Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уйланырга мәҗбүр итүче фотографияләр

«Махсус хәрби операция шаһитлар күзлегеннән» исемле, репортаж фотоларыннан әзерләнгән, күңелләрне кузгатучы күргәзмә ачылды

Музей-күргәзмә комплексында «Махсус хәрби операция шаһитлар күзлегеннән» дип исемләгән фотографияләр күргәзмәсе ачылды. Анда сугыш вакытының авырлыклары, солдатлар һәм гади халык тормышы, бәрелешләр, җимереклек һәм кешелеклелек чагылдырыла.
Күргәзмәнең беренче кунаклары алтынчы һәм кадет мәктәпләре укучылары булды. Музей хезмәткәрләре укучыларны җылы каршы алдылар һәм залга озаттылар.
Күргәзмә авторлары — «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы Михаил Захаров һәм Казан волонтеры, фотосөюче Тимур Камалетдинов булды. Нәкъ менә алар хәрби темага багышланган тулы бер фотопроект булдырырга уйлаганнар. Беренчеләрдән булып әлеге күргәзмә Татарстан сынлы сәнгать Дәүләт музееның заманча сәнгать Галереясендә тәкъдим ителде.

— Нәкъ менә шуның өчен алар махсус рәештә Донбасста булдылар. Тыныч шәһәрләр һәм махсус операция кагылган урыннарны, полигоннарны, фронт линияләрен, госпитальләрне һәм гуманитар ярдәм тарату пунктларын фотога төшерделәр. Күргәзмәдә барлыгы 38репортаж фотосы тәкъдим ителә, — дип сөйли укучыларга экскурсовод Александр Костенич.

Фотографияләр хронологик тәртиптә урнашырылган. Барысы да егетләрне махсус хәрби операциягә озатудан башлана. Беренче фотографияләрдә гражданнарны һәм якыннары белән кочаклашкан солдатларны җыю пунктлары сурәтләнгән. Газиз балаларын, ирләрен, әтиләрен сугыш кырына озатучы аналарның, хатын-кызларның, балаларның халәтен аңлау йөрәкне телгәли…
Алдагы фотографиядә Анатолий атакай сурәтләнгән, ул Ватан сагына китүчеләргә хәер-фатихасын юллый.
Кадрларда: хәрби машиналар, корал, ут, төтен, окоплар һәм маскировка костюмнары кигән сугышчылар. Әлеге рәсемнәргә карагач, менә каяндыр снаряд очып төшәр дә, солдатларыбыз яшәү белән үлем арасында калыр кебек тоела…
Фотографияләр ярдәмендә гади халык тормышына да күз салырга мөмкин. Күпфатирлы йортлар сурәтләнгән фотоларны күргәч, йөрәк өзгәләнә. Беренче фотографиядә йортта кемнеңдер киеме кибә, арткы планда бүрәнәләр кисү өчен урын күренә. Шунда ук: «Ут, җылылык, су булмаганда» дигән язу да бар.
Күргәзмәдә шулай ук хайваннар, әзер аш тарату пунктлары һәм ярдәм күрсәтелүчеләр фотографияләре дә бар.
Укучыларны үзләре күр­гән фотографияләр нык тәэирләндерде һәм алар солдатларга хатлар язарга уйладылар, өстәл артына утырып күңелләренә килгән уй-тәэсирләрен барысы да ак кәгазь битләренә төшерделәр.
Күргәзмәне ачуда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, волонтер Айрат Хаматов һәм «Чистай — фронтка» волонтерлык хәрәкәте лидеры, 6нчы номерлы территориаль җәмәгать советы җитәкчесе Чулпан Сөләйманова катнашты. Үзләренең чыгышларында алар укучыларга эшчәнлекләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген ассызыкладылар.

–Бервакыт мин телевизорны кабызгач, фронтта сугышчыларның ничек яшәүләрен күрдем. Минем ничек тә аларга аз гына булса да ярдәм итәсем килде, — дип сөйли Айрат Хаматов. — Шуннан соң мин фронтка җылы оекбашлар җибәрә башладым, аннары шәхсән үзем башка гуманитар ташу эшенә керештем.

–Безнең волонтерлык оешмасына озакламый 2 ел була. Шул вакыт эчендә мең ярымнан артык кеше гуманитар ярдәм күрсәтте. Безнең волонтерлар коры ашлар, кайнатмалар, мазьләр, окоп шәмнәре, маскировка халатлары һәм башка күп нәрсәләр әзерлиләр. Шушы вакыт эчендә без фронтка 480 тонна гуманитар ярдәм җибәрдек, — дип билгеләп үтә Чулпан Сөләйманова. — Мин хәрбиләргә булышырга кирәк дип уйлыйм, безнең ярдәмнән башка аларга бик авыр булачак.
Кунаклар мондый чаралар үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр. Алар яшь буынны пат­риотик рухта тәрбияләүгә ярдәм итә.

Күргәзмәгә керү ирекле.
Музей-тыюлык комплексы Карл Маркс урамы 15 нче йортта урнашкан.
Телефон: 5-27-75

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев