Җүкәтинне эзләп: борынгы шәһәрлекнең табышмаклары
...
Гаҗәп эш: без борынгы Болгар шәһәре Җүкәтиннең (Җүкәтау) булуын төгәл беләбез. Кайда икәнен дә якынча әйтә алабыз. Ләкин аның яшәешендә табышмаклар да җитәрлек.
Шәһәрнең (яки ике шәһәрнең?) төгәл урыны, бигрәк тә аның административ үзәге – бу һаман да фаразлар өчен ачык киңлек әле.
Мондый омтылышны без Чистай белгече Сергей Борисович Кронберг белән, гадәттә, «Җүкәтау кунаклары»н алып килгән урынга – Текә Тауга килгәч ясадык. Монда искиткеч күренешләр һәм, һичшиксез, шәһәрлек тә булган. Ләкин борынгы Җүкәтин монда булганмы соң?
– Сергей Борисович, «Җүкәтау шәһәрлеге» турында сөйләгәндә нәрсәне күздә тоталар? Без аның территориясендә басып торабызмы?
– «Җүкәтау шәһәрлеге» дигәндә, гадәттә, Текә Тау тирәсендәге тарихи җирлек территориясен атыйлар. Ул, үз чиратында, шәһәрлекнең үзенә һәм авылларга бүленгән. Болар барысы бергә «Җүкәтау округы»н тәшкил итә. Шәһәрлек – димәк, дошман һөҗүменнән ниндидер саклану чарасы булган тотып алынган территория. Хәзер без сезнең белән көнчыгыш авыл җирлегендә. Икенчесе, көнбатыштагысы, Килевка елгасы артында урнашкан һәм көньякка таба хәзерге Данауровка чигенә кадәр сузылган. Өченче авыл зур ерынты артында, Галактионово ягына таба урнашкан булган. Авылларның үз зиратлары булган. Аларның берсе турында аның мөселман йоласы буенча төзелгәнлеге төгәл билгеле. Шулай ук билгеле булганча, барлык өч торак пунктта да бер типтагы керамика кулланылган, яндыру, чүлмәк ясау һәм металлургия өчен бер типтагы мич калдыклары табылган. Моннан авыллар бер чорга карый дигән нәтиҗә ясарга була. Кечкенә чагымда, биредә велосипедта йөргәндә, мин Килевкада тупас кирпечтән, мөгаен, яндыру өчен кулланылган мич күргән идем, ул елга ишелмәсеннән чыгып тора иде. Ул вакытта бу елгада кәрәкә балыклары тотыла иде. Хәзер, чистарту корылмаларыннан аккан юынтык сулар нәтиҗәсендә Килевкада балык юк.
– Авыллар ни дәрәҗәдә яхшы тикшерелгән?
– Иң яхшы тикшерелгәне Данауровка тирәсендә булганы. Зур ерынты артында Галактионовога таба булганы бөтенләй өйрәнелмәгән диярлек, ә көнчыгыштагысы, без хәзер басып торган элеватор янындагысы, фрагментлы табылдыклар буенча гына өйрәнелгән. Элеваторның бөртек саклана торган зур сыемнары 1965-67 елларда төзелгән, ә «Заготзерно» амбарлары – 1930 елларда ук. 30нчы елларда бу территорияне үзләштерә башлагач, күп нәрсәне тикшермичә генә казып чыгарганнар, күп материал югалган, хәтта валлар да калмаган. Ә без сезнең белән шәһәрне һөҗүм итүче дошманнан саклаган өеп ясалган валларга якынлашабыз. Ул валлар тора-бара утырдылар. Ләкин үзәк валның биеклеге, чокыр төбеннән алып сырт төбенә кадәр, хәтта хәзер дә биш метр чамасы! Тышкы валда, мөгаен, казык койма торган булгандыр. Валлар Килевка елгасыннан ук сузылган, аның борынгы атамасының берсе – Җүкәт (Жукоть), ул 1880 елгы хәрби-топографик картада шулай билгеләнгән. Аның тагын бер кызыклы атамасы – Таш күпер. Җүкәтиннең беренче тасвирламасы Капитон Семенович Мильковичка туры килә. 1804 елда ул «Казан губернасының тарихи тасвирламасы» дигән хезмәтен тәмамлый. Шәһәрлекнең безгә билгеле булган беренче планын Николай Александрович Толмачев төзегән. Анда ике юллы саклагыч валлар күрергә мөмкин. «Җүкәтин округы»ның беренче җентекле тасвирламасын Александр Иванович Артемьев 1846 елгы экспедиция вакытында ясый. Ул Җүкәт-Килевканың икенче ярында урнашкан кабер ташлары белән Җүкәтин зиратын билгеләп үтте. Ул чакта, XIX гасыр уртасында, бу елганың сул ярында кабер ташлары тора иде әле. XX ел башына алар юкка чыкты инде. Соңрак Җүкәтингә Илиодор Александрович Износков та, Сергей Михайлович Шпилевский да килгәннәр, безгә төбәк тарихы буенча искиткеч китаплар калдырганнар.
– Борынгы заманда суднолар Килевкага керә алганмы икән, ничек уйлыйсыз?
– Язгы-җәйге ташу чорында Җүкәт елгасына зур булмаган суднолар керүе бик ихтимал. Кайбер чыганакларда бу турыда әйтелә. Әлбәттә, алар зур булмаган һәм биредә төялгәннәр. Еш кына Данауровка кырларында «кара казучылар»ны күрергә була. Миңа билгеле булган соңгы кызыклы табылдык өч ел элек ясалды, ул кабер ташы кисәге иде, бүген ул Чистайның «Нур» мәчетендә саклана һәм андагы язу әлегә укылмаган.
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев