Украинадагы хәрби операциядә Чистай районында туган Семен Соловьев һәлак булган
Кече сержант Семен Владимирович Соловьев 12676нчы хәрби частьтә, Кырым Республикасының Перевальное авылында 126нчы яр буе сагы аерым бригадасында хезмәт иткән.
Семен Владимирович хәрби хезмәткә беренче контрактны – 2016 елның маенда, икенчесен 2019 елда 5 елга төзегән. Якташыбыз, махсус хәрби операциядә катнашып, хәрби бурычын үтәгән һәм Украинаның Кораллы Көчләре ягыннан атыш вакытында һәлак булган.
Соңгы елларда Семен Соловьев гаиләсе белән Алушта шәһәрендә яшәгән, хатыны белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Аның гаиләсенә кайгылы хәбәрне хәрби-сәяси эш буенча бригада урынбасары, майор Р.Ф. Пушков җиткергән.
Кече сержантның әти-әнисе Галактионово авылында яши. Хәрби комиссар Андрей Пичушкин Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов белән бергә мәрхүмнең гаиләсенең кайгысын уртаклаштылар.
Семен Владимирович Соловьев Кырым Республикасының Феодосия шәһәрендә җирләнәчәк.
Чистайлылар якташ-геройлары белән горурланалар, мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән хәсрәтен уртаклашалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев