Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Украинада махсус операция вакытында тагын бер чистайлы һәлак була

Аның белән хушлашу 28 апрельдә була.

Украинада махсус хәрби операция вакытында якташыбыз, 52562нче хәрби частьнең танк батальоны штабы начальнигы урынбасары, капитан Евгений Сергеевич Квашенниковның һәлак булуы турында, тирән кайгы кичереп, хәбәр итәбез.

Евгений Чистайда үсә, 2005 елда 12нче номерлы урта мәктәпне тәмамлый. Аннары Казан танк училищесына укырга керә, аны 2009 елда тәмамлый. Шуннан соң ул Россия Армиясе сафларында хезмәтен дәвам итә.

Хезмәт итү вакытында капитан Евгений Квашенников 2017 һәм 2018 елларда Сирия республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Евгений Сергеевич «Хәрби батырлык өчен» һәм «Хәрби хезмәттәге казанышлары өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Евгений белән хушлашу 28 апрельдә, 10 сәгатьтә, Никольский соборында узачак.

Евгений Квашенниковның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев