Учак яндырмагыз!
25 апрельдән республика территориясендә янгынга каршы махсус режим эшли башлаячак.
Торак пунктларны язын тәртипкә китерү башланды. Кар астыннан кыш буена җыелган чүп-чар чыга. Яшәүчеләр корыган ботакларны, узган елгы яфракларны, чүп-чарны өемнәргә җыялар һәм еш кына аны чүплеккә илтү урынына яндыралар.
Шул ук вакытта сүндерелмәгән учак янгын чыгу куркынычын үз эченә ала, чөнки нәкъ менә язын шәхси секторда – корылмалар һәм гаражлар, шәһәр читендә – дачалар, ә ачык территорияләрдә коры үлән яна.
– Язын янгын чыгуның еш очрый торган сәбәбе – узган елгы чүп-чар, яфраклар һәм коры үлән яндыру. Тәҗрибә күрсәткәнчә, күпчелек гражданнар учактан гына янгын чыгарга мөмкин түгел дип уйлыйлар, шуңа күрә алар янгынга каршы таләпләрне үтәмиләр, – дип билгеләп үтә Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.
Язгы-җәйге чорда янгын куркынычы дәрәҗәсе арту сәбәпле, 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы аерым режим билгеләнә. Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге әлеге режим гамәлдә булган вакытта мөһим кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген искәртә.
– Бу чорда учак кабызу, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Шулай ук мангалларда, тимер учакларда ризык әзерләү өчен ачык ут кабызырга ярамый, җәмәгать туклануы объектлары (ресторан, кафе, барлар) территорияләрендә кулланыла торган мангаллардан һәм башка җайланмалардан кала, – дип искә төшерә янгын күзәтчелеге инспекторы.
Торак пунктларда, балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыручы оешмаларда, бакчачылык ширкәтләрендә, икътисад объектларында, урман янгыннары куркынычы янаган сәламәтләндерү оешмаларында, шулай ук урман-парк зоналарында, торф участокларында һәм урман массивлары белән чиктәш ачык территорияләрдә 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела. Янучан материаллардан идарә ителми торган әйберләрне җибәрү дә тыела, әгәр аларны югарылыкка күтәрү принцибы ачык ут ярдәмендә конструкцияләр эчендә һава җылытуга нигезләнгән булса.
– Хөрмәтле чистайлылар, билгеләнгән кагыйдәләрне үтәгез, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Исегездә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк, – дип кисәтә Руслан Рамил улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев