Участок уполномоченныена авыл халкы хөрмәт һәм ышаныч белән карый
Участок уполномоченныйлары хезмәте Россия Эчке эшләр органнары системасында мөһим позицияләрнең берсе булып тора.
Аның хезмәткәрләре беркетелгән территориядә эшлиләр һәм анда яшәүче гражданнар турында алардан да яхшырак белүче юктыр, мөгаен. Алар кисәтү эше алып барудан тыш, җинаять һәм административ тикшерүләрдә дә катнашалар.
Александровка авылында полиция лейтенанты участок уполномоченные Евгений Малов йортын һәр кеше күрсәтә ала. Үзәк урамда урнашкан зур тәрәзәле кирпеч бина ерактан ук күренеп тора.
Йорт гадәти түгел, авылда әйтүләренчә, чын полиция участогы. Бер өлешендә барлык кирәк-яраклар белән җиһазландырылган хезмәт бинасы, ә икенчесендә – хокук тәртибе саклау хезмәткәре гаиләсе яши. Торак-административ комплекс 2013 елда, республика программасы кысаларында, полициянең участок уполномоченные өчен махсус төзелгән.
Якын-тирә авылларда яшәүчеләр үзләренең участок уполномоченныена көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында, хәтта ял көннәрендә дә мөрәҗәгать итә алуларыннан канәгать.
Узган ел отпускта булганда да, лейтенант Малов ике җинаятьне ача.
– Миңа бер ханым мөрәҗәгать итте: бала белән урамда йөреп кергәннән соң, ул ишегалдында калдырылган коляскада телефонын онытып кергән була, – дип сөйли Евгений Малов. – Исенә төшкәч, урамга чыга, әмма телефон коляскада булмый.
Мин авыл кешеләреннән сораша башладым. Күптән түгел иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан егет шик астына эләгә. Беркайда да эшләми, спиртлы эчемлекләр куллана. Сөйләшү вакытында ул үз гаебен таный. Аның сүзләренә караганда, узып барганда ул коляскада телефон күреп ала. Сатарга, ә акчаны исерткеч эчемлеккә тотарга теләгән.
Бер атнадан икенче бер хатын килә, ул мотоциклны урлап китүләре турында хәбәр итә. Транспорт төнлә йорт ишегалдыннан юкка чыга. Бу җинаятьне кем кыла алыр иде икән?
Шул ук егет янына барырга булдым. Бардым, ул исереп йоклап ята, уяттым. Ул теләмичә генә барысының да ничек булганын сөйләде: төнлә ишегалдыннан мотоциклны этеп чыгарган, үз йорты янында гына кабызган һәм китеп тә барган. Бензины беткәч, аны басуда ташлап калдырган. Ә менә кайда калдырганын хәтерләми.
Ташлап калдырылган мотоциклны ике сәгать эзләдек. Таптык, хуҗаларына кайтардык. Ә менә яшь кешене кабат иректән мәхрүм итү урыннарына җибәрергә туры килде.
Полиция лейтенанты Евгений Малов полиция бүлегенә Кораллы Көчләрдә хезмәт иткәннән соң килә. Стажировканы һәм беренчел әзерлекне уңышлы үткәннән соң, әлеге административ участокта полициянең участок уполномоченные вазифасына билгеләнә. Александровкадан тыш, ул якындагы 11 авылга хезмәт күрсәтә.
– Полициядә Евгений 2016 елдан бирле хезмәт итә, әлеге участокта нибары ике ел. Бу вакыт эчендә җирле халык белән уртак тел таба, авыл җирлекләре башлыклары белән элемтә урнаштыра, аның эш нәтиҗәләре дә югары, – дип билгеләп үтте полициянең участок уполномоченныйлары хезмәте начальнигы, полиция подполковнигы Эдуард Гафаров. – Узган ел Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан яхшы күрсәткечләргә ирешкәне һәм намуслы хезмәте өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Аның исәбендә ачылган җинаятьләр байтак. 2018 елда миграция мәсьәләләре бүлеге белән чагыштыру нәтиҗәсендә үз участогында миграция законнарын бозу очракларын ачыклый. Авыл кешесе үзендә яшәмәгән Таҗикстаннан килгән ике кешене ялган рәвештә теркәгән. Җинаять җитди, аның өчен җитди җәза да каралган, өстәвенә, чит ил гражданын исәпкә куйган зат җинаять җаваплылыгына тартыла. Бу очракта авыл кешесенә 120 мең сум күләмендә штраф түләргә туры килә.
Авыл халкының күбесе өлкән яшьтәге кешеләр. Участковый сүзләренә караганда, аңа еш кына вак шикаятьләр, көнкүреш сораулары, гаиләдә килеп чыккан бәхәсләр белән мөрәҗәгать итәләр. Кемгәдер ярдәм итәргә, кем беләндер сөйләшергә, кемнедер дуслаштырырга кирәк. Кайдадыр полиция хезмәткәренә белем, кайбер очракларда халык белән урнаштырылган ышанычлы элемтә ярдәм итә. Һәм, әлбәттә, миһербанлылык, кызгану хисе, игътибарлылык.
– Сиңа ышанып караган кешеләр белән җайга салынган элемтәне өзәргә ярамый! – ди участковый.
Спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш кулланган авыл кешеләре аерым контрольдә тора. Туры юлдан тайпылган гражданинны гадәти тормышка кайтару, аңа җәмгыятьтән төшеп калмаска ярдәм итү – җиңел эш түгел.
Участковый балигъ булмаганнар белән зур эш башкара. Һәм бу кисәтү лекцияләре, мәктәптә очрашулар гына түгел, ә спорт белән шөгыльләнү дә. Евгений уку елларында волейбол белән шөгыльләнгән. Эштән бушаган арада участковый мәктәпкә балалар белән бергә тренировкага йөри. Физкультура укытучысы Габдерәшит Зәйнуллин белән берлектә волейбол ярышлары үткәрә. Яшь буынга менә дигән үрнәк!
– Мин шәһәрдә белем алдым һәм хезмәт эшчәнлегемне башлап җибәрдем, авыл тормышын белми дә идем. Икенче ел авылда яшим һәм эшлим, үз хуҗалыгым бар, миңа ошый, – ди Евгений Малов. – Авыл кешеләре ачык, мәрхәмәтле, формадагы кешегә ихтирам, ышаныч белән карыйлар. Үз чиратымда үзем дә сынатмаска тырышам.
Минем өчен «участковый» сүзе «участие» катнашу сүзенә тиң. Уйлап карасаң, нәкъ менә бу сүз эшебезнең мәгънәсен төгәл тасвирлый. Катнашу, димәк, кемгә дә булса ярдәм күрсәтү. Минемчә, участковыйлар эше турында моннан да яхшырак әйтеп булмый.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев