Укытучы көне белән!
Укытучы һөнәре – җирдә иң мөһим, ә сезнең хезмәтегез – игелекле, иҗади, шул ук вакытта авыр һәм җаваплы.
Безнең район укытучылары, инновацион белем бирү технологияләрен кертеп, үзләренең һөнәри планкаларын югары тоталар, белем бирү сыйфатын күтәрү өстендә эшлиләр, олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләрне әзерлиләр, һөнәрнең дәрәҗәсен саклыйлар.
Педагогик хезмәт ветераннары мәгариф системасын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керттеләр һәм яшь буын өчен үрнәк булып торалар.
Сез балаларга бүләк иткән күңел җылысы үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Сезгә һөнәри осталыгыгызда уңышлар, иминлек, рәхмәтле һәм максатчан укучылар телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев