшы мөгамәләдә, принципиаль, шуңа күрә аны барысы да хөрмәт итә. Ул — мәктәбебезнең горурлыгы, — диде директор, дәреснең ничек узуын күзәтеп.
Кайчандыр Александр Викторович укытучы булырмын дип уйламаган да. Ә хәзер аның гомуми стажы 36 ел тәшкил итә!
— Мин педагоглар гаиләсендә туып-үстем: әни, туганнарым мәктәптә эшләделәр. Әмма миндә беркайчан да педагог булу теләге булмады, — дип уртаклаша безнең герой.
Физкультура укытучысы Равил Ибраһим улы Минапов ярдәмендә ул мәктәп елларында ук физкультура һәм спортны ярата башлый.
Александр актив тормыш рәвеше алып барганга күрә, мәктәпне тәмамлагач, Әлмәт физкультура техникумына, ә аннан соң Волгоград физик культура институтына укырга керә. Ике уку йортын да бик яхшы билгеләренә тәмамлагач, 5нче мәктәпкә физкультура укытучысы булып эшкә урнаша.
Сүз уңаеннан, нәкъ менә шушы мәктәптә 1887 елда ул үзенең гомерлек мәхәббәтен очрата. Аның хатыны Елена Николаевна башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, ә Александр Викторович аның сыйныфында физкультура дәресләре укыта. Алар менә шулай танышканнар һәм соңрак өйләнешкәннәр.
— Аннары 4нче мәктәп директоры Гөлсинә Гомәр кызы безне үз уку йортына эшкә чакырды. Хәзерге вакытта минем хатыным икенче ел инде лаеклы ялда, ә мин 13 ел биредә физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы булып эшлим. Ә быелдан башлап яңа фән — Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре укытам.
— Мәктәптә белем бирүдәге мондый үзгәрешләргә сез ничек карыйсыз?
— Мәктәп программасында үзгәрешләр илдәге вәзгыять аркасында килеп чыкты. Мәктәптә балаларга патриотик тәрбия җитми. Махсус хәрби операция белән бәйле рәвештә яшьләрнең корал белән ничек эш итәргә, беренче медицина ярдәмен ничек күрсәтергә икәнен начар белүе ачыкланды. Мин яшьләрдә Ватанга мәхәббәтне мәктәп эскәмиясеннән үк тәрбияләргә кирәк дип саныйм. Шулай ук төп белемнәргә: сугыш кырында үзеңне ничек якларга һәм иптәшеңә ничек ярдәм итәргә өйрәтергә кирәк.
— Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре дәресләрен ничек алып барасыз? Балаларны нәрсә белән кызыксындырырга һәм дәресләрне ничек төрләндерергә мөмкин?
— Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре фәне, тормыш иминлеге нигезләре кебек үк, нигездә, теоретик. Ләкин мин күбрәк практик дәресләр үткәрергә тырышам. Әйе, теория, һичшиксез, мөһим, әмма нәкъ менә практик күнекмәләр укучыларда зур кызыксыну уята. Дәресләрдә без тормышта кирәге чыгарга мөмкин булган нәрсәләрне өйрәнәбез. Укучылар пневматик винтовкадан атарга, автоматны сүтәргә һәм җыярга, яраларны бәйләргә һәм шиннар салырга өйрәнәләр, шулай ук каршылыклар полосасын үтәләр.
— Укытучының эше кызыклы, әмма шул ук вакытта катлаулы да. Сезгә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә?
— Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре, физкультура укытучысының эше катлаулы, чөнки без иминлек чараларын үтәргә, шул исәптән корал белән эш иткәндә, укучыларны даими контрольдә тотарга тиешбез. Тагын бер авырлык шунда, барлык балалар да дәрестә шөгыльләнергә теләмиләр һәм дәресне барысын да кызыксындырырлык итеп төзергә кирәк.
— Мәктәп тормышыннан иң истә калган вакыйгалар белән уртаклашыгыз әле.
— Минем иң истә калган вакыйгалар хәрби-кыр җыеннары белән бәйле. Бу вакытта без укучылар белән бергә яшибез, көне буе төрле темаларга аралашабыз һәм вакытны яхшы үткәрәбез. Малайларның җыеннардан кайткач, аларга анда ничек ошаганын сөйләүләре йөрәгемә май булып ята. Киләсе елга да барасылары килә. Шулай ук хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышлар да истә кала. Мин
укучыларыма ярдәм итәм, алар белән бергә уңышларына сөенәм һәм яңа җиңүләре белән горурланам. Укучыларның призлы урыннар алуларына һәм җиңүчеләр булуларына икеләтә шатланам.
Александр Викторович билгеләп үткәнчә, аның элеккеге кайбер укучылары хәзер махсус хәрби операция зонасында. Аларның берсе белән аралашканда, элеккеге укучысы тормыш иминлеге нигезләре дәресенең тормышында ничек кирәк булуын сөйләгән.
«Сугыш бара, миңа атарга кирәк, әмма автоматым атмый. Шул вакытта миңа сезнең тормыш иминлеге нигезләре дәресләрегез кирәк булды. Сез автоматны тиз сүтәргә өйрәткән идегез. Сезнең киңәшләрегез ярдәмендә мин моны тиз эшли алдым һәм тиз арада төзексезлекне бетердем. Коралны яңадан кордым һәм сугышка кердем», — дип уртаклашкан егет.
— Укучыларымнан мондый сүзләр ишетү миңа, әлбәттә, рәхәт. Дәресләремнең файдалы булуына мин бик шат, — дип уртаклаша укытучы.
— Мәктәптә укытудан тыш, сезгә туризм да ошый…
— Бу минем яраткан эшем! — дип горурланып сөйли Александр Викторович. — Институтта ук безне туристлар төркемнәрен походка ничек алып барырга өйрәттеләр. Мин үзем дә берничә категорияле поход уздым. 10 көн эчендә кыр шартларында 120 километр юл үтүләр һәм кыш көне учак ягулар хәтердә калган. Мине бу бик илһамландырган иде.
Безнең герой 5нче мәктәпкә эшкә килгәч, шунда ук туризм буенча түгәрәк ача. Хәзерге эш урынында да шундый ук түгәрәк алып бара. Ул укучылары белән бер һәм берничә көнлек походларга йөри, учакта ризык әзерли. Ә сәфәр кызыклы булсын өчен, аңа әзерләнергә кирәк. Иң элек вазифаларны бүлеп бирү зарур.
— Походта елъязмачы кебек вазифа бар. Бу төркем белән булган барлык нәрсәләрне блокнотка теркәп барган кеше. Вак-төяк нәрсә кебек, ләкин ул бик әһәмиятле. Берничә елдан соң мәктәпне тәмамлаучылар мәктәптә очрашкач, кызыклы мизгелләрне искә төшерәләр. Бу вакытта «елъязмачы» сыйныфка кызыклы маҗаралары турында искә төшерергә мөмкин.
— Ә сез, гадәттә, походка кая йөрисез?
— Гадәттә, шәһәребез һәм районыбыз тирәләрен өйрәнәбез. Төркемнәр белән Мещаннар урманына, Тегермән мәйданы артына, Текә тау артына «Яшьтәш» лагерена бардык. Малые рекида, Змеевода һәм Чистай Выселкасында булдык. Табигатебезнең матурлыгына сокланабыз!
Директор сүзләренә караганда, Александр Викторович мәктәптә эшләүчеләрнең һәм укучыларның барысына да туризмга мәхәббәт тәрбияли. Шундый тату коллективта барысы да: балалар да, укытучылар да походка йөри.
— Сезнең уйлавыгызча, сез дөрес һөнәр сайладыгызмы? Әллә нәрсәне дә булса үзгәртергә теләр идегезме?
— Бу һөнәрне сайлавыма үкенмим. Үз эшемне бик яратам, эштән китәргә җыенмыйм. Әйе, авыр вакытлар булды, хезмәт хакы кечкенә иде, ләкин мин эшләвемне дәвам иттем.
— Сезгә эшләргә нәрсә этәргеч бирә?
— Үз һөнәремә һәм балаларга мәхәббәт этәрә. Укучыларның нидер килеп чыкканда шат йөзләрен күрү эшләргә илһам өсти.
Александр Викторович яхшы педагог үз эшен белергә һәм укучылар белән бер дулкында булырга тиеш дип саный. Кайдадыр йомшаграк һәм юмор хисле, ә кайдадыр принципиаль һәм таләпчән булырга кирәк.
— Сез мәктәптә күп еллар эшлисез. Укучылар үзгәрдеме?
— Мин мәктәпкә эшкә килгәндә, 1987 елда укучылар тыңлаучанрак һәм тәртиплерәк иде. Ул вакытта телефоннар да юк иде. Ә технологияләр барлыкка килгәч, укучылар иреккә чыктылар. Әмма хәзер яшьләр яхшы якка үзгәрә дип уйлыйм, чөнки хәзер алар техниканы яхшы беләләр, яңа белемнәргә омтылалар. Мин үзем яшьләр белән бергә атларга тырышам.
Сүз уңаеннан, укытучы буш вакытын яшьләрчә үткәрә: спорт белән шөгыльләнә һәм үз формасын саклый. Еш кына иртән күнегүләр ясый.
Моннан тыш, Александр Викторович — һәвәскәр умартачы. Һәр җәйне ул туган авылы Фиков Колокка, әнисе янында үткәрә. Анда аның 20 умартадан торган умарталыгы бар. Елның җылы вакытында ул умартачылык белән шөгыльләнергә ярата, шулай ук балыкка йөрергә ярата.
Язма героебызның гаиләсе бик дус. Хатыны белән бергә алар менә дигән кыз һәм ул үстергәннәр. Ә кызларының улы туганлыктан, Елена һәм Александр Николаевлар әби һәм бабай булганнар.
— Барлык укытучыларны, шул исәптән хезмәттәшләремне дә, һөнәри бәйрәмебез — Укытучы көне белән котлыйм! Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар, тыңлаучан
укучылар һәм гаиләгездә барысы да яхшы булуын телим! Тормышта һәм һөнәри эшчәнлектә уңыш юлдаш булсын, — диде педагог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев